Суган тураганда, нидер авыртканда һәм бик моңсу чакларда без, үзебез дә сизмәстән, «елап җибәрәбез» — андый вакытта күз төбеннән яшь бәреп чыга. Ләкин безнең организм күз яшьләрен гел чыгарып тора икән. Без елына 132 литр яшь «ясыйбыз». TED-Ed өчен дәресләр әзерләүче Алекс Һендлер үзенең чираттагы видеосында күз яшенә Төскәй исеме биреп, аның тормышы аркылы базаль, эмоциональ һәм рефлекс яшьләре турында сөйли.
Рәхим итеп карагыз!
Текстны Фирүзә Шәйхуллина укыды. Татарстан радиосында яздырылды. Монтаж — Алинә Галиәхмәтова