Без рәссам-натуралист Мария Кирикованың Татарстанда урнашкан «Түбән Кама» милли паркы өчен әзерләгән «Муравейник» исемле өстәл уенын татарчага тәрҗемә иттек.
Бу уенның берничә хикмәте бар: аны буягыч итеп тә кулланырга мөмкин, уен дәвамында исә балалар кырмыскалар дөньясы (аларның көндәлек тормышы, дуслары һәм дошманнары һ.б.) белән якыннанрак таныша алалар. «Балалар ишегалдында, бакчада, паркта йөргәндә, кырмыскага тап була калсалар, аның үзтотышына карап, кая һәм ни өчен баруын аңлый алуларын телим», – ди уен авторы. Сүз уңаеннан, бу уенны булдыру өчен, рәссамга өч ай таләп ителгән: уендагы һәр хайван, һәр үсемлек биологик төгәллек белән ясалган. Уенны, уен тәртибен һәм сүзлекчәне йөкләп алу өчен, түбәндәге сылтама аша узыгыз.
Йә, уйнап алабызмы?
Өстәл уены авторы: Мария Кирикова
Татарчага тәрҗемә: Сәрбиназ Шәйхелова