Сәгать иртәнге 4, ә сәгать сигездә — имтихан. Көннәр буе әзерләнсәң дә, үзеңне әзер сыман хис итмисең. Хм, берәр чынаяк кәһвә эчеп, тагын берничә сәгать укып утырыргамы? Ә бәлки, йокларга яту хәерлерәктер? Бу видеодәрестә Шай Марку икенче фикерне яклап, йокының баш миен яңадан “тергезеп”, хәтерне яхшыртуы турында сөйли.
Шай Марку дәресе, Хавьер Салдена анимациясе
Татарчага тәрҗемә: Таңсылу Алтай һәм Айдар Шәйхи, укыды: Фирүзә Шәйхуллина.
Татарстан радиосында яздырылды, 2016 ел.
Оригинал: TedEd