Кояш системасындагы барлык җисемнәр Кояш дип атала торган йолдызыбыз тирәсендә әйләнә. Аның массасы бөтен система массасының 99,866% тәшкил итә. Башкача әйтсәк, Кояш үзе тирәсендә әйләнгән барлык күк җисемнәренең гомуми авырлыгыннан 750 тапкыр авыррак булачак. Менә шундый таза” ул! Ә Җиребез белән чагыштырсак, Кояш 330 000 тапкыр авыррак булыр. Кояшның диаметры безнеке кебек 109 планетаны сыйдырыр иде.
Татарчага Гүзәл Шәвәлиева тәрҗемә итте
Асылчыганак: Аргументы и факты