Җирнең биосферасында, ягъни тере организмнар яши торган катлавында, микроблар бик күп. Әмма аларның контрольсез, теләсә-ничек үрчүенә тарихның кайсыдыр чорында нидер комачау иткән. 2000-еллар башында берьюлы берничә җирлектә: Канада, Көньяк Африка һәм Австралиядә — кембрийга кадәрге ташкүмер табылды. Алар катып калган бик күп бактерияләрдән — беркүзәнәклеләрдән тора. Ләкин якынча 530 миллион ел элек Кембрий шартлавы дип аталган күренеш булган, һәм нәрсәдер бактерияләрнең үрчүен контрольдә тота башлаган.
Күп күзәнәкле организмнарның барлыкка килүе дә шул чорга карый. Күрәсең, нәкъ шул вакытларда микрорганизмнарн
Вирус — ул нәселдәнлеккә ия булган бер субстанция, ягъни аның тышкы кыяфәте һәм функцияләре, иң камил һәм катлаулы җан ияләрендә кебек үк, нуклеин кислотасында кодлаштырып куелган.
Ә икенче яктан карасак, вируслар хуҗа организм күзәнәкләреннән башка яши һәм үрчи алмый. Инфекция барышы, гадәттә, бактерияләрнең һәлак булуы белән тәмамлана. 1917 елда мондый вирус беренче тапкыр билгеле булгач, аңа бактериофаг – бактерия йотучы – исеме бирелә.
Беренче тәҗрибә
Күзәнәкләр өчен азыклы тирәлек бирелгән савытка бу вирусларны җибәрсәң, күпмедер вакыттан соң анда үтәкүренмәле төерчәләр – бактерияләр һәлак булган һәм алга таба яңалары да үсә алмаган урыннар пәйда булачак. Димәк, монда вируслар искиткеч күп җыелган. Сүз дә юк, бактериофаглар ачылып, ике ел үтүгә үк аларны микроблы инфекцияләрдән дәвалау өчен куллана башлыйлар. Кызганычка каршы, тәҗрибәләр уңышсыз тәмамлана. Исегезгә төшерим: бу вакыйга антибиотиклар уйлап табылганчы була, һәм XX гасырның 20-нче һәм 30-нчы елларында фаготерапия турындагы фикер киң җәелеш ала. Әмма бу концепцияне вируслар турында белемнең азлыгы харап итә: электрон микроскоплар әле булмый, ә культураль алымнар туып кына килә. 20-30 елларда ясалган даруларны соңрак тикшереп карагач (аларны Eli Lily һәм L’Oreal кебек фармакология гигантлары чыгарган), күпчелегендә бактериофагларның бөтенләй булмавы ачыклана.
«Һөнәрле»
Соңыннан инде бактериофагларның үз «һөнәрләре» буенча гына эшләүләрен аңладылар. Әгәр бер вирус билгеле бер бактерия, мәсәлән, эчәк таякчыгы белән көрәшсә, ул алтынсу стафилоккокка каршы бармаячак. Алай гына да түгел, стрептококка каршы Уфада чыгарылган бактериофаг Хабаровскидагы бактериягә зыян сала алмаячак, чөнки анда башка төрле штамм булачак.
Антибиотик vs Бактериофаг
20-30 нчы елларда ачылган антибиотиклар күпчелек микрофлораны «кырып чыкканнар». Шулай итеп алар, сүз дә юк, башка даруларга караганда нәтиҗәлерәк эшләгәннәр, өстәвенә табибларга авыруны төгәл ачыклау да кирәк булмаган. Ә соңгарак исә антибиотикларны кирәксә-кирәкмәсә дә куллана башлыйлар, микробларның да җайлашуы арта бара. Антибиотиклар барлыкка килү белән, Көнбатыш медицинасында бактериофагларны куллану мөмкинлеге турында оныттылар диярлек. 1950-1990 елларда аларны тикшеренү объекты буларак кына кулландылар: молекуляр биологиядә күп кенә ачышлар, мәсәлән, генетик кодны, рекомбинацияне, нуклеин кислотасының репликациясен өйрәнү бактериофаглар ярдәмендә генә мөмкин булды, чөнки бактериофагларны үрчетү җиңел, һәм алар аркасында бик күп нуклеин кислотасы синтезлана.
Фин сугышы, Ватан сугышы, Крымск-2012
Бөек Ватан сугышы алдыннан Кызыл Армиянең санитар хезмәте җитәкчесе итеп Ефим Иванович Смирнов билгеләнә, ул бу вазифаны 80-енче елларга кадәр үти. Бу галим безнең илдә антибиотиклар ясау сәнәгатенең бик югары дәрәҗәдә булмавын яхшы аңлап, һәрвакыт бер резерв вариантны исәптә тотарга тырышкан. Шуңа күрә хәрби медицина өчен кирәкле бактериофаглар ясап чыгару һәм бу өлкәдә тикшеренүләр алып бару безнең илдә беркайчан да тукталмый. Антибиотиклар җитештерүдән аермалы буларак, бактериофагларны ясау бик җиңел: аларны химик җиһазларсыз, иң гади биологик ысуллар белән үрчетәләр. Бактериофаг препаратларын микробларга каршы көчле дарулар китертеп булмаган урыннарда: җимерелгән Сталинградта да, камалышта калган Ленинградта да җитештергәннәр. Фин сугышында тупланган тәҗрибә шактый яхшы эшләгән.
Бактериофаглы препаратларның бик күпләп куллану очрагы күптән түгел генә булды — 2012 елда, хәтерләсәгез, Крымск шәһәрен су басты. Зыян күрүче кешеләр антисанитария шартларында күпләп бер урынга җыелырга мәҗбүр иде. Анда дизентерия эпидемиясе башланды. Авыру таралмасын өчен, бактериофаглар кулландылар һәм эпидемия тукталды.
