Янутлар искиткеч сөйкемле җан ияләре, ләкин табигый матурлык кына бу американнарга әкренләп Иске Җиһанны тулысынча басып алырга ярдәм итә алмас иде. Инде бер гасырдан артык алар Русия җирләрендә дә яшиләр. Янутларга төрледән-төрле урыннарда исән-имин һәм сәламәт тормыш корырга мөмкинлек бирә торган сыйфатлар бер караудан ук күзгә ташланмый. Дөрес, ышанычлы коралыңны яшереп торуың да хәерле анысы…
Исеме – генетадан
Янутлар Русиягә XIX гасырда гына килеп керәләр. Дөрес, баштарак тере килеш түгел: аларның тиреләрен алып килгәннәр. Аларныкы кебек тиреләрне элек очраткан булмаганга, бу җанварларны койрыклары белән генетага охшаган дип уйлаганнар. Хәзер инде онытылган генета – мангустларның бик зур булмаган, ләкин матурлыгы белән таң калдырырлык туганы. Урта гасырларда аны тычкан тотар өчен өйләрдә асраганнар (мәчеләргә бер альтернатива булган). Генетаның капланныкы сыман мехы да күпләрне кызыксындырган. Янутның койрыгы исә чыннан да генетаның буй-буйлы койрыгына охшаган. Шулай итеп, янутның тиресен генет тире дип атый башлаганнар, ә бу тире белән “бөркәнгән” хайванны генот тип йөрткәннәр. Менә шуннан енот-янут атамасы да барлыкка килгән инде.
Кул чуклары – мартышка һәм кондыздан
Хайваннар арасында приматлар һәм кондызларның гына алгы тәпиләре катлаулы эшләр өчен остарган. Приматлар читкә карый торган баш бармаклары ярдәмендә әйберләрне тота һәм алар белән төрлечә эшли, ә кондызлар исә, һаман да ки читкә борылырга сәләтле чәнти бармакларны кулланып, шаккаттыргыч буа-плотиналар һәм өннәр ясый белә. Кул чуклары үсешенең мондый вариантлары һәр хайванның үз бурычлары өчен уңайлы һәм файдалы. Ә янут исә ике вариантны да сайлаган: аның алгы тәпиләренең чәнтие дә, баш бармагы да аерылып тора. Янутның кул чуклары кешенекенә шулкадәр охшаган ки, хәтта бер индеец кабиләсендә аны «кеше куллы кечкенә аю» дип йөртәләр икән.
Янутка шулкадәр үсешкә ирешкән куллар нәрсәгә кирәк соң? Капшап, тотып карар өчен. Янут – бик сизгер кинестетик, һәм әгәр дә аның күзләрен бәйләсәк, ул берни дә югалтмаячак, чөнки аңа тоеп беленә торган кичерешләрнең булуы гына мөһим. Бу хәйләкәр хайванның оста куллары – теләсә нинди ишекне, форточка һәм капкачны, палаткаларны һәм капларны ача торган универсаль бер корал. Янут кеше биләмәләренә бәреп керергә ярата, чөнки ул, кызыксынучан һәм уйлап табучан булу белән бергә, бөтен нәрсәне ашаучан хайван да әле.
Төнге күзләр – мәчедән
Камил дәрәҗәгә ирешкән тойгы аппаратыннан тыш, янутлар ишетү сәләте һәм мәче сыман төнлә күрү мөмкинлеге белән мактана ала. Соңгысы аларга актив төнге тормыш алып барырга ярдәм итә: янут дөм караңгыда да бик тиз йөри. Хулиганнар кебек кыланган хайванга бу шактый файдалы сәләт.
Йөзә белү – камадан
Янутлар, камалар кебек үк, су ярата һәм сулыклар янындарак яшәргә тырыша. Алар бик шәп йөзә, ана янутлар балаларын ике айлык чакларында ук су керергә өйрәтә. Сүз уңаеннан, нәни янутларны тәрбияләү белән бары ана гына шөгыльләнә, аталары балаларының тормышында берничек тә катнашмый. Алай гына да түгел, ата һәм ана янутларның гаилә кору стратегияләре дә төрлечә. Аналар моногам тормыш алып бара һәм сезон эчендә бер генә ата белән “гаилә кора”. Ә менә иптәшләре исә берәү белән генә канәгать калмыйча, мөмкин кадәр күбрәк ана белән очраша.
ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР
Су кергәндә
Янутларның ризыкны да, һәм гомумән, кул астына кергән бөтен әйберне, шул исәптән балаларын да суда чайкатырга яратуын галимнәр төрлечә аңлатып карый, ләкин бер гипотеза да тулы куәтле теория дәрәҗәсенә җитә алмый әле. Берсе буенча, янут әйберләрнең тойгыга бәйле үзенчәлекләрен суда яхшырак сизә. Икенче гипотеза әйтүенчә, янут әйберне суга тыгып, аны кирәкмәгән кисәкчәләрдән чистарта. Өченчесенә ышансак, су ярдәмендә бу хайван ризыкны йомшарта булып чыга. Дүртенче гипотезаны коручылар фикеренчә, янут бөтен әйберне дә ике кулы белән җентекләп капшап чыга, чөнки бер кул белән генә уңайсыз булыр иде, ә суга тыгу исә бөтенләй мөһим түгел, су янутка гел якын булганга гына ул кулындагы әйберсен шунда төшерә. Кыскасы, фән янутның ни өчен чайканырга яратуын әлегә белми.
