• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Төрле хайваннарның күзләре дөньяны ничек күрә?

18.12.2016

%d1%82%d3%a9%d1%80%d0%bb%d0%b5-%d1%85%d0%b0%d0%b9%d0%b2%d0%b0%d0%bd%d0%bd%d0%b0%d1%80%d0%bd%d1%8b%d2%a3-%d0%ba%d2%af%d0%b7%d0%bb%d3%99%d1%80%d0%b5Этләр, ташбакалар, кошлар һәм балыклар кеше белән бер тирәлектә яши һәм бер үк дөньяны күрә. Ләкин алар безнең өчен гадәти булган мохитне үзләренчә кабул итә. Ничек итеп? Җавап «Вокруг света»  журналыннан тәрҗемә ителгән мәкаләбездә.

Кеше

%d0%ba%d0%b5%d1%88%d0%b5-%d0%bd%d0%b8%d1%87%d0%b5%d0%ba-%d0%ba%d2%af%d1%80%d3%99

Монысы — сәламәт кеше күрә торган объект. Хәзер без аны башка җан ияләре күрә ала торган сурәт белән чагыштырырбыз.

Эт

%d1%8d%d1%82-%d0%bd%d0%b8%d1%87%d0%b5%d0%ba-%d0%ba%d2%af%d1%80%d3%99Этләр кызыл һәм кызыл-сары төсләрне күрми, ләкин соры төснең төсмерләрен кешегә караганда яхшырак аера. Төнлә күз күреме яхшырак була. Этләр якыннан чак кына начаррак күрә (аларга +0,5 диоптрийлы күзлек кирәк булыр иде). 700-900 метр ераклыкта хәрәкәтләнгән объектларны искиткеч шәп күрсә дә, 35-50 сантиметр гына якын торган әйберләрне ул начар аера.

Тутый кош

%d0%bf%d0%be%d0%bf%d1%83%d0%b3%d0%b0%d0%b9-%d0%bd%d0%b8%d1%87%d0%b5%d0%ba-%d0%ba%d2%af%d1%80%d3%99Кеше күзе аера ала торган бөтен төсләрне һәм ультрашәмәхәне күрә ала. Тутый кош – тетрахроматик, ягъни аның төп төсләре кызыл, яшел, зәңгәр һәм ультрашәмәхә. Соңгысы тутый кош өчен иң мөһиме. Күзе кешенекеннән яхшырак күрә. Ерактагы объектларны да яхшы аера, әйберләрнең ераклыгына карап, күз күремен көйли белә.

Тычкан

%d1%82%d1%8b%d1%87%d0%ba%d0%b0%d0%bd-%d0%bd%d0%b8%d1%87%d0%b5%d0%ba-%d0%ba%d2%af%d1%80%d3%99Төсләрне аеру сәләте мактанырлык түгел. Ул – дихроматик, яшел төсне һәм өлешчә ультрашәмәхәне генә аера. Төсмерләрне начар таный, ләкин яктылык дәрәҗәсен яхшы тоемлый. Күз күреме дәрәҗәсе кешенекеннән 30 тапкырга түбәнрәк, әмма төнлә яхшы күрә алуы белән ул безне җиңә ала.

Чебен

%d1%87%d0%b5%d0%b1%d0%b5%d0%bd-%d0%bd%d0%b8%d1%87%d0%b5%d0%ba-%d0%ba%d2%af%d1%80%d3%99Күзләре фасеткалардан тора, күз күреме мозаикасыман (пиксельләп) корылган. Кеше күрә алган барча төсләрне һәм ультрашәмәхәне таный. Төп төсләре – ультрашәмәхә, зәңгәр, яшел һәм кызыл. Төснең яктылыгы үзгәрүенә бик тиз игътибар итә. Ерактан начар күрә. Күз күреме дәрәҗәсе кешенекеннән 100 тапкырга түбәнрәк.

Балык

%d0%b1%d0%b0%d0%bb%d1%8b%d0%ba-%d0%bd%d0%b8%d1%87%d0%b5%d0%ba-%d0%ba%d2%af%d1%80%d3%99Төсләрне тану сәләте яхшы үскән, кеше күрә торган бөтен төс спектрын һәм ультрашәмәхәне аера (кайбер балыклар исә инфракызыл диапазонда да күрә ала). Су астына тирәнгәрәк төшкән саен кызыл төсне аеруы начарая, ә менә яшел, сары һәм зәңгәрне яхшырак күрә башлый. Кешегә караганда берничә дистә тапкырга начаррак күрә. Ераклыкка карап күз күремен көйли алмый. Ерактан начар күрә, метр ярымнан соң инде әйберләрне бик аермый. 10-12 метрдан соң берни дә күрми.

Ташбака

%d1%82%d0%b0%d1%88%d0%b1%d0%b0%d0%ba%d0%b0-%d0%bd%d0%b8%d1%87%d0%b5%d0%ba-%d0%ba%d2%af%d1%80%d3%99Күзләрендә майлы төс фильтрлары бар. Төсләр аера белә. Спектрның сары-кызылсары-кызыл өлешенә бик сизгер. Ә менә зәңгәр-шәмәхә төсмерләрне күрми. Ерактан күрү сәләте начар үсеш алган.

Айдар Шәйхин тәрҗемәсе

постердагы фото: lastampa.it

Рубрика: МәкаләТеглар: биология, кеше, кошлар, күз күреме, офтальмология, тереклек, төсләр, хайваннар



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.