Инсультның сәбәбе нәрсәдә? Нинди симптомнардан аны танып белеп була? Медицинада бүгенге көндә аны дәвалауның нинди ысуллары гамәлгә кергән?
Инсульт – баш (һәм арка) миендә кан әйләнеше бозылганнан килеп чыга, аның нәтиҗәсендә баш (йә арка) миенең бер өлеше һәлак була. Инсульт нәтиҗәсендә зарарланган ми өлеше белән бәйле билгеле бер яисә күп төрле функцияләр бозыла һәм әгъзаларның эшчәнлеге туктала. Нигездә инсультның ике төрен аералар – ишемияле һәм гемморрагияле инсультны. Ишемияле инсульт вакытында авыручының баш мие артериясе тромб белән “тыгыла”. Бу артериядә кан агымының туктавына һәм нәтиҗәдә шушы тамыр өлкәсендә баш мие (йә арка мие) тукымасының тора-бара һәлак булуына китерә. Геморрагияле инсультта, кан тамырларының тышчасы зәгыйфьләнү сәбәпле, баш миенә кан сава. Инсультның бу төре сирәгрәк очрый, тик ул нәтиҗәләре буенча гадәттә һәлакәт булган кебек.Моннан тыш, инсультның тагын бер төре очрый, анда артерияда тромб тыгылу белән берьюлы кан саву да була. Инсульт сәбәпле зарарланган баш мие күзәнәкләре идарәсендәге тән әгъзалары эшчәнлеге начарлана. Әгәр инсульт аркасында хәрәкәт нейроннары зарарланса, алар һәлак булганнан кеше аерым хәрәкәтләрне башкара алмый, соңгарак – мускулларда атрофия күренеше сизелә башлый. Зарарланган зонага оча тирәсендәге әгъзалар өстеннән идарә иткән нерв күзәнәкләре туры килсә, сидек куыгында һәм шунда урынлашкан башка әгъзаларда эшчәнлек бозылганлыгы беленә. Инсульт булганда еш кына сөйләм бозыла. Инсульт нәтиҗәләре баш миенең кайсы өлеше зарарланган булуга бәйле. Шунысы кызыклы, нерв юллары чатланып кисешкәнгә күрә, баш миенең сул ярымшарында булган инсульт тәннең уң як кул-аякның хәрәкәтен чикли, һәм уң ярымшардагысы – сул як кул-аякның.
Инсульт барлыкка килүнең сәбәпләре
Ишемияле инсульт нигездә кан тамырының эндотелий дип аталган эчке катламы бозылганлыктан башлана. Бу бозылган урында атеросклероз тәңкәчеге барлыкка килә – тамырның эчке катламында каты төер хасил була, шунда төрле липидлар, беренче булып холестерин һәм аның эфирлары туплана. Тәңкәчек үзен сиздермичә күп еллар дәвамында өлгереп җитә, әмма бервакыт, кайчан булырын белүе бик кыен, аның капламы җиңел таралучанга әйләнә (галимнәр моны стабильлеген югалткан тәңкәчекләр дип атый). Әгәр дә тәңкәчекнең стабиль халәтен какшатучы фактор тәэсир итүен дәвам итсә, төер тышчасының ертылу куркынычы арта, ертылгач – тәңкәчекнең эче бушап чыга, һәм кан тамыры тыгыла. Тәңкәчек умырылып чыгу куркынычын тудырган факторларның иң мөһиме – кан басымы югары булганлык. Инсульт һәм миокард инфаркты булганда атеросклероз тәңкәчеге ертыла төшү барышы бертөрле, әмма бераз аермалы үзенчәлекләр дә бар. Миокард инфаркты вакытында атеросклероз тәңкәчеге кан тамыры эчендә умырылып таркала, һәм ул тамыр тыгыла. Баш миенең бер артериясендә атеросклероз тәңкәчегенең умырылып таркалуы инсульт сәбәпчесе булуы мөмкин, әмма агым башында йөрәккә якынрак торган йокы артериясендәге тәңкәчек таркалу очраклары да сирәк түгел. Алар умырылып таркалганнан соң ычкынган кисәкләр кан агымы буйлап тиз генә өскә уза, мидәге кан тамырларына җитеп, шуларны томалый (тромбоз ясый).
Төрекөмеш баганасы (т.б.) буенча 120 һәм 70 мм-дан түбән кан басымы яраклы дип уйланыла. Т.б. буенча 140 һәм 90 мм-дан югары кан басымы – гипертония авыруының бер билгесе. Кан басымы югарырак булган саен, инсульт ихтималлыгы арта. Кан басымы т.б. буенча 170 һәм 110 мм-дан югары булганда, кеше, яшь булуына карамастан, инсульт ихтималлыгы көчле дәрәҗәдәгеләр аралыгында тора. Мондый кеше үзен яхшы хис итүе мөмкин, чөнки аның тамырлары югары басымга җайлашкин. Хәлнең шулай булганлыгы инсультны алдан нәтиҗәле кисәтүгә көчле борчу тудыра – үзләрен бик сәламәт хис итүчеләр кинәт инвалид хәленә калу куркынычы астында булганлыкларына авыр ышана.
Инсультның тагын бер хәзер еш очраган килеп чыгу юлы бар – бу эмболиядән булган инