2018 нче елда «Кеплер» телескобы бөтенләйгә эшен туктатты: 9 ел галәмдә эшләү барышында аның барлык ягулыгы тотылып беткән иде. Расланмаган кандидатларны исәпкә алмаганда, бу вакыт эчендә ул Кояш системасыннан читтә урнашкан 2681 планетаны таба алды. Әлеге телескоп ярдәмендә ясалган дөньяны шаулаткан кайбер ачышлар турында сөйләп китик.
Kepler-452 b һәм Җиргә охшаш башка планеталар
2014 нче елның апрелендә тереклек зонасында урнашкан Җиргә охшаш зурлыктагы беренче планеталарны табу турында хәбәр иттеләр. 2015 нче елда Kepler-452 b экзопланетасын ачалар, безнең планетабызга охшаш булуы турындагы фаразларга таянып, аңа «Җир 2.0» дигән атама бирелә. Әлеге экзопланета Кояш системасыннан 1402 яктылык елы ераклыгында Аккош йолдызлыгында урнашкан сары кәрлә тирәсендә әйләнә. Kepler-452 b планетасында бер ел 385 Җир тәүлегенә тиң. Аның радиусы Җирнекеннән 60% ка зуррак, шул сәбәпле Kepler-452 b ны Супер Җирләр төркеменә кертәләр. Әгәр аның уртача тыгызлыгы Җирнекенә тигез булса, аның массасы Җирнекеннән 4 тапкырга, а гравитациясе – 1,5 тапкырга зуррак булачак.
Шулай да Җиргә охшашлык индексы буенча Kepler-452 b Җиргә охшаш планеталар рәтендә (зурлыклары буенча гына түгел) бары 6 нчы урынны гына били. Kepler-62 e, Kepler-442 b, Kepler-296 e һәм Kepler-438 b кебек кечерәк планеталар Җиргә күбрәк охшаган дип санала: алар охшашлык исемлегендә 5 нче, 4 нче, 2 нче һәм 1 нче урыннарны алып торалар. Моннан тыш, күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләр Kepler-452 b ның үз йолдызы алдыннан узуын белгертүче кабатлана торган сигналлар чынлыкта җайланма артефакты булырга мөмкин икәнен күрсәтте.
Табби йолдызы
2015 нче елда, телескоп җыйган мәгълүматларны эшкәрткәннән соң, астрономнар Аккош йолдызлыгында урнашкан бер йолдызның сәер тотышы турында хәбәр иттеләр: аның яктыртучанлыгы даими булмаган рәвештә 22% ка кимеп ала иде. Кагыйдә буларак, планетаның транзиты (йолдыз алдыннан узуы) вакытында йолдызның яктылыгы кимү тигез вакыт аралыклары белән кабатлана. Табби йолдызының «күз кысуы» төрле спекуляцияләр һәм фантастик гипотезаларның сәбәпчесе булды: бу күренеш, үз йолдызының энергиясен рациональ куллану максатыннан, Дайсон сферасына охшаш астроинженерик корылма төзүче чит цивилизация эшчәнлеге нәтиҗәсе дигән фаразлар белдерелде. Әмма Дайсон сферасы йолдыздан килгән бар яктылыкны тигез күләмдә йотарга тиеш, Табби йолдызы исә инфракызыл нурларга караганда, ультрашәмәхә нурларда күбрәк тоныклана иде. Шуңа күрә әлеге феноменның иң ихтимал аңлатмасы – йолдыз тирәсендә тупланган тузан болыты.