Үрмәләү – тиеннән
Янут авыр кыймылдаучанрак булып күренсә дә, агач буйлап үрмәләгәндә ул тиеннән кимне куймый. Һаман да шул сизгер оста бармаклары инде: алар нечкә ботакларга да тотынырга мөмкинлек бирә. Табаннары 180 градуска борыла алганга күрә, янут агач кәүсәсеннән баштүбән дә иркенләп төшә. Мондый сәләтне куллануның нәтиҗәсе – өске ботакларда гына була торган иң тәмле җимешләр һәм кош оялары янына менеп, тамак ялгау мөмкинлеге.
Май – байбактан
Үзәк һәм Көньяк Америка субтропикларында яши торган кысла-ашар янут һәм Кариб утрауларының пошмас янутлары кышка запас әзерләү турында борчылмыйлар. Ә менә уртача климатта яшәгәннәргә бу хакта уйланырга туры килә. Бу мәсьәләдә алар байбаклардан үрнәк алганнар. Аппетит саклау һәм тире асты күзәнәкчекләрен туплау белән эшләре шәп барганга, зоопаркның җылы шартларына күчкәч, бу хайваннар тазара башлый. Янутның хәтта койрыгы да калыная!
Кышкы йокы – аюдан
Салкын кышлы төбәкләрдә янутлар кышкы йокыга китә. Дөрес, аларның йокылары бөтенләй катып калып, сулауларын да киметә торган керпеләр һәм кимерүчеләрнеке сыман ук түгел. Янутлар ул кадәр тирән йокыга китми. Алар кыш уртасында да уяна ала, бигрәк тә җылытып киткән булса. Әмма аюлардан аермалы буларак, яңа уянган янут беркемгә дә куркыныч тудырмый: аның гадәти ризыгы – суалчаннар, бөҗәкләр, бакалар, сөйрәлүчеләр, вак кимерүче һәм бөҗәк ашый торган хайваннар – үз урыннарында төш күрүләрен дәвам итә. Шуңа күрә янут гадәттә янәдән йокыга китә.
Катып калу сәләте – опоссумнан
Һәр хайванның тормышында иң яхшы адым – үлгән кебек кылану булган ситуацияләр очрый. Бу реакция танатоз, ягъни ялган үлем дип атала. Берничә минут дәвамында хайван селкенми, ялгыш кына да хәрәкәт ясамый, аның сулышы бетәр дәрәҗәгә җитә һәм тышкы яктан аны мәеттән аерып та булмый. Бу хәйлә буынтыкаяклыларда, сөйрәлүчеләр һәм амфибияләрдә киң таралган, ә менә имезүчеләр арасында бу алымга сумкалы опоссумнар һәм янутлар гына өйрәнгән.
Эш шунда ки, имезүчеләрдән булган хайванга үлгән кебек кылану бер дә җиңел бирелми. Җәнлекләрнең танатозы белән гадирәк җан ияләренең ялган үлеме арасындагы аерманы энцефалограмма күрсәтә ала: танатоз халәтендә бөҗәкләр, үрмәкүчләр һәм башка буынтыгаяклыларның нерв активлыгы чыннан да әкренәя, ә менә имезүчеләрнең баш мие бу вакытта бик кызу итеп эшли. Ялганы ачылмасын өчен мескен җәнлек бар көченә үз-үзен контрольдә тотарга тиеш. Әйе, ул үләксәгә охшаган булырга мөмкин, ләкин нинди тырышлык хисабына! Шуңа да инде җәнлекләр танатозда иң күбе бер минут тора ала. Опоссумга, гадирәк җан иясенә, бу җиңелрәк бирелә. Ә менә янут өчен бу шактый катлаулы бурыч, ләкин аңа исән калу теләге булыша, ахры (кем белә, бәлки актерлык таланты да көчледер аның).
Дөньяны басып алу сәләте – ондатрадан
Янутлар XX гасырның беренче яртысында Аурупа җирләренә ияләшеп беттеләр һәм күп кенә төбәкләрдә бик күпләп үрчи башладылар. Ондатра кебек үк, алар синантроп, ягъни кеше белән бергә яки аның хисабына яши торган төргә әверелде. Бу хайваннар шәһәрләрне урманнарга караганда ныграк яраталар. Алманиянең кайбер урыннарында янутларның күплеге һәм оятсызлыгы җирле халыкны тәмам чыгырыннан чыгарган. Мәсәлән, Кассель шәһәрендә яшәүчеләр матбугат битләрендә янутларны йонлы фашистлар дип атый һәм хөкүмәтнең аларга каршы җитди чаралар күрүен таләп итә. Халыкның бу җәнлекләрне фашист дип атауларын тарихи мәгълүматлар аңлата ала. Кайбер чыганакларда Һерман Герингның 1934 елда Алмания урманнарында янутлар үрчетергә боеруы хәбәр ителә. Ул бу рәвешле илдәге фаунаны баетырга теләгән, ахрысы. Рейхсмаршалның табигатьне тулыландыру хыялы 80 елдан соң «Наци-янутлар Аурупа буйлап атлый», «Йонлы блицкриг» һәм «Кассель – башы гына әле» кебек мәкалә исемнәренең килеп чыгу сәбәбенә әйләнде.
Ә менә Японияне янутлар мультфильм ярдәмендә басып алды. Алар бу илдә беркайчан да яшәмәгән. Ә менә 1977 елда бер янут турында «Арайгума Расукару» исемле аниме-сериал чыккач, японнар бу җанварлар белән тәмам хыяллана башлады. Үз эшләренең остасы булган сәүдәгәрләр бик тиз вакыт эчендә АКШтан янутлар алып кайтып сатырга тотынды. Хөкүмәттәгеләр эшнең кая тәгәрәгәнен аңлап, «импортлы» тауарны тыйганда инде соң була. Халык кулында булган меңгә якын янутның бер өлеше иреккә чыгарга өлгереп кала. Алар табигый дошманнар юклыктан файдаланып, бөтен япон утрауларын биләп ала. Шул вакыттан бирле иркенләп яши бирәләр, өстәвенә, яңа күршеләр – ябалак, төлке, янутсыман этләрнең ризыгына кул сузалар. Менә сиңа тормыш кануны: яңа урында яхшы тормыш корып, уңышлы биологик төр булам дисәң, җирле халыкны кыерсытмыйча булмый.
Караклык – маймылдан
Янут табигать бүләк иткән кара төстәге караклар битлеген шәп итеп куллана. Үзенә охшаган әйберне актару, ачу, сүтү, үзе белән алып китү осталыгы буенча аның белән маймыл гына ярыша аладыр. Янутлар басу-кырларга да, кетәклекләргә дә барып килә, өйләргә кереп чыга, чүп савытларын актара, ресторан кухняларын да тикшерергә өлгерә. Интернет «Янут телефон урлаган», «Янут мәченең ризыгын урлый», «Янут туристларны талый» дип исемләнгән видеоязмалар белән тулды инде. Мондый оятсызлыкларга ничек җавап кайтарырга икәнен кешеләр яхшы белә: авыл хезмәтчәннәре аларны атырга тырыша, ә ресторан хуҗалары аларның талау походларыннан аттракцион оештыра. Әйе, әгәр дошманыңны җиңә алмыйсың икән, аның файдасын күрә бел.
Ирек сөю – поссумнан
Шикәрле очар поссум яки сумкалы очар дигән бер экзотик җәнлек бар. Поссумнар инде күптәннән йортларда яши, ләкин аларны бала чакларында гына ияләштереп була. Янутлар белән дә шул ук хәл. Читлектә туып-үскән янут та әле йорт хайваны түгел. Башка барлык йорт җанварлары кеше белән бергә яшәргә өйрәнгән, эволюция барышында моңа яраклашкан. Ә янут бу процессларны әле үтмәгән. Шулай да, аның табигатьтән килгән дустанәлеге аны бу халәттә дә өйдә тотарга мөмкинлек бирә. Тик бер шарт бар: янут өйгә бер ай – ай ярым яшьлек чагында күчәргә тиеш. Әгәр бу яшькәчә кеше белән очрашмаса, ул беркайчан да кулга ияләшмәячәк. Аны сыйпарга теләсәгез дә, ул үз телендә сезне сүгеп кенә җавап кайтарачак. Кеше белән яшәргә өйрәнгән янут та табигатькә чыгып, табигый шартларга күнегә ала. Шул рәвешле, янутларның дөнья буйлап горур атлаулары дәвам итәчәк. Чөнки әгәр берәрсе кире качып, кыргый тирәлектә яшәргә өйрәнә ала торган хәйләкәр җәнлекне ияләштерә икән, бу җәнлек барыбер качып китәчәк һәм чит-ят мохиткә бик тиз җайлашачак. Ә янутлар… янутлар җайлашу даһилары. Өстәвенә, искиткеч сөйкемле дә алар.
Евгения Тимонова тексты,
«Вокруг света» журналыннан Айдар Шәйхин тәрҗемәсе
Фото: ARDEA / All Over Press, Kitchin& Hurst / Legion-Media, I. Bartussek / ТАСС, Nature PL / All Over Press, Patrick Pleul / Legion-Media, Lithium, Alamy / Legion-Media (х2), AFP / East News