Энәле булсалар да, керпеләр бик күпләрдә соклану уята. Җәйге кичләрдә юл читеннән ашыкмыйча гына үтеп барган энәле йомгакларга карап, ничек елмаймыйсың инде? Ләкин чынлыкта без, кешеләр, керпеләрнең зур дошманы булганбыз икән.
© «Вокруг света» журналыннан тәрҗемә.
Хәзер без керпеләрне кадерле кунакларыбыз кебек каршы алабыз – авыл ихаталары, дачаларда алар безгә булыша. Керпеләр әкәм-төкәмнәрне һәм башка паразитларны ашый, еланнар белән дә көрәшә ала. Ләкин кайбер илләрдә әле чагыштырмача күптән түгел генә керпеләргә мөнәсәбәт бер дә яхшы булмаган.
Керпе өчен 3 пенс
Англиядә, мәсәлән, 1566 елда королева Елизавета I чорында инглиз парламенты үтерелгән һәрбер керпе башы өчен 3 пенс бирергә вәгъдә иткән. Чиркәү бакчаларындагы энәле җәнлекләрне кырган өчен чиркәүдән аерым бүләкләр булган.
Караңгы җанварлар
Урта гасырда яшәгән инглизләрнең керпеләрне күралмау өчен сәбәпләре җитәрлек булган. Беренчедән, бу «кабахәт» җәнлекләр төннәрен сыерларның сөтен имгәннәр, имеш – шулай да, инглиз крәстиәннәре моңа ихластан ышанган. Икенчедән, керпеләр тавык-үрдәкләрнең бәһасез йомыркаларын урлап, йә эчкәннәр, йә сытып калдырганнар. Һәм, өченчедән, бу сәер җанварлар җен-шайтаннарның дуслары булганнар, шуңа күрә аларны юк итү изге эш саналган. Хәтта Шекспир да «Җәйге төндә төш» пьесасында керпеләрне бер дә сөймәве турында хәбәр итә:«Чуар таплы кәлтәләр һәм энәле керпеләр, китең, китең патшабикә яныннан, әй суалчан, еланнар!»
Татлы сый
Борынгылар керпеләрне өнәп бетермәсә дә, алардан ризык әзерләгәндә бер дә зарланмаганнар. Урта гасыр кухняларында иң популяр булган рецепт әле бүген дә чегәннәрдә һәм африкалыларда гамәлдә йөри: мескен җәнлекне аулаганнар, үтергәннәр, балчык белән буяп, учакта кыздырганнар. Кызудан каткан балчык энәләр белән бергә җиңел генә салдырып алына торган булган. Сүз уңаеннан, бу энәләр дә чүпкә ыргытылмаган: мәсәлән, Африкада бер йомарлам энәне балага узмаучы хатыннарга амулет итеп кулланырга кушканнар. Бу гадәт хәзер дә исән әле.
Күңелсез нәтиҗә
Бүген энәле дусларыбызны җәһәннәм тишегеннән чыккан җанвар дип санаучылар юк, ә Интернетта «Өй шартларында керпеләрне ничек тәрбияләргә» дип исемләнгән мәкаләләр даими эленеп тора. Британиянең танылган биология популярлаштыручысы Дэвид Аттенборо үз тапшыруының яңа сезоны башлануы уңаеннан Көньяк Лондонда керпегә һәйкәл куйды. Ике метрлык скульптураның бу җәнлеккә багышлануы гаҗәп түгел: Бөекбританиядә үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, ил халкының дүрттән бер өлеше керпеләрне зоопарктан башка җирдә беркайчан да күрмәгән икән.
1950 елларда Британ утрауларында гына да 30 миллионнан артык керпе көн күрсә, хәзер аларның саны көч-хәл белән миллион ярымга җитә. Әгәр дә аларның югала бару тизлеге шулай сакланса, 2020 елга Британиядә соңгы керпе һәлак булачак. Аурупаның башка илләрендә бу мәсьәлә буенча проблемалар бик сизелми, ләкин төп тренд саклана: керпеләрнең саны кими. Без аларга зыян салырга теләмәсәк тә, уйлап бетермичә эшләгән гамәлләребез аркасында керпеләр тәмам юкка чыгарга да мөмкин.