Роберт Сапольскиның «Без кем? Геннар, тәнебез, җәмгыять» китабыннан тәм-том урынына баш миен кулай күрүчеләр турында өзек.
Мин дә, бик күп галимнәр кебек үк, кайвакыт конференцияләрдә булгалыйм. Менә яңа гына ел саен уздырыла торган нейрофәннәр җәмгыяте җыелышыннан кайтып төштем. Баш миләрен өйрәнүчеләрнең күпчелеге шул җәмгыятькә керә. Бу иң интектергеч интеллектуаль чараларның берсе.
Беренчедән, алма төшәргә дә урын калмаган конференц-үзәктә 28 000 эчпошыргыч галим җыела. Берникадәр вакыттан соң бу бер акылга сыймаслык әйбергә әйләнә – бер атна буе сезнең тирәгездә (ресторан булсынмы ул, лифт яисә бәдрәфме) кальмарларның аксоннары турында кайнар бәхәсләр кубып тора. Икенчедән, фәнни мәгълүматлар. Программада 14 000 лекция һәм постер: чамадан тыш күп мәгълүмат. Ә барып җитәргә тиешле меңләгән постерларның күбесен сез күрә дә алмаячасыз, чөнки аларның кайберләре янында бер төркем кеше җыелган булса, икенчеләре сезнең өчен бөтенләй чит булган телдә яңгыраячак. Шулай ук анда сез алдагы биш елда уздырырга планлаштырган барлык экспериментларны да тасвирлаган постер да булачак. Һәм шулар арасында безнең, шул казанда күпме кайнавыбызга да карамастан, баш миенең ничек эшләве турында бернәрсә дә белмәвебезне үз эченә алган бер гомуми фикер бар.
Шул мәгълүмат күләменнән төшенкелеккә бирелеп утырган көннәрнең берсендә (төшке аштан соң конференц-үзәкнең баскычларында утырып торган вакыт иде бу), мин тротуар кырыенда җыелып торган тонык суга игътибар иттем. «Бу су эчендә йөзеп йөргән берәр кеп-кечкенә микроб баш мие турында бездән, нейробиологлардан да, күбрәк беләдер, мөгаен», – дип уйлап куйдым.
Кайбер паразитларның хуҗаларының баш миләре белән идарә итә алулары турындагы күренекле бер мәкалә мине әлеге өметсез нәтиҗәне ясарга этәрде. Үзләренең иң мәкерле максатларына ирешер өчен, бактерияләр, иң гади төзелешлеләр һәм вирусларның хайван тәннәрен куллана алуларын без беләбез инде. Үрчер өчен, алар безнең күзәнәкләрне, энергияне яулап алалар һәм яшәү рәвешебезне үзгәртәләр.
Аларның зирәклегенә бер мисал: кайбер вируслар имезүчеләрнең организмнарында, үз сәгатьләрен көтеп, яшерелгән рәвештә (латент формада) яшиләр. Йокыдан уянып активлашу һәм үрчи башлар өчен иң кулай вакыт кайчан? Имезүченең иммун системасы «йомшарган» һәм бар көченә дә эшләмәгәндәме? Ә иммунитет кайчан түбәнәя? Стресс вакытында. Әлеге вирусларның ДНКларында стресс һормоннары тәэсирендә активлашучы детекторлар бар. Яхшы гына стресс дозасын алуга (болар хроник авыру, ачлы-туклы йөрү, сессия һ.б вакытта була), вируслар, әлеге хәбәрне «ишетеп» уяналар һәм, иммунитет түбән булган вакыттан файдаланып, бар көчләренә үрчергә тотыналар. Һәм шунда сезнең иренегезгә герпес бәреп чыга.
Тропикларда трипаносома ише түбән төзелешлеләр бар. Организмга үтеп кергәннән соң, алар сезне җиңәләр, чөнки алар күзәнәк өслекләрендәге идентификацияләүче аксымнар комбинациясен үзгәртергә сәләтле (бу берничә атнага бер күзәтелә) – һәм бу нәкъ иммун системасының аларны танып алып, юк итәргә әзер чагында була. Яисә шистосомалар – кан паразитлары – алар хәтта битлекләрен дә алмаштырып тормыйлар – сезнең күзәнәк өслекләренә хас аксымнарга төренеп, «үз ишеләр» булып кына кыланалар һәм иммунологик яктан күренми торганга әйләнәләр.
