1968 елда этолог Джон Кэлхун Америка Психик сәламәтлек милли институты базасында таң калдыргыч эксперимент уздыра. Келхун тычканнар җәмәгате белән кешелек җәмгыяте аналогиясен уздыра һәм моның нигезендә кешелекнең киләчәген алдан әйтмәкче була. Моның өчен галим тычканнар “оҗмахы” булдыра.
Тычканнар утопиясе
Лаборатория шартларында тәҗрибә ясала торган хайваннар чыга алмаслык 2х2м мәйданында һәм 1,5 м биеклегендә квадрат абзар төзелә. Конструкциядә һәрвакыт уңайлы температура, тычканнарның каршыларында һәрдаим ризык һәм су булдырылып, даими рәвештә оялар кору өчен материаллар белән тәэмин ителеп торыла. Кимерүчеләр бертуктаусыз сәламәтлекләрен тикшереп торучы ветеринарлар күзәтүе астында булалар. Әлеге урында бөтен куркынычсызлык чаралары күздә тотыла: ерткычларның биредә булуына, массалы инфекция таралуына юл куелмый. Абзарны атнага бер чистартып, даими чисталыкны саклыйлар. Ягъни, тычканнарга тормышны тәэмин итә торган идеаль шартлар тудырыла. Галим үзенең конструкциясен “Тычканнар утопиясе”, ә тәҗрибәне “Галәм-25” дип атый. Абзар 3840 тычканга исәпләнгән, алгарак китеп әйткәндә, максималь популяция сынау барышында 2200 баш дәрәҗәсенә җитә һәм соңыннан кими генә башлый.
Кыерсытылганнар кастасы
Эксперимент өчен барысы да әзер булгач, тычканнар оҗмахына 4 пар кимерүчене кертеп җибәрәләр. Бу вакыттан үзләштерү чоры — А-стадиясе башлана. 55 көннән соң тычкан гаиләләре үрчергә тотына. Беренче тычкан балалары туганнан соң В – фаза башлана. Һәр 55 нче көнне тычканнар саны икегә арта бара. 315 көннән соң инде үрчү тизлеге кими башлый, хәзер популяция саны 145 көнгә икеләтә арта башлый – С-фазасы. Бу этапта абзарда урын бермә-бер кими, ә тычканнар саны 600дән артып китә, үз иерархияләре һәм үзләренчә социаль тормыш формалашып җитешә.
Нигездә, яшьрәк тычканнардан торган “кыерсытылганнар” кастасы хасил була, алар абзарның уртасынарак куылып, агрессия корбаннарына әвереләләр. Моның сәбәпчесе – идеаль шартларда озак яшәп, олыгайгач та яшьләргә урын бушатырга теләмәгән өлкән буын. Нәкъ шуның аркасында агрессия, гомумән алганда, яшьләргә юнәлә. Моны яшьрәк тычканнарның тешләнеп беткән койрык, йолкылган йоннарыннан аңларга мөмкин була. Куылган ата тычканнар психологик яктан сыналар һәм балага узган ана тычканнарны яклаудан баш тарталар.
D фазасы: чибәрләр
Ана тычканнар үзләрен агрессиврак тота башлый, чөнки нәселне саклап калу аларның үз башларына кала. Соңрак аларның агрессиясе балаларына күчә, алар үз балаларын үтерәләр һәм югарыдарак урнашкан ояларга күченәләр, анда алар читләшеп үрчүдән баш тарта башлыйлар.
Нәтиҗәдә яңа туучылар саны кими, ә яшь тычканнарның үлү саны югары күрсәткечләргә ирешә. Шулай итеп D- фазасы – “тычканнар оҗмахының” һәлак булу фазасы башлана. Бу дәвердә тычканнар арасында яңа категория барлыкка килә – “чибәрләр”.
“Чибәрләр” дип үзләренә хас булмаган холыкка ия булган тычканнарны атыйлар. Алар ана тычканнар өчен дә, территория өчен дә көрәшкә кермиләр. Үрчергә теләк белдермиләр. Алар фәкать ашау-эчү, йоклау, үз йоннарын чистарту белән мәшгуль.
Ахырга таба “чибәрләр” һәм ялгыз ана тычканнар күпчелекне тәшкил итә. Уртача гомер озынлыгы 776 көн, ягъни репродуктив яшь чиген 200 көнгә узып китә. Соңгы фазада йөклеләр саны нульгә тиңләшә. Ашарга җитәрлек күләмдә булуына карамастан, каннибализм чәчәк ата. Популяция үлүгә таба бара, һәм тәҗрибәнең 1780нче көнендә “тычканар оҗмахының” соңгы яшәүчесе һәлак була. Тычканнар социумы үзеннән үзе юкка чыга.
25 нче талпыныш
Экспериментны “Галәм-25” дип атыйлар, чөнки бу тычканнар оҗмахын коруның 25 нче һәм соңгы талпынышы була. Һәм ул калганнарыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек.
Шулай итеп, тычканнар социумы мисалында галимгә һичбер мәшәкатьсез тормыш кичерүче “җәмгыятьне” күзәтә алу насыйп була. Кешеләр белән турыдан туры элемтә кору авыр түгелдер. Кэлхун бу тәҗрибәдән соң халык тыгызлыгы артып, барлык социаль рольләрнең дә алынып беткәч, җәмгыятьтә беркемгә дә кирәкмәгән яшьләр төркемнәренең хасил булуын аңлаган. Яшьләр һәм өлкәннәрнең бик кырыс көндәшлеге аркасында, иҗтимагый элемтәләр таркала һәм җәмгыять тулаем җимерелә: үлем-китемнәр саны аз булса да, җәмгыять әгъзалары яңа буыннар тудыру өчен эшләүдән баш тарта.
Әлеге тәҗрибә шәһәр социологиясе һәм психология фәннәрендәге яңа тикшеренүләрдә, шулай ук агрессия күренешләрен өйрәнү өчен кулланыла.
Ирекле чыганаклардан Азат Миргаязов тәрҗемәсе
асылчыганак: Wikipedia
фото: upm59wimvh.blogspot.com
тәрҗемә: А.Р. Миргаязов, КМТТУ-КАИ аспиранты