Биолог Сергей Киселёв кешенең буе үсү һәм буйның үзгәрүенә йогынты ясаучы гендер һәм раса үзенчәлекләре, факторлары турында аңлата
Кешенең буе үсү – кеше гәүдәсенең вертикаль зурлыгының сызык буенча артуы. Кешенең буе җенси өлгереш чорында аеруча тиз үсә, аннан соң үсү әкренәя һәм 25-30 яшьләр чамасында туктала. Организмдагы барлык төрдәге күзәнәкләрнең актив бүленүе нәтиҗәсендә буй үсә, чөнки терәк-хәрәкәт системасын (сөякләр һәм мускуллар) көчәйтергә кирәк, ә ул кан тамырларының һәм үңәч озынлыгының зураюын таләп итә. Зур масса өчен күп кислород таләп ителә – үпкә зурая, тән тиресе дә күләме ягыннан арта. Шулай итеп, буй үзгәрсен өчен, кеше организмдагы төрледән-төрле күзәнәкләрнең санын контрольдә тотучы күпсанлы ген төркемнәренең яраклашып эшләве кирәк.
Әле күптән түгел генә кешенең буе өчен берничә ген гына җавап бирә дип саныйлар иде, әмма дә ләкин соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәтүенчә, буй үсеше өчен ДНКда төрләнгән өч йөзләп ген җавап бирә. Нәкъ менә геннар кешенең буе нинди булачагын хәл итә. Мәсәлән, Австралиянең, АКШ һәм Аурупаның күпчелек өлешендә яшәүче ак тәнле халык турында шул билгеле булган: генетик нәселдәнлекнең буй үсүенә йогынтысы 80% якын. Ләкин Африка континенты һәм Кытайда яшәүчеләр өчен генетик компонент өлешенең катнашуы 65 процент дип кенә билгеләнгән.
Генетикадан тыш, буйга яшәү урыны, климат, туклану рационы һәм башка әйләнә-тирә факторлары тәэсир итә. Мәсәлән, әгәр Аурупа ир-атының уртача буен 175 см дип алсак, 180 см буйлы егетне күргәч, шуны әйтә алабыз: 4 см буй аңа әти-әнисеннән мирас булып күчкән, ә 1 сантиметрны ул тагын сәламәт туклану ярдәмендә үстергән. Шулай итеп, дөрес туклану белән буебызга бары тик берничә сантиметр гына өсти алабыз; ләкин балачакта һәм өлгереш чорында туклану дөрес булмаса, без үзебезнең генетик потенциалыбызны тормышка ашыра алмый калачакбыз, шул чакта буебыз потенциалда була алганнан түбәнрәк булачак. Аңлашыла ки, балачактан ук туклану баерак һәм әйбәтрәк булган зур үсеш алган илләрдә нәселдәнлек төп роль уйнаячак, ә ярлы илләрдә аның өлеше азрак булачак.
Ирләрнең буе хатын-кызларныкыннан чак кына түбәнрәк, бу, нигездә, аяк озынлыгы аркасында килеп чыга. Хатын-кыз тәне үскән вакытта буйга гына түгел, киңлеккә дә үсә: бала табу өчен җайлашкан киң ботлар формалаша. Бу да геннар ярдәмендә идарә ителә, әмма балачакта дөрес тукланмау еш кына кирәгеннән артык киң ботлар үсүгә китерә.
Сергей Киселев, биология фәннәре докторы, профессор, РФА Н.И. Вавилова исемендәге Гомуми генетика институтының эпигенетика лабораториясе мөдире.
Постнаука сәхифәсеннән Замирә Вахитова тәрҗемәсе
тышлыктагы сурәт: «Һоббит: көтелмәгән сәяхәт» фильмы, IMDb