Тик аларның мине шаккатырган иң гаҗәеп һәм явыз казанышлары – ул әлеге паразитларның, максатларына ирешү өчен, хуҗаларының үзтотышын үзгәртә алулары. Дәреслекләр эктопаразитларны – тәннең тышкы ягын колонизацияләүче организмнарны мисал итеп китерә. Антеннофорус (Antennophorus) талпаннарын гына алыйк. Бу талпаннар кырмыскаларның аркаларына утырып йөриләр һәм, кырмыскаларның авыз аппаратларын сыйпап, бер рефлексны уяталар. Әлеге вакытта кырмыска ашаган ризыгын кире чыгара һәм талпаннар шуның белән тукланалар. Сифация (Syphacia) ыругыннан булган бабасырлар йомыркаларын кимерүчеләрнең тире катламы өстенә салалар. Йомыркалар үз чиратында тәннең кычытуына китерүче матдә бүлеп чыгаралар, кимерүче кычыткан җирне тешләре белән кашый, йомыркаларны йота һәм паразитлар шатлана-шатлана кимерүченең эчендә йомыркадан чыгалар. Паразитларның организмыбызда булган вакытта ничек итеп үзтотышыбызга тәэсир итүләре турында уйлый башласак, әлеге сәер мисаллар тагын да сәерләнә.
Хуҗаларын алмаштыручы кайбер паразитлар шуңа мисал (әлеге паразитлар гомерләренең бер стадиясен арадаш хуҗада уздырсалар, соңгы хуҗаларын үрчү урыны итеп кулланалар). Бу эшнең бөтен авырлыгы да бер хуҗадан икенче хуҗага күчүдә. Моның өчен паразит арадаш хуҗаның мускулларына зыян китерергә, аны сукырайтырга, аның ризыгына кунакларга, куркынычсызлык турында оныттырып, хуҗаның игътибарын азык табуга юнәлтергә мөмкин. Нәтиҗәдә, арадаш хуҗаны (паразиты белән бергә) ерткычлар ашый. Нерв системасына йогынты ясаучы паразитлар тагын да шаккаттыра. Кайвакыт бу борма юллар – нерв системасына тәэсир итүче һормоннар – аша башкарыла. Мыегаяклы саккулина кыслалары (Sacculina granifera) ата җенесле ком крабларына ябышалар һәм, крабларны үзләрен ана краб кебек тотарга мәҗбүр итүче фенинизацияләүче һормон бүлеп чыгаралар. Шул вакытта башлары чуалган краблар йомыркалары булган ана җенесле краблар белән бергә ачык диңгезгә миграциялиләр. Алар комда йомыркалар өчен чокырлар казыйлар, тик ата крабларда, билгеле инде, ул йомыркалар берничек тә булалмый. Ә менә саккулиналарда алар бар! Әгәр дә инде саккулина ана крабка ябышкан булса, ул шулай ук крабның үзтотышын үзгәртә, тик бу крабларның аналык бизләре атрофиясеннән соң гына күзәтелә.
Шулай да иң кызыгы паразитларның турыдан-туры баш миенә үтеп керүендә. Болары талпаннар, бабасырлар һәм кыслалар кебек чагыштырмача гигант җанварлар түгел, ә микроскопик зурлыктагы паразитлар, бигрәк тә вируслар. Баш миенә барып җиткәч, әлеге бәләкәчләр иммун һөҗүмнән сакланган хәлдә булалар һәм нерв машинериясен үз файдаларына үзгәртергә керешәләр. Шундый төр паразитларның берсе – котыру вирусы. Ул күпләгән эволюция юлларының бер хуҗадан икенчесенә күчәргә мөмкинлек бирүче стратегияләрнең берсен сайлаган. Моның өчен аңа баш миенә якын да килергә кирәк булмаган. Ул вирусларның томау китереп чыгару хәйләсен кулланган: алар борындагы нерв очлыкларын ярсытып, безне төчкерергә мәҗбүр итәләр. Бу вакытта вирус копияләре, мәсәлән, кинотеатрда янәшә утыручы күршебезгә дә эләгә. Вирус башка берәүне кабып/тешләп алырга этәрүче теләк тә булдыра алган (ул шул рәвешле селәгәй белән башкаларга күчә). Тик белгәнебезчә, котыру кешене агрессиягә бирелергә мәҗбүр итә, һәм, җәрәхәткә эләккән вакытта, вирус башка хуҗага күчә.
