Гарәпләр Ибн Халдүнне үзләренең социологиясенә, төгәлрәк әйткәндә, җәмгыятьнең социаль-фәлсәфи концепциясенә нигез салучы дип саныйлар. Ул беренчеләрдән булып цивилизациянең барлыкка килүе хакында объектив аңлатма бирә, җәмгыять, дәүләтләрнең барлыкка килү һәм таркалу кануннары турында аерым фән булдырырга кирәклеге турында искәртә. Галим бай тарихи материалга таянып эшли.
Ибн Халдүннең хезмәтләре гарәп дөньясына зур йогынты ясый. Ул илләрдә нәшер ителгән социологиягә караган теләсә кайсы китапта Ибн Халдүнның исемен һәм инде классикага әверелгән нәзари мирасына кагылышлы язмаларны очратырга була. Барлык университетларда да социология тарихы курсы бу атаклы галимнең идеяләренә нигезләнә. Ибн Халдүннең иҗатына багышланган һәм аның карашлары белән К. Маркс, Э. Дюркгейм, О. Конт һәм башка социологларның карашларын чагыштырып анализлаган берничә махсус хезмәт һәм әллә никадәр диссертация бар.
Гарәпләр Ибн Халдүннең тәгълиматын XIX гасыр фәнни социологиясеннән күпкә алданрак барлыкка килгән социология әлифбасы дип юкка гына йөртмиләр.
Беркемне кабатламаган, беркемне илһамландырмаган
Габдеррахман Әбү Зәйд Вәлиддин бин Хальдун әл-Хадрами 1332 елда Туниста зыялы гаиләдә дөньяга килә. Ул теология, фәлсәфә һәм математика белән шөгыльләнә. 25 ел дәвамында ул Төньяк Африка илләрендә сәяси вазифалар били. 1364 елда ул Әндәлусиягә китә, монда ул ике ел дәвамында ислам мәдәнияты сүрелүе сәбәпләрен өйрәнә. Танылган «Нәсихәтле мисаллар…» хезмәтен (анда тарихи цикллар идеясе һәм кешеләрнең яшәү рәвеше географик фактор белән бәйләнештә булуы турында искә алына) ул Тунисның бер ныгытма-төрмәсендә утырган чагында яза. Китап киң керештән тора, анда тарих, фәннәр, цивилизацияләрнең килеп чыгышы хакында языла. 1382 елда Ибн Халдүн Мисырга барып чыга һәм баш хөкемдар вазифасын били башлый
Әндәлусия, Мәгъриб һәм Себер татарлары патшалары белән элемтәләр аның иҗтимагый-тарихи фәлсәфәсен булдыруга уңай тәэсир ясый. Ибн Халдүн 1406 елның 16 мартында Мисырда вафат була.
Арнольд Тойнби иҗтимагый фәннәрдә фәлсәфәченең ролен болай бәяли: «Ул элгәрләренең берсен дә кабатламады. Аны замандашларының берсе дә узып китмәде. Дөнья тарихы башында тарих фәлсәфәсен тәгъбирләгән һәм фаразлаган булса да, ул дәвам итүчеләрен илһамландырмады. Бу, һичшиксез, зур хезмәт». Мондый бәя белән Р.Николсон да килешә: «Аңа кадәр беркем дә күренешләрнең яшерелгән сәбәпләрен аңлата, вакыйгалар алдында торучы әхлакый һәм рухи мотивларны күрсәтә, алгарышның һәм таркалышның кануннарын таба алмады».
«Дөньядагы барлык әйберләрнең дә үз сәбәпләре бар»
Ибн Халдүн тарихи һәм иҗтимагый күренешләрне кеше цивилизациясенең табигатен һәм динамикасын исәпкә алучы схема ярдәмендә аңлатырга тырышкан: шәһәрләр ничек барлыкка килә һәм юкка чыга, алар кайда һәм ничек төзелә, кешеләр анда ничек яши, аларның иҗтимагый урыны һәм яшәү рәвеше нинди?
«Дөньядагы барлык әйберләрнең дә үз сәбәпләре бар», – дип уйлаган җәмгыять һәм аның үсеше турындагы тәгълиматка нигез салучы гарәп галиме. Ут үзенең табигатенә яну хас булганга яна, җисемнең сыйфаты – аска таба төшү булганга, ул төшә. Кешелек цивилизациясенең дә үзенчәлекле канунчалыклары һәм үсеш юнәлешләре бар. Цивилизация кануннары нигезендә дәүләтләрнең эшчәнлеге һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышы төзелә. Безнең карашка, «кешелек цивилизациясе турындагы» тәгълимат, Ибн Халдүннән соң дүрт йөз ел соңрак О.Конт тарафыннан тәкъдим ителгән «социология» — җәмгыять турындагы тәгълиматкә караганда төгәлрәк төшенчә. «Кешелек цивилизациясе турында»гы фәннең кирәклеген дәлилләгәндә, Ибн Халдүн кешеләрнең ихтыяҗлары һәм аларны бергә эшләгәндә генә кәнәгатьләндереп булуы турында әйткән.
Шәһәр мәдәнияте кризисларга дучар
Җәмгыятьтәге үзгәрешләр — «цивилизация» турындагы өйрәтмәнең нигез ташы. Кеше җәмәгатьчелекләре, этник төркемнәр, милләтләр, шулай ук гореф-гадәтләр гел үзгәреп тора. Бәлки шуңа күрә, специалистлар аның концепциясен «цивилизацияләр алмашуы» теориясе дип йөртәләр. Ибн Халдүн күчмә халыкларның тормышын, аларның тормышы белән якын тирәдәге утрак халыкның архаик җитештерү һәм иҗтимагый яшәү рәвешенең элемтәсен өйрәнә. Тарих – күчмәдән утрак тормышка күчү процессы, әмма ул һәрвакыт прогресс белән бәйләнмәгән дә булырга мөмкин. Утрак тормыш үзе артыннан бер яктан җитешлек алып килсә, икенче яктан икътисади кризисларга китерергә мөмкин. Кайчандыр көчле булган дәүләтләр куәтлерәк күршеләренә бирелергә мәҗбүр булалар. «Бәдәвиләр тормышы җитештерүгә нигезләнә. Ә ул – көч һәм энергия чыганагы. Шәһәр тормышы куллануны гына күзаллый, көчле икътисади база белән тәэмин ителми. Бу, үз чиратында, шәһәрдә кризис барлыкка килүгә, соңрак аның таркалуына китерә».
Дәүләт үсешенең 3 этабы
Үзенең үсеш юлында дәүләт һәм цивилизация 3 этап баскычын үтә. Беренчесе – күчмә тормыш. Әлеге тормышны чүлләрдәге бәдәвиләр, таулардагы бәрбәрләр һәм даладагы татарлар алып бара. Күчмә тормыш белән яшәүчеләр арасында бертуганлык җепләре хөкем сөрә, ә кырыс тормыш аларны үзара ярдәмләшүгә этәрә. Ибн Халдүн күчмәләрнең рух ныклыгын, үз-үзләрен яклый алуларын һәм үзләренең кабиләләренә ярдәмгә килергә әзер булуларын искәртә. Икенче этап – дәүләт барлыкка килгән утраклык стадиясе. Бердәмләшкән кабилә, күчмә тормыш стадиясен үткәннән соң, дини һәм сәяси мотивлар астында якын тирәдәге дәүләтләргә һөҗүм ясый һәм алар белән идарә итә башлый. Әкренләп, шәһәр цивилизациясе формалаша. Әлеге дәүләтнең чәчәк атуы 3 фактордан тора:
1) Җитештерү үсеше өчен җирләр булуы;
2) Сәяси системага стабильлек бирә торган көчле һәм гадел хөкүмәт;
3) Материаль җитештерүнең үсеше өчен кирәк булган халык саны.
Цивилизацияле дәүләт үзенең мәдәни дәрәҗәсен тарихи һәйкәлләр һәм (пирамидалар, асылмалы бакчалар һ.б.) корылмалар саны аркылы күрсәтә.
Байлык, исраф һәм зиннәт дәүләтне юкка чыгара
Өченче этап – ул дәүләтнең таркалуы. Цивилизацияле дәүләтнең аерылмалы билгеләре булып, байлык һәм зиннәт санала. Ләкин цивилизациянең чәчәк ату сәбәпләре белән таркалу сәбәпләре тәңгәл килә. Кабиләләр туганлык көчен югалткан вакытта, үзе генә барлык хакимиятне колачлап алган идарәче хөкүмәт башлыгы була. Ул үзенең барлык туганнарын юкка чыгара, әмма ярдәмчеләрен яклый.
Ибн Халдүн дәүләтнең таркалуына исраф һәм зиннәт кебек факторларның йогынтысын бик җентекләп ачып бирә. Хөкемдар һәм аның якын-тирә иярченнәренең уйламыйча башкарган адымнары бик күп чыгымнар таләп итә, ә моңа исә акчаларны җир кешеләрен һәм сәүдәгәрләрне кысрыклау юлы белән табалар. Мораль һәм психология күзлегеннән чыгып караганда, зиннәт ул – «дөньялыкка һәм аның рәхәтлекләренә тартылу. Ахыр чиктә, фикер каршылыгы, көнчелек барлыкка килә, бозыклык арта. Болар барысы да иҗтимагый конфликт барлыкка килүгә һәм дәүләтнең юкка чыгуына китерә».
Дин һәм астрология каршылыгы
Шәһәр цивилизациясенең үсеше фән үсеше белән турыдан-туры бәйләнгән. Ибн Халдүн искәртеп үткәненчә, фәннәр фарсыларда һәм римлыларда ислам барлыкка килгәнче булган инде һәм алар аның үсешенә йогынты да ясаган. Гарәп Шәрыгының фәнни Мәккәсе хәлифәлекнең башкаласы Димәшкътә булган, ә соңрак – Бәгдадта. Көнчыгыш хәлифәлеге зәгыйфьләнә барган саен, фән үзәге Әндалусиягә һәм Мәгъриб илләренә күчкән. Шул ук вакытта Ибн Халдүн фән алгарышын дәүләтнең көче һәм куәтенә бәйләгән. Ул дәүләтнең җитәкчелегеннән башка үсә алмый. Астрология һәм сихерчелек акылга сыймаганга түгел, ә дингә, ягъни идеологиянең хөкүм сөрүче формасына каршы килгәнгә күрә танылу тапмаган. Дин һәм астрология – күпчелек очракта бер-берсенә капма-каршы торучы теоретик системалар. Алар кешелекнең үткәне һәм киләчәге турында сөйлиләр. Дәүләтнең башын һәм ахырын билгеләүче астролог икенче хөкүмәткә әйләнә. Әмма бу дин хакимиятенә генә түгел, ә дини булмаган хакимияткә дә ошамый.
Ибн Халдүн hөнәрләрнең hәм хезмәтнең төрләрен билгеләүгә дә җитәрлек игътибар итә. Ул аларны тиешле һәм артыкка бүлә. Тиешле хезмәткә җир эшкәртү, сәүдә, hөнәрчелек керә. Беренче урынга ул җир эшкәртүне куя, чөнки ул әйбер булдыру hәм хезмәт белән турыдан туры бәйләнештә. Сәүдәне исә лаексыз эш дип атый. Сәүдә белән шөгыльләнүче хәтта табигый хәлдә дә, акча эшләү өчен (сатып алу бәясе белән сату бәясенең аермасы) хәйлә hәм алдауга мөрәҗәгать итә.
Ибн Халдүн – галим, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак бай эчтәлекле гомер иткән кеше. Ул Әндалусиядәге ислам хәлифәлегенең җимерелүе чорында барган иҗтимагый кичерешләрнең шаһиты булган. Аның күпчелек сәяси идеяләре уңышсыз булып чыга. Бәлки, аның иҗатындагы «дөньяны күрү кризисы» мотивы, даими рәвештә үткәннәргә кайтып, хәзерге җәмгыятьнең халәтенә җавап табу омтылышы белән бәйледер.
Әдәбият
1. Субхи А.М. Тарих фәлсәфәсе. Искәндәрия: Әл-Сакафа әл-Җәмига, 1975
2. Габдул Мути А.В. Социологиянең нәзарый юнәлешләре. Күвәйт: Галәм әл-Мәгрифә, 1981. 79 бит
3. Әл-Җәбәри М.А. Без һәм безнең мирас. Бәйрут: Дар әл-Талигъа, 1980. 395 бит
4. Вафи А.А. Ибн Халдүннең кереш сүзен өйрәнү. Каһирә: Әл-Бәян әл-Гарәби, 1957.
Биләл Гарәби, социология фәннәре кандидаты
Чыганак: «Социологические исследования» журналы, 1990. № 11. 107-109 битләр
Миләүшә Хаҗиева, Алия Мәссарова, Гүзәл Шәвәлиева, Айсылу Кәбирова, Эльвира Зиннәтуллина, Ләйсән Шакирова, Ландыш Салихова, Айзирә Кәримуллина тәрҗемәсе
Фирүзә Закирҗанова мөхәррирлегендә
постердагы фото: muslimheritage.com