• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Кәрим Тинчурин турында һәркем белергә тиешле 7 факт

14.09.2017

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле. Ә 2017 елның 15 сентябрендә күренекле шәхеснең тууына 130 ел билгеләп үтелә. К. Тинчурин иҗат иткән әсәрләр һаман да халык күңелендә яши, укыла, сәхнәдә уйнала. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең белән киләчәккә атлый.

1 факт

Кәрим Тинчурин, 1917 ел

«Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Американ», «Җилкәнсезләр» әсәрләре бар кешегә дә яхшы таныш. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәр театр сезонын К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» мелодрамасы белән ачып җибәрә. Драматург иҗатына нәтиҗә ясаганда, әсәрләренең жанр ягыннан түбәндәгечә бүленүе күрсәтелә: 12 комедия, 5 драма, 4 музыкаль драма, 1 трагедия һәм 4 әсәре башка авторлар белән берлектә языла. К.Тинчурин үзен, беренче чиратта, комедия остасы итеп таныта.

2 факт

1910 елны беренче татар профессиональ труппасы – «Сәйяр» – җитәкчесе Габдулла Кариев белемле, бай тормыш тәҗрибәсе булган, төскә-биткә матур егетне артист итеп чакыра. Остазы җитәкчелегендә Кәрим Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә башлый. 1920 еллар башында «Сәйяр» труппасының таркалуы, аның җитәкчесе Габдулла Кариевның вафат булуы һ.б. сәбәпле К.Тинчуринга 1922 елны Татар дәүләт театр труппасы оештыру бурычы куела.

3 факт

Казан урамнарында йөргән, әдәбият һәм сәнгать белән таныш булган һәркем әлеге исемне бик еш ишетә. 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Тинчурин исеме бирелде. Хәзергәчә, ул безне үзенең яхшы спектакльләре белән сөендереп, «нурландырып» тора.

4 факт

Тинчурин белән Сәйдәш

Кәрим Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәш белән иҗади дуслыгы яңа мөмкинлекләр ача. Сәйдәшнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухта язылган музыкасы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Әнә шул рәвешле «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1927), «Кандыр буе» (1931) кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи, әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла.

5 факт

50 яше тулган көннәрдә – 1937 елның 17 сентябрендә Кәрим Тинчурин «халык дошманы» дип нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм 1938 елның 14 ноябрендә атып үтерелә. Башка бик күп репрессияләнгән авторлар белән бергә, аның әсәрләре дә кулланылыштан алына. Бары 1955 елны гына әдип тулысынча аклана, бай иҗаты халыкка кире кайтарыла, пьесалары сәхнәгә менә.

6 факт

Заһидә һәм Кәрим Тинчуриннар, 1919 ел

1937 елда Кәрим Тинчурин кулга алынгач, Заһидә ханымга «халык дошманы хатыны» ярлыгы тагыла. Ул төрле эшләрдә эшли, иренә тугърылык саклый. Вафаты алдыннан К. Тинчуринның үзендә саклаган истәлекле әйберләрен, кулъязмаларын, фотоларын Тинчурин театрына, шунда Тинчурин музее оештырырга васыять итә.

7 факт

Күренекле әдипнең 130 еллыгы уңаеннан:

  • Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Кәрим Тинчурин 130 ел» дигән фотоальбом-белешмәлек әзерләп чыгарды. Басманы Розалия Чабатова төзегән.
  • 14 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда «Сүнмәс йолдыз» дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә беренче тапкыр К.Тинчурин театры һәм Татарстан Милли музее фондларында саклана торган үзенчәлекле тарихи материаллар да тәкъдим ителәчәк.
  • Театрның баш режиссеры Рәшид Заһидуллин сәхнәләштергән «Соңгы әсәр» Тинчуринның иң яраткан әсәре – «Мәрҗәннәр» гә нигезләнеп эшләнгән. Премьера да 15 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә тәкъдим ителәчәк.

Алинә Галиева язмасы

Материал һәм мәгълүматлар http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch.htm, http://tatar-inform.tatar/ чыганакларыннан алынды.

Рубрика: МәкаләТеглар: әдәбият, драматургия, җәмгыять, мәдәният, сәнгать, тарих, татар әдәбияты, татар шәхесе, тел, шәхесләр



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.