• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Аурупаның иң матур урыннарын картага төшергәннәр

07.11.2016

 

Аурупа берлеге җирлегендә ландшафтларның популярлыгын күрсәтүче 3D-харита © North Carolina State University

Аурупа берлеге җирлегендә ландшафтларның популярлыгын күрсәтүче 3D-харита © North Carolina State University

Төньяк Каролина университеты тикшеренүчеләре социаль челтәрләрне анализлап, Аурупа ландшафтларының туристларны җәлеп итү дәрәҗәсе харитасын төзегәннәр. Бу хакта галимнәр Proceedings of the National Academy of Sciences журналында басылган язмада хәбәр итәләр.

Ландшафтның кешеләр өчен бәһасен белү, дәүләткә турист һәм авыл хуҗалыгы сәясәтен дөрес төзү өчен мөһим. Илдә кайсы урыннарның популяр булуын белү хакимияткә аларны ял итү зоналарына әйләндерү һәм шул территориядә хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү өчен кирәк. Әмма социаль сораштыру кебек ысуллар, районнарның җәлеп итү дәрәҗәсен ил күләмендә билгеләү өчен начар туры килә – алар кыйммәтле, һәм әлеге алымнар  ярдәмендә теге яисә бу урынның җәлеп итү дәрәҗәсенең динамикада үзгәрешен күзәтү авыр. Шуның өчен, бу максаттан, яңа тикшеренүнең авторлары, мәгълүмат ачык кулланышта булган фотохостинг кулланырга тәкъдим итәләр.

Галимнәр Instagram, Flickr һәм Panoramio сайтларында геотамгалары булган табигать күренеше төшкән фотосурәтләрне җыйганнар. Тикшеренүчеләр, интернет-кулланучылар теге яки бу күренешне ни кадәр ешрак фотога төшерәләр, ул шул кадәр эстетик кыйммәткә ия һәм, туризм күзлегеннән караганда, популяр дигән фикердән чыгып эш йөртәләр. Галимнәр өч платформадан 7,5 миллион фотосурәт җыялар һәм аларның Аурупа картасында (аерым алганда, алар Аурупа Берлеген карыйлар) ничек урнашуларын тикшерәләр.

Иң популяр сурәтләр – таулар, елга, күл, диңгез буйлары. Өч фотохостингта да Альплар, Пиренейлар, Төньяк Шотландия һәм Аппенин таулыгы –  иң еш очраган фотосурәтләр, шулай ук Англиядәге Корнуол, Италиядәге Лигурия, Испаниядәге Коста-Браво яр буе территорияләре сурәтләре киң таралган. Моннан тыш, галимнәр халык саны 100 меңнән артыграк булган торак пунктлардан ерагайган саен, сайтларда урнаштырылган сурәтләрнең кимүен искәрткәннәр.

Төрле фотохостингларда ландшафтларның популярлыгы Кызыл төс белән иң популярлары, ачык зәңгәр белән популяр булмаганнар күрсәтелгән. Соңгысы җирләрнең популярлыгы төрле фотохостингларда туры килү-килмәвен күрсәтә. Boris T. vanZantenetal / PNAS, 2016

Төрле фотохостингларда ландшафтларның популярлыгы
Кызыл төс белән иң популярлары, ачык зәңгәр белән популяр булмаганнар күрсәтелгән. Соңгысы җирләрнең популярлыгы төрле фотохостингларда туры килү-килмәвен күрсәтә.
Boris T. van Zantenetal / PNAS, 2016

Тикшеренүчеләр, социаль челтәрләр ярдәмендә ландшафтның туристларны һәм урындагы халыкны җәлеп итүче билгеләрен табарга була дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шул ук вакытта бу модель территориянең социаль челтәрләрдә популяр булу шартларын тудыра торган, ягъни аны аеруча кыйммәтле иткән, уникаль үзенчәлеген тасвирламый.

Instagram геотамгалавы төрле карталар төзү өчен генә түгел, ә социаль тикшеренүләр уздыру өчен дә кулланыла. Күптән түгел галимнәр инстаграмдагы “ошый” билгеләрен тикшерделәр һәм алар нигезендә яшүсмерләр һәм зурларның челтәрдә үз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен таптылар. Нәтиҗәдә яшүсмерләрнең зурларга караганда күбрәк “ошый” билгеләре һәм тэглар куюлары, күбрәк аңлатмалар язулары да ачыкланган. Алар шулай ук үзләренең фотосурәтләренә күбрәк “ошый” билгесе һәм аңлатмалар да алалар.

Кристина Уласович мәкаләсе

Nplus1.ru сәхифәсеннән Айсылу Кәбирова тәрҗемәсе

Рубрика: Мәкалә, ЯңалыкТеглар: Аурупа, география, интернет, карта, социаль челтәрләр



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.