Әгәр музыка сиңа ошый икән, ул синең ләззәтлелек үзәгенә генә тәэсир итеп калмый, ул баш миенең эшчәнлеген дә стимуллаштыра
Һәр кешенең үзе яхшырак дип тапкан музыкасы бар: кемдер классика, кемдер рок ярата, ә кайберәүләргә халык көйләре якын. Музыканың баш миенә тәэсире инде бер ел гына өйрәнелми. Билгеле ки, яраткан музыканы тыңлау кешенең баш миендә дофамин гармоннары эшләнеп чыгуга сәбәп була, ягъни организм тәмле ашау вакытындагы, уңайлыклар тою вакытындагы кебек реакция хасил итә. Дофамин, табигый рәвештә позитив тәҗрибәләр вакытында бик зур күләмдә бүленеп чыга. Нәрсә ошый, нәрсә ошамый – моны баш мие ничек белә?
Тикшеренүчеләр Монреаль неврология институтында эшләүче Роберт Заторре җитәкчелегендә түбәндәге тикшеренү эшен үткәрәләр. Үз музыкаль зәвыкларын алдан әйткән 18-37 яшьтәге унтугыз кешегә (10 хатын-кыз, 9 ир-ат), 60 музыкаль трекны тыңлап, бәя бирергә кушалар. Иң мөһиме шул ки, әлеге кешеләр бу җырларны беренче тапкыр тыңлаганнар. Тәҗрибәдә катнашучылар бу җырларны аукцион рәвешендә бәяләргә тиеш булганнар: алар үзләренә ошаган җыр өчен үз кесәләреннән акча түлиләр һәм шул җырлар кергән җыентыкны алалар. Тәҗрибә барышында һәр катнашучыны функциональ МРТ аппараты тикшергән, шулай итеп, тикшеренүчеләр һәр кешенең баш миенең билгеле бер җырдан ничек тәэсирләнүен күреп торганнар. Һәрбер җыр 30 секунд озынлыгында гына булса да, баш мие кайсы җырның ошавын билгеләп куйган. Канәгатьләндергән музыкага җавап итеп, баш миендә берничә өлеш активлаша, бигрәк тә сизегере булып, безнең ышанычлар акланганда активлаша торган өлеш – эргәдәш төш (прилежащее ядро) таныла. Ул баш миенең “ләззәтлелек үзәге”нә керә һәм наркотиклар, алкоголь кулланганда яки җенси ярсыну вакытында активлаша.
Мондый тәэсир һәркемгә дә таныш, чөнки китап йә фильм сайлаганда, кагыйдә буларак, без беренче битләрдән яки беренче секундлардан ук аларны бәяли алабыз. Безнең баш мие, булган мәгълүматларга таянып, алдан белү сәләтенә ия: әгәр термометрда -10 санын күрәбез икән, димәк тышта суык. Абстракт эстетик ышанычлар белән дә шундыйрак хәл. Ләкин еш кына мондый алдан фикерләү үткәннәргә таянып эшләнелә, шуңа күрә, рок яратучылар өчен халык җырларын тыңлау, мөгаен, күңелсез булыр. Ләкин бу очракта, әгәр беренче тапкыр тыңлаган музыка өметләрне аклый икән, ләззәтлелек хисен китерүче дофамин эшләнеп чыгарыла да инде.
«Шунысы гаҗәп: кеше абстракт нәрсә – ниндидер ишетеләчәк авазлар өчен кинәнә һәм ярсына. Һәр кешенең эргәдәш төше шәхси, шуңа күрә ул һәр кешедә үзенчә эшли. Шулай ук, билгеләп үтми булмас: баш миенең төрле өлешләре үзара элемтәдә торгач, бездә һәр көйгә карата төрле ассоциацияләр туа»,
– ди тикшеренүнең бер авторы, доктор Валори Салимпур тәҗрибә нәтиҗәләре турында «Science» журналына.
Эргәдәш төш баш миенең башка өлешләре белән дә бәйләнгән, ә авазлар белән эшләгәндә ишетү тышчасы да катнаша. Без ишеткән тавышлар безгә ныграк ошаган саен, бу тәэсир итешү көчлерәк була, безнең когнитив сәләтне билгеләүче нейроннар элемтәсе күбрәк ясала. Ләкин кемнең нинди конкрет көй яратуын алдан белү өчен, аның нинди музыканы өстен күрүен ачыкларга кирәк. Моның өчен баш миенең чигә өлеше җавап бирә. Эргәдәш төшнең аның белән бәйләнешен галимнәргә шушы арада ачыклар дип көтелә.
«Бу бик кызык, чөнки һәр музыка аерым гына булганда мәгънәсез һәм рәхәтлек китерми торган авазлардан тора. Ләкин без әлеге авазлар җыелмасын, ягъни музыканы ишеткәндә баш миенең образларны танып-белү, алдан сизү һәм эмоциональ үзләштерү бүлекләре үзара тәэсир итешә башлыйлар, һәм без эстетик рәхәтлек кичерәбез»,
– ди элеге хезмәт турында Роберт Затторе.
Баш мие эшчәнлеген анализлаганда, галимнәр кешенең нәрсә хакында уйлаганын, аларның фикер агышын, мотивларын белергә һәм, ахыр чиктә, аларның үз-үзен тотышын алдан белергә тырышалар.
Ә менә монда экспериментта катнашкан кешеләргә тәкъдим ителгән җырларны тыңларга була.
Юлия Смирнова тексты
Наука и жизнь журналыннан Әдилә Вилданова тәрҗемәсе
тышлыктагы рәсем: bbc.com