Психологлар 11-12 яшьлек малайларны бер лагерьгә җыйганнар да, тәҗрибә уздырганнар. Кинолар төшерерлек эксперимент булган бу: монда үзеңне мотивацияләү һәм рухыңны ныгыту да, команда белән эшләү элементлары да, чын дуслык тарихы да бар.
1948 – 1961 нче еллар аралыгында Мозаффар Шәриф һәм аның коллегалары Марвин Б. Сассмен, Роберт Һантингтон, О. Дж. Һарви, Б. Джеком Уайт, Уильямом Р. Һуд һәм Кэролин В. Шәриф) тарафыннан үткәрелгән иҗтимагый-психологик эксперимент «Җәйге алан» исеме белән билгеле.
Әлеге эксперимент группалар арасындагы конфликтның аерым бер ресурлар өчен көрәш вакытында барлыкка килгәнлеген исбатлау өчен оештырыла.
Эксперимент бер җәйге аланда (лагерьда) 11-12 яшьлек балалар арасында уздырыла. Тикшерүчеләр үзләренә аерым рольләр алалар – директор, тәрбияче һәм башкалар. Эксперимент берничә өлештән торган.
Әзерлек этабы
Әлеге экспериментның идеясе болай барлыкка килә. Мозаффар Шәриф һәм аның хезмәттәшләре үзләренең тикшеренүләрен оештырыр өчен төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләр табигый рәвештә үсә торган ирекле типтагы группаларны кулланырга уйлаганнар. Алар монда читтән басым ясау кебек әйберләрнең гомумән булмавын теләгәннәр. Шуннан чыгып, максатка ирешүнең иң кулай юлын алар балалар аланында эксперимент үткәрүдә күрәләр. Экспериментның төп максаты булып, группалар арасындагы конфликтларның барлыкка килү факторларын табу торган. Мозаффар Шәриф белән аның хезмәттәшләре уйлаганча, әлеге конфликтлар группаларның төрлелеге аркасында түгел, ә чикләнгән ресурсларга карата барган ярыш өчен барлыкка килә.
Контрольгә алынган шартларны булдыру өчен, Шәриф һәм аның хезмәттәшләре физик һәм психик тайпылулары булмаган 11-12 яшьтәге малайларны сайлап алалар. Алар бер иҗтимагый тирәлектән булалар. Экспериментта катнашырга тиешле балаларны сайлау бик җентекләп һәм җитди формада уза: гаилә әгъзаларыннан, мәктәп хезмәткәрләреннән сораштырулар үткәрелә, тест нәтиҗәләре, мәктәп журналлары, медицина белешмәләре җыеп алына.
Лагерьга килгәнче, малайлар бер-берсе белән таныш булмыйлар. Шулай ук алар үзләренең экспериментта катнашуларын да, тикшерүчеләрнең алан эшчеләре булып кылануларын да белмәгән булалар. Табигыйлекне саклап калу өчен, экспериментлар аланнарда үткәрелә торган дәресләр, уеннар рәвешендә үткәрелә. Малайлар алар өстендә тест үткәрелгәнен аңламыйча, әлеге проектларда катнашалар. Мөмкинлек чыкканда, тикшерүчеләргә яшерен микрофонлы камералар да кулланырга туры килә.
Беренче этап
Экспериментның беренче дәверендә, һәр ике группа да алардан тыш та башка группалар булуын белмиләр. Группаның бердәмлеген, тугрылыгын, үзара аралашуын үстерү максаты белән төрле биремнәр оештырылган була. Алар палаткалар төзиләр, өстәл әзерлиләр, җирлектәге йөзү бассейнына чума алу мөмкинлеге булсын өчен, басма төзиләр. Бу этап бер атна дәвам итә. Шушы вакыт аралыгында ике төркемдә дә оешма чалымнары барлыкка килә: малайлар бер-берсенә кушаматлар тага, төркем эчендә рольләрен бүлешәләр, ике группаның да үз лидеры үсеп чыга. Балалар үзләрен бербөтен итеп кабул итәләр. Шулай итеп, беренче дәвер эчке иерархия, символика, жаргоннарның барлыкка килүенә сәбәпче була.
Икенче этап
Икенче дәвердә группалар беренче тапкыр бер-берсе белән кисешәләр. Аларны конфликта этәрү өчен, тикшерүчеләр төрле ярышлар үткәрләр: бейсбол, футбол, канат тарту. Һәрбер ярышта да алар бер-берсенә капма-каршы уйныйлар. Баштарак малайлар үзара яхшы мөнәсәбәттә булсалар да, соңга таба дошманлык дигән әйбер барлыкка килә башлый. Тикшерүчеләрнең җиңүчеләрне бүләкләве дә каршылыкны үстерүгә этәргеч була. Үзләренең группадашларын «батыр», «дус» итеп сурәтләсәләр, чит команда малайларын «куркаклар» дип атыйлар. Әгәр аларга үзләренең дусларын санарга кушсаң да, группаларында булганнарны гына саныйлар. Чит команданыкылар белән каршылыкка керү өчен, сәбәп эзләп йөри башлыйлар. Шәрифнең фаразы расланды: конкуренция конфликт тудыра.
Йомгаклау этабы
Йомгаклау этабында, ягъни өченче дәвердә Шәриф лагерьда уеннар, ярышлар вакытында барлыкка килгән каршылыкның дәрәҗәсен киметмәкче була. Иң беренче эш итеп, ул менә бу фаразлауны тикшереп карый: әгәр төркемнәр яхшы шартларда аралашсалар, каршылыклар тигезләнәчәк, ягъни әкренләп юкка чыгачак. Ләкин әлеге фараз уңай нәтиҗә бирми. Хәтта бергә кинога бару да, алар арасында дуслык тудыра алмый: башка группа малайлары белән аралашып утырырга кушкач, бу сугыш белән тәмамлана. Шуннан соң, тикшерүчеләр каршылыкны башка юл белән чишәргә уйлылар. «Югары бирем»нәр төзелә: лагерьда су килү системасы төзексезләнә. Малайлар әлеге проблеманы чишү юлларын эзли башлыйлар: сәбәпләрен (кран кәгазь пакет белән тыгылган була), ничек алырга… Ахырда алар эшне бергә башкарып чыгалар һәм уңышка ирешәләр. Икенче очракта, тикшерүчеләр: «Йөк машинасы кабынмый», — дип малайларны җыялар. Алар тагын бергә эшлиләр: кабынсын өчен этеп, бау тагып, тартып карыйлар, һәм ахырда машина кабына. Әлеге булган хәлләрдән соң, тикшерүчеләр группалар арасындагы дошманлыкның юкка чыгуын сизәләр. Һәркайсы группа, чит командадагы малайларга карата яхшы мөнәсәбәттә була башлый. Ә кайберләре хәтта дуслашып та өлгерә.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, группалар арасындагы ярыш конфликт, негатив стереотиплар тудыруга китерә. Ә бердәм эш итү, бер максат боларның барысын да җимереп ташларга сәләтле.
Экспериментның нәтиҗәсе көтелгәнчә булса да, ул барыбер псхиология фәне үсешенә җитди өлеш кертте. Нәкъ Мозаффар Шәрифтан соң төркемнәр арасындагы каршылыкның сәбәпләрен аерым бер шәхестән түгел, ә группаларның үзенчәлекләреннән эзли башлыйлар. Төрек психологы Мозаффар Шәриф оештырган психология экспериментының тагын бер әһәмияте шунда: әлеге тикшеренү эшләре лабораториядә түгел, ә чын шартларда, табигатьтә уздырыла.
Рус Википедиясе нигезендә Айсинә Сәлахова.