1. Идарә ителә торган синтез реакциясе
Калифорния университеты тикшеренүчеләре дейтерий һәм тритий белән идарә ителә торган җылылык-төш синтез реакциясе аша энергия бүлеп чыгарды. Киләчәктә мондый синтез реакцияләре чикләнмәгән бер энергия чыганагы булып, безнең тормышыбызда мөһим урын алып торырга мөмкин.
2. Лазер нурларының атомнары
Наньян Технология университеты (Сингапур) тикшеренүчеләре дөрес ешлыгында чагылдырылган лазер нурларының атомнарын киметкәннәр.
3. Дулкыннар объектларны өскә күтәрә
Тавыш тизлегеннән югарырак булган дулкыннар зур объектларны өскә күтәрде! Югары ешлыклар белән объектларны урыннан кузгату күп еллар дәвамында хыялда булган тәҗрибә иде. Бразилия һәм Бөекбританиядә эшләгән галимнәр 14 миллиметр акустик дулкын озынлыгыннан 3.6 тапкыр киңрәк булган бер полистирол глобусны өскә күтәрделәр һәм аны һавада эленеп торуын тәэмин итә алдылар.
4. Водород атомында — Пи саны
Квант дөньясыннан зур ачыш: водород атомнарында яшеренеп яткан Пи саны формуласы табылды!
Берничә ай элек галимнәр беренче тапкыр квант физикасында Пи саны формуласына тап булды. Галимнәр Водород атомының энергия дәрәҗәләрен кулланып чагыштырган вакытта кинәт кенә бу формуланың физика белеменә дә файдалы булуын аңлаганнар. Бу вакыйга Рочестер университетында, элементар кисәкчәкләр физикасы профессоры Карл Хагеннең бер дәресендә була.
Әлеге ачыш квант физикасы белән математика арасында гаять үзенчәлекле бер мөнәсәбәтнең барлыгын аңлата. Унҗиденче гасырда иҗат ителгән математик формуланың өч йөз елдан соң килеп чыккан бер физика системасын тасвирлавы таң калырлык вакыйга.
Фән дөньясын шаккатырган ачыш төрле уйланулар өчен нигез тудыра. Математика белән физиканың бер үк мөһим сан белән бәйле булуын чыннан да искитмәле!
5. Гравитацион дулкыннар
2016 елның 11 феврале. Бу көн физика дөньясы өчен бик әһәмиятле!
Эйнштейн фараз иткән гравитация дулкыннарының барлыгы рәсми рәвештә игълан ителде. Бу ачыш безгә Галәм турында моңарчы белмәгән мәгълүматларны өйрәнү мөмкинлеген бирә.
Гравитацион дулкыннар киңлек-вакыт бөгелмәләре аркасында барлыкка килә. Без алар ярдәмендә бөтен галәмдә күрә алмаганнарыбызны (мәсәлән, кара тишекләр) таба алачакбыз.
Кара тишекләр, киңлек-вакытны бөгеп, яньчек барлыкка китерәләр. Ике кара тишек бәрелешеп,тагын да зуррак бер кара тишек тудырган вакытта, яньчек зурая һәм селкенә башлый. Менә шушы селкенүләр гравитацион дулкыннар дип атала. Бу дулкыннар безнең мәңгелек караңгылыктан гыйбарәт булган бөтен галәм турында фикерләребезгә ачыклык кертәчәк.
Tansılu Altay мәкаләсе