Баш мие турында бизнес-тренингларда, уңышка омтылучылар өчен махсус популяр әдәбиятта һәм төрле масс-медиа чараларында хәзерге вакытта күп сөйлиләр. Әмма хәтта алар да безнең белән иткән органның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын тулысынча ачыклап бетерми, дип яза The Guardian газетасы. Соңгы дүрт дистә елда исә уң һәм сул ярымшарларның кешенең сәләтенә ясый торган йогынтысы хакында да еш … Тулысынча
баш мие
Электроэнцефалограмма, яки ЭЭГ – ул баш миенең гомуми активлыгын күрсәткән язма, минең баш тиресе өслегендәге электр сигналлары теркәлеше. Бүгенгесе көндә электроэнцефалография тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, без моңа инде гадәти процедура үткән кебек кенә карыйбыз. Ә бит безнең баш миебез эшләп чыгара торган электрны баш тиресен җәрәхәтләмичә генә күзәтә алуыбыз чып-чын могҗиза дип әйтергә … Тулысынча
Инсультның сәбәбе нәрсәдә? Нинди симптомнардан аны танып белеп була? Медицинада бүгенге көндә аны дәвалауның нинди ысуллары гамәлгә кергән? Инсульт – баш (һәм арка) миендә кан әйләнеше бозылганнан килеп чыга, аның нәтиҗәсендә баш (йә арка) миенең бер өлеше һәлак була. Инсульт нәтиҗәсендә зарарланган ми өлеше белән бәйле билгеле бер яисә күп төрле функцияләр бозыла һәм әгъзаларның … Тулысынча
Интеллект дигәндә беренче булып акыл турында уйлый башлыйбыз. Интеллекты югары булган кеше — акыллы кеше. Димәк, интеллект сынау тестлары — ул кешенең ни дәрәҗәдә интеллектуаль, ягъни акыллы булуын ачыклау өчен башкарыла торган тестлар. Әгәр без фәнни билгеләмәгә мөрәҗәгать итсәк, мондый сүзләргә юлыгачакбыз: интеллект — тышкы объект модельләрен кору белән бәйле биремнәрне чишү мөмкинлеге, сәләте. Мәсәлән, … Тулысынча
Безнең баш мие бөтен нәрсәгә дә җавап табырга тырыша. Аңыбыз гел уйлануда. Фикерләү барышында без дөньяны танып-беләбез, аны үзебез өчен аңлатабыз. Когнитив фәннәр шушы процессны өйрәнә. Нәкъ менә когнитивистлар кешенең һәрвакыт үз-үзен алдавын ачканнар. Дөрес, бу чын мәгънәсендә алдашу түгел. Сүз когнитив тайпылышлар дигән күренеш турында бара. Без фикерләвебездә инде күптәннән калыплашкан хаталарны еш ясыйбыз. … Тулысынча
Безне балачактан ук карарларны, «җиде кат үлчә – бер кат кис» принцибына нигезләнеп кабул итәргә өйрәтәләр. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, кинәт кенә бер карарга килү кайвакыт күпкә яхшырак нәтиҗәләр бирә, ә озак уйланулар дөрес һәм кирәк фикердән тайпылуга китерергә мөмкин. «Что? Где? Когда?» уены магистры һәм BeSmart.net порталы белгече Максим Поташев, интуитив карарларның каян барлыкка килүе … Тулысынча
Яшүсмер булу –тирә-юньдәге әйберләрне «законлы рәвештә» җимерү генә түгел, ә берникадәр дәрәҗәдә авыр дип саналган биологик үзгәрешләрне дә тою. Әгәр элегрәк үз-үзеңне тиешенчә тоту проблемасы «тәрбия җитмәү», «җәмгыятьтә урын тапмау» яки «психологик яра» белән аңлатылса, соңгы нейробиологик мәгълүматлар буенча, бөтен эш баш миенең үсешендә икән. Яшьләрнең юкка борчылулары һәм билгесезлектә калулары турында The New York … Тулысынча
Фәлсәфә һәрдаим мәңгелек диеп әйтә ала торган сорауларга җавап эзләү белән мәшгуль: Ходай һәм дин, җан һәм матдә, җаваплылык хисе һәм вөҗдан иреге. Соңгы ике гасыр эчендә исә фәлсәфәчеләрнең алдында яңа бурычлар барлыкка килде. Хәзерге заман фәлсәфәчеләре нәрсә белән кызыксына һәм бүгенге көндә нинди сорауларны яңа классик мәсьәләләр дип әйтеп була? 1. Mind-body problem … Тулысынча
Нейрофизиология инде күпме еллар буена хайван яки кешенең нәрсәгәдер өйрәнгән вакытта – белем алганда – ниләр булганын тикшерергә омтыла. Бу вакытта баш миендә ниндидер матди эзләр калырга тиеш. Кызганычка каршы, психологлар, физиологлардан аермалы буларак, әлеге күренешне башкачарак тасвирлыйлар һәм акылны ниндидер мөстәкыйль бер зат буларак тасвирлыйлар. Физиологларны радиоалгычны сүтеп караучы физиклар белән чагыштырып булыр иде. … Тулысынча
Уйлап карасаң, кеше затының сәер бер курчакка охшаганын аңлыйсың. Баш мие нерв-бауларны тарта да, кул күтәрелә, аяк төшә, күз ачыла. Ләкин кайвакыт минең әмере бөтенләй уйламаган-көтмәгән урыннан төшәргә мөмкин. (1) Күз күреме өчен арка миеннән килгән нервлар җавап бирә, алар муенда икенче умыртка сөяге тирәсендә урнашкан. Бу нервлар кысылса, күз аллары караңгылана һәм күзнең үткенлеген бетә … Тулысынча