Бүгенгесе көндә күзлекләр миллионлаган кешегә дөньяны ачык итеп күрергә ярдәм итә. Ләкин ни рәвешле эшли соң алар? Бу дәрестә Эндрю Бэстоурус һәм Клэр Гилберт бу сорауга җавап бирер өчен рефракция – яктылык сыну күренеше хакында бәян итә. Рефракция стакан, су яисә күз кебек арадашачыларның үзләре аша уза торган яктылыкның юнәлешен үзгәртү мөмкинлеге ул. Ул күзлеккә ничек булыша икән?
офтальмология
Кеше күзләре өчен төнге дөнья — соры һәм кара төсләрнең рәвешсез тупланмасы гына кебек. Ә менә күп кенә төнге хайваннар исә төнге дөньяны күп детальләр, формалар, төсләр белән бай итеп күрә ала. Хуш, алай булгач, аларның күзләре кешенекеннән ничек аерыла соң? Бу анимацияләнгән дәрестә хайваннарның караңгыда күрү серләре ачыла.
Этләр, ташбакалар, кошлар һәм балыклар кеше белән бер тирәлектә яши һәм бер үк дөньяны күрә. Ләкин алар безнең өчен гадәти булган мохитне үзләренчә кабул итә. Ничек итеп? Җавап «Вокруг света» журналыннан тәрҗемә ителгән мәкаләбездә. Кеше Монысы — сәламәт кеше күрә торган объект. Хәзер без аны башка җан ияләре күрә ала торган сурәт белән чагыштырырбыз. Эт Этләр кызыл … Тулысынча
Бер яктан карасаң, әлеге сорау инде күптән тикшерелгән шикелле тоела, ә икенче яктан карасаң, без җавапка илтә торган озын юлның башында гына кебек. Без төсләрне, әлбәттә, ми һәм аның “сизгер алгычлары” ярдәмендә күрәбез, аерабыз. Яктылык очрагында – ул безнең күз. Күзнең структурасы бик катлаулы. Монда төп рольне күз ясмыгы башкара – ул челтәр катлауда фокусланган һәм … Тулысынча
Суган тураганда, нидер авыртканда һәм бик моңсу чакларда без, үзебез дә сизмәстән, «елап җибәрәбез» — андый вакытта күз төбеннән яшь бәреп чыга. Ләкин безнең организм күз яшьләрен гел чыгарып тора икән. Без елына 132 литр яшь «ясыйбыз». TED-Ed өчен дәресләр әзерләүче Алекс Һендлер үзенең чираттагы видеосында күз яшенә Төскәй исеме биреп, аның тормышы аркылы базаль, эмоциональ һәм рефлекс яшьләре турында сөйли.