Уйлап кына карагыз. Бер төркем нейробиологлар агрессиянең нейрональ нигезен – баш миенең нерв юлларын, нейротрансмиттерларны, геннар һәм тирәлекләрнең тәэсир итешүен, һормоннарның йогынтысын һ.б. өйрәнәләр. Конференцияләр, диссертацияләр, академик ызгыш-талашлар, даими вазифаның кемгә эләгүе турындагы бәхәсләр, ә котыру вирусына берәрсен котырту өчен нинди нейроннарны зарарларга кирәклеге инде мәгълүм. Тик шундый искиткеч эффектларына да карамастан, вирусның әле үз өстендә шактый эшлисе бар. Эш паразитның спецификлыгында. Әгәр дә сез котырган хайван икән, сез тешләгән башка хайванның котыру вирусы начар үрчи торган организм булуы ихтимал (мәсәлән, куян). Ягъни паразитларның баш миен зарарлавы, әлбәттә, тотышка шаккатмалы йогынты ясый, тик бу йогынты бик көчле булса, паразитның тупикта калуы бар.
Болар барысы да безне баш миен контрольдә тотуның аерым бер очрагына китерә. Мануэль Бердой хезмәттәшләре белән бергә (Оксфорд университеты) токсоплазма гондии (Toxoplasma gondii) исемле паразитны өйрәнгәннәр.
Токсоплазма утопиясендә тормыш ике хуҗа – кимерүче һәм мәче эзлеклегеннән тора. Кимерүче паразитны йота, һәм паразит хуҗа организмында, бигрәк тә баш миендә, цисталар барлыкка китерә. Кимерүчене үз чиратында мәче ашый. Токсоплазма мәче организмында үрчи һәм мәче калдыклары белән бергә тышка чыга. Паразитларны, мөмкин булган тереклек циклларының берсендә, кимерүчеләр яңадан йоталар. Бу схема бер специфик үзенчәлектән гыйбарәт: токсоплазма үрчи һәм тарала алган бердәнбер төр – ул мәче. Шуңа күрә токсоплазма аны йөртүче кимерүченең (тычканның, мәсәлән) карчыгага эләгүен, ә мәче калдыкларын тирес коңгызы ашавын бер дә теләмәс иде. Паразит, әлбәттә, калган башка төрләрне дә зарарлый ала, тик үрчү өчен аңа нәкъ менә мәчегә эләгергә кирәк. «Йөклелек вакытында нишләргә кирәк» дип аталган китапларның барысында да ни өчен өйдә мәче тотмаска һәм гомумән алардан ерак торырга киңәш ителгән сүзләрнең сәбәбе шунда аңлашыла да инде. Мәче калдыкларындагы токсоплазма йөкле хатын-кызга эләккән очракта, паразит карындагы балага кадәр барып җитәргә һәм төрле неврологик тайпылышлар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә моңа хәбәрдар булган йөкле хатын-кызлар мәчеләрдән читтә торалар.
Ә паразит исә кимерүчеләрнең мәчеләрдән качмый башлауларына ирешкән. Бөтен нормаль кимерүчеләр дә мәчеләрдән читтә торалар, билгеле.