Үтә яңа йолдызларның кабынуы
«Кеплер» беренче булып шартлау дулкынының йолдыз өслегенә барып җитү мизгелен терки алды. Астрономнар «Кеплер» җыйган мәгълүматлар массивында көчле кабыныш дәлилләрен эзләү белән шөгыльләнә һәм 2011 нче елда шундый ике вакыйга булганлыгын ачыклый. Алар KSN 2011d йолдызының яктылык кәкресен өйрәнә һәм үтә яңа йолдызның яктылыгы арта башлау алдыннан кискен очлы пик барын күрә. Әлеге мизгелдә бәрмә дулкын йолдыз өслегенә килеп җиткән була һәм аның яктылыгы Кояш яктысыннан 130 млн тапкырга арта. Яктыртучанлыкның алга таба артуы нәтиҗәсендә йолдыз Кояштан миллиард тапкыр яктыракка әйләнә. Моннан тыш, «Кеплер» ярдәмендә FELT (Fast-Evolving Luminous Transient) дип аталган кыска кабынышларның табигате ачыклана. Алар үтә яңа йолдыз шартлавыннан туган бәрмә дулкынның йолдыз өслегеннән аерылган матдә катламы аша узуы белән бәйле.
TRAPPIST-1 системасы планеталарының параметрларын ачыклау
Беренче өч планета Чилида урнашкан TRAPPIST телескобы ярдәмендә ачылган булып, тагын дүртесен астрономнар җирдәге берничә телескоп һәм «Спитцер» ярдәмендә күзәткән булсалар да, нәкъ менә «Кеплер» әлеге системаны зурайтып карау мөмкинлеген бирде. Моннан тыш, «Кеплер» ярдәмендә астрономнар планеталарның параметрларын, аерым алганда җиденче планетаның әйләнү периодын төгәлрәк билгели алды. Системаның алты планетасы зурлыгы һәм массасы ягыннан Җиргә якын, ә аларның өчесе тереклек зонасында урнашкан. 2018 нче елда бу планеталарның барысы да Җиргә охшаш дип табылды. Әмма Җирдән тыш тереклек табу турында сүз алып бару иртәрәк әле: йолдызның актив булуы сәбәпле, баштарак планеталарның атмосфералары да юк дип фаразланган. Бу гипотеза 2021 нчеелда галәмгә җибәрелергә тиеш «Джеймс Уэбб» телескобы тарафыннан тикшерелер дип көтелә.
Беренче ихтимал булган экзоай
2018 нче елның октябрь аенда «Кеплер» һәм «Хаббл» телескоплары Аккош йолдызлыгында урнашкан Юпитерга охшаш Kepler-1625 b экзопланетасы тирәсендә Нептун зурлыгындагы гигант күк җисеме әйләнүен ачыклады. Алдагы тикшеренүләр шуны күрсәткән була: үз йолдызына якын урнашкан эре планеталар өчен эре иярченнәр – сирәк күренеш, чөнки планеталар формалашудан соң ук аларны югалталар. Әмма «Кеплер» ярдәмендә тупланган 30 экзопланета турындагы мәгълүматны эшкәрткәннән соң, галимнәр бер сәер күренешкә тап булалар: планета Kepler-1625 дискы алдыннан узган вакытта, йолдызның яктырышы төгәл периодлар белән түгел, кайбер тайпылышлар белән кимегәнлеге ачыклана. Астрономнар үзләренең күзәтүләрен «Хаббл» ярдәмендә тикшереп карыйлар, ул исә йолдыз яктырышының планета узып киткәннән соң 3,5 сәг. үткәч аз гына кимүен терки: моның сәбәбе булып «бауга тагылган эт кебек» планета артыннан ияреп баручы иярчен булырга мөмкин. Өстәвенә, планетаның транзиты 1,25 сәгатькә алдарак башланган була. Мондый тайпылышлар планета белән иярчен уртак масса үзәге тирәсендә әйләнгәндә барлыкка килә. Шулай да мондый фаразларны тикшерәсе бар әле: күзәтү өчен бүлеп бирелгән 40 сәг. вакыт ахырына якынлашканга күрә, астрономнар «Хаббл» ярдәмендә транзитны күзәтеп бетерергә өлгермиләр.
Постнаука сәхифәсеннән Ләйлә Миңнуллина тәрҗемәсе