Өстенлеге
Хәзер без медицинада яки ветеринариядә куллана ала торган бактериофагларның нинди сыйфатлары булырга тиешлеген яхшы беләбез. Махсус селекция уздырып (мәсәлән, эт токымнарын чыгаргандагы кебек), нәтиҗәле, тотрыклы һәм микроб инфекцияләре белән көрәшүче макроорганизмга (әйтик, кешегә) зыян китерми торган сыйфатларга ия вирусларны үрчетү фәнгә мәгълүм. 2000-енче еллар башында бактериофаглар турында булган мәгълүматка нигезләнеп, аларны инфекцияләрдән дәвалау өчен куллануга карата таләпләр төзелде.
Бактериофагларны медицинада куллануның өстенлекле яклары бихисап. Мәсәлән, алар аллергия реакциясенең сәбәпчесе була алмый. Авыру кеше өчен бу бик мөһим. Бактериофаглар бөтен җирдә бар: алар сулыш алганда да, ризык белән дә, су белән дә организмга үтеп керәләр. Әгәр нинди дә булса аллергия чыгара алсалар, без барыбыз да хроник аллергиядән җәфа чигәр идек.
Россиядә
Хәзер берничә клиникада фаготерапия белән бик җитди шөгыльләнәләр. Беренче чиратта, Вроцлавта (Польшада) эшләүче төркемгә игътибар итәбез, чөнки алар күпмедер дәрәҗәдә шәхсиләштерелгән медицина концепциясен чынга ашырды. Гадәттә, шәхсиләштерелгән медицина дигән термин индивидуаль генетик кодны укуга һәм шуның ярдәмендә нәсел авыруларын алдан әйтүгә кайтып кала. Әмма һәр микроб инфекциясенең шәхси «эзе» бар, кешенең нәрсә йоктыруын төгәл билгеләп, бу инфекциядән нәтиҗәлерәк һәм куркынычсызрак итеп дәваларга була.
Россиядә бактериофаглар җитештерү һаман да бара. Фаглы препаратлар ясый торган өч мәйданчык бар. Алар Пермьдә, Уфада һәм Түбән Новгородта урнашкан. Сәламәтлек саклау министрлыгының циркулярлары бу препаратларны беренче урынга куеп сайларга кушмый. Ләкин фаглы препаратларны кулланучы табиблар бар. Аларның күпчелеге педиатрлар һәм бала табу йорты хезмәткәрләре. Инфекция кискен барышлы булмаса, пациентның гомеренә куркыныч янамаса, бактериофагларны иркенләп кулланырга мөмкин – антибиотиклар, эшләр начарга китсә, аллергия дә, башка көтелмәгән эффектлар да чыгара ала, ә бактериофагның иң начар йогынтысы – аның бөтенләй булышмый калуы.
Бюрократик проблемалар
Бактериофаглар конкрет бактерияләр белән генә көрәшкәнгә һәм авыруны төгәл итеп билгеләргә кирәк булганга, бу вирусларны гамәлдә куллану шактый катлаулы. Фагларны һәр организмга сайлап кулланырга тырышу белән препарат чыгаручы сәнәгатьчеләрнең бөтен ил күләмендә эшли алырлык дару ясарга омтылулары, ахыргы чиктә бер урталыкка китерә: төбәк дәрәҗәсендә тарала торган препаратлар җитештерлә. Мондый компромисска ничек килделәр соң? 2000-енче еллар башында стационардагы бактериология лабораторияләрен берләштерергә тотындылар. Моңарчы мондый лаборатория һәр стационарда булса, хәзер алар өлкә яки төбәк дәрәҗәсендә генә эшли. Бу оешмаларга күп итеп акча бүленергә, иң заманча җиһазлар кайтарылырга, монда иң оста белгечләр эшләргә тиеш. Һәрхәлдә, идеясе шундый. Мондый шартлар кешенең нәрсә йоктыруын ачыклау өчен кирәкле вакытны кыскартырга мөмкинлек бирә. Антибиотикотерапияне дөрес куллану өчен дә кирәк бу.
Сертификацияләү проблемасы да бар. Гади дарулар өчен төгәл процедура бар. Ул фармакокинетиканың төгәл тасвирламасын да үз эченә ала. Фармакокинетика – даруның күпме вакыт эчендә организмнан чыгарылуын, аның канда күпме вакыт булуын һәм шуңа охшаш сорауларны өйрәнгән медицина тармагы. Безнең очракта ничек соң? Вирус микробын таба, аңа эләгә һәм үрчи, ягъни “дару”ның күләме арта. Бу исә хәзерге фармакокинетика кысаларына сыймый. Димәк, бик катлаулы бюрократик процедура белән шөгыльләнергә кирәк. Дару җитештерүчеләр исә моны бик яратып бетерми, әлбәттә. Көнбатышта бактериофагларга азык-төлек сәнәгатендә куллану өчен сертификат бирелгән. Мәсәлән, листерий бактерияләре ясый торган лайла барлыкка килмәсен өчен, бактериофаглар белән казылыкны эшкәртергә ярый.
Проблемалары булса да, мин бактериофагларны хәзер кулланыла торган медицина чаралары һәм даруларына өстәмә буларак бирелүне бик перспективалы юнәлеш дип саныйм.
Константин Мирошников, биология фәннәре кандидаты
тәрҗемә мөхәррире табиб-методист Хәйдәр Марат Мансур улы.
чыганак: Постнаука
иллюстрация: origamiwolf, enpratikkadin.com