Этологлар моны үзтотышның стереотип моделе дип атыйлар: кимерүчеләрнең мәчеләрдән качуы сынаулар һәм хаталанулар аша үсеш алмый (чөнки аларның мәчеләр белән бәйле хаталары өстендә эшләү мөкинлекләре булуы бик икеле). Мәчеләрдән курку тумыштан килә. Һәм ул ис сизү тойгысы аша феромоннар ярдәмендә башкарыла (феромоннар – хайваннар чыгаручы химик ис сигналлары). Барлык кимерүчеләр дә мәче исен тою белән инстинктлы рәвештә качала (хәтта гомердә дә мәче күрмәгән йөзләгән буын лаборатория хайваннары да). Токсоплазма белән зарарланганнарыннан кала.
Бердой белән аның хезмәттәшләре күрсәткәнчә, кимерүчеләр мәче феромоннарыннан курку хисен югалталар. Аларны бу ис, киресенчә, кызыктыра башлый. Бу паразитның арадаш хайван башына үтеп кереп, андагы бөтен нәрсәне дә бутап, хайванны зәгыйфьләндерү очрагы түгел. Кимерүченең калган бөтен нәрсәсе дә тәртиптә кала. Аларның доминантлык иерархиясендәге иҗтимагый статуслары да үзгәрми. Аларны элеккечә үрчү кызыксындыра, бу аларның капма-каршы җенесле затларның феромоннарына да битараф булмаганнарын аңлата. Алар нәкъ элеккечә башка исләрне дә аера алалар (үзләренекен һәм алар өчен куркыныч булмаган куяннарныкын, диик). Үзгәреш кичергән бердәнбер әйбер – ул мәче феромоннарыннан качмау, ә киресенчә аларга тартылу. Искиткеч бит бу. Моны берәрсенең баш мие паразиты белән (аның уйларына, хис-кичерешләренә, имтихан билгеләренә яисә нинди кинофильмны артык күрүенә берничек тә йогынты ясамаучы паразит белән) зарарлануы һәм тереклек циклын дәвам итәр өчен зоопаркка барып, койма аша кереп, иң явыз ак аюны үбүе белән чагыштырырга мөмкин. Бердой һәм аның хезмәттәшләре билгеләгәнчә, паразитлар китереп чыгаран котылгысыз теләк бу. Әлбәттә, әле бик күп тикшеренүләр уздырырга кирәк. Мин моны һәрбер фәнни мәкаләнең мәҗбүри бер моменты булганга күрә генә әйтмим, чөнки бу шулкадәр шәп нәтиҗә ки, моның ничек эшләгәнен берәр кеше һичшиксез ачыкларга тиеш!
Шуңа күрә мин, сезнең рөхсәтегез белән, бу урында Стивен Джей Гулд булып уйнап алам — бу эволюциянең искиткеч булуына тагын бер дәлил. Искиткеч һәм парадоксаль. Эволюцияне максатчан һәм алга омтылучы процесс дип саныйлар. Әгәр дә сез шулай дип саныйсыз икән, димәк, уйларыгыз да якынча менә шундый: умырткасызлар умырткалыларга караганда гадирәк, имезүчеләр – умырткалыларның иң алга киткәннәре, приматлар – генетик яктан иң зур үсеш алган имезүчеләр һ.б. Үзегезнең милләтегезнең, расагызның яисә боулинг такымының иң-иңнәрдән булуын дәлилләргә тырышып, тышкы яктан фәнни булып тоелган әйберләргә таянуга тиң бу. Һәм бу ялгышлык. Баш миен контрольдә тотучы җан ияләре барлыгын исегездә тотыгыз. Юл чатындагы күлләвеккә карап уйлануларым мине Нарциссның үзен суда күргәннән соң ясаган нәтиҗәләрнең капма-каршысына китерде. Безгә филогенетик басынкылык кирәк. Без дөньядагы иң алга киткән төр дә, иң зәгыйфьсез һәм иң акыллы төр дә түгел.
Роберт Сапольски, нейробиолог, Стэнфорд университеты профессоры, Кения Милли музейлары янындагы Приматология институтының фәнни хезмәткәре, күпсанлы бүләкләр иясе.
Татарчага Сәрбиназ Шәйхелова тәрҗемәсе
Тышлыктагы сурәт wikimedia commons тупламасыннан алынды