II Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, БМО үз эшен башлап кына җибәргәндә, иң беренче документларның берсе итеп кеше хокукларын игълан итә торган гомуми, универсаль декларация языла. Ул озын түгел, нибары 30 матдәдән генә тора. Бу документ бер дәүләтне дә ни дә булса эшләргә мәҗбүр итми, матдәләргә каршы килгән дәүләт һәм кешеләрне җәзалау турында да әйтми.
Чыннан да, бу нибары декларация генә. Ләкин 1948 елдан соң кабул ителгән, кеше хокукын искә алган һәрбер халыкара документ бу универсаль өндәмәгә нигезләнә, аның абруен таный һәм кыйбла итеп күрә. Бүгенгесе көндә кеше хокукларын яклаучы төп оешма булган БМОның Кеше хокуклары шурасы үзенең эшен тулысынча шушы декларация нигезендә алып бара.
Татарчага «Гыйлем» тәрҗемәсе