Уйлап карасаң, кеше затының сәер бер курчакка охшаганын аңлыйсың. Баш мие нерв-бауларны тарта да, кул күтәрелә, аяк төшә, күз ачыла. Ләкин кайвакыт минең әмере бөтенләй уйламаган-көтмәгән урыннан төшәргә мөмкин.
(1) Күз күреме өчен арка миеннән килгән нервлар җавап бирә, алар муенда икенче умыртка сөяге тирәсендә урнашкан. Бу нервлар кысылса, күз аллары караңгылана һәм күзнең үткенлеген бетә башлый.
(2) Бит нервы күз белән идарә итәргә булыша. Кыяфәтне матурлау өчен операция ясаган очракта бит нервына зыян килсә, «крокодил яшьләре» синдромы – ашаган чакта яшь агу күренеше – барлыкка килә. Каты һәм тозлы ашамлыклар ныграк “елата”. Бу синдром бит нервының шешүе нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин. Әмма реакция киресенчә дә була ала: нерв зарарлануы аркасында күз кибә башлый. Яшь бизе сыекчасы бүленмәгән очракта күз күрү начарая яки сукыраю куркынычы туа.
(3) Сөйләмебез һәм тәмне тоюыбыз күбесенчә гизүче нерв (русча – блуждающий нерв) ярдәмендә үтәлә. Ул тавыш ярыларын берләштергән бугазны һәм тел төбен эшләтүдә катнаша. Зарарланган нерв кешене тавышсыз калдыра (яки карлыкканландыра
(4) Кул бармакларын хәрәкәтләндерү һәм кул чугындагы тире аркылы сизү беләктәге нервлар ярдәмендә башкарыла. Кулын баш астына куеп йоклаучыларның еш кына иртәләрен бармаклары оеша. Бу — беләк нервларының кысылу нәтиҗәсе. Мондый күренешне «йокы параличы» дип тә йөртәләр.
(5) Чәнти һәм атсыз бармакны терсәк нервы бөгә. Ул бозылса, кайбер бармакларның хәрәкәте өчен җавап биргән мускуллар зәгыйфьләнә, ә кайчагында хәтта бөтенләй дә сафтан чыга. Бармакларны йодрыкка төйнәп булмый башлый. Терсәкләрне өстәлгә куеп утыру гадәте бу нервка зыян салырга мөмкин.
(6) Аякларны күтәрү һәм аякның зур бармакларын бөгү бил төене дөрес эшләндә генә башкарыла ала. Шуңа күрә радикулит (арка мие нервлары бозылуы) вакытында хәрәкәт итүе кыенлаша.
(7) Үкчәдә һәм аяк очында йөргәндә утракса нервы (русча – седалищный нерв) эшли. Аңа зур зыян килсә, табан берни сизми башлый.
Нерв импульсларының таралу тизлеге нерв җепселләренең төзелешенә бәйле. Бу җепселләрне электр кабеле белән чагыштырып карарга мөмкин. Кайбер җепселләр изоляцияли торган (миелинлы) сүрү белән капланган. Гадәттә, алар мускулларга импульс тапшыра.
Миелинлы җепселдә нерв импульсларының таралу тизлеге — 40-90 М/С
Тышчалары булмаган җепселләр дә бар. Миелинсыз дип йөртелгән бу җепселләр импульсларны кешенең эчке органнарына җиткерә. Алар нечкәрәк – 0,3–1,3 мкм калынлыкта гына, шуңа күрә импульс алар аша озаграк уза. Аның тизлеге нибары 0,5–2,3 м/с (1,8 – 8,28 чак/сәг.).
Миелинсыз җепселдә нерв импульсларының таралу тизлеге — 0,5–2,3 М/С
Чыганак: «Вокруг света» журналы, (2013, №8).
Оригинал язманың фәнни киңәшчесе – Лариса Лебедева, югары категорияле невролог, рефлексотерапевт
Тәрҗемә мөхәррире: беренче категорияле невролог Марат Мансур улы Хәйдәр.
Фото: SPL/EAST NEWS, sister.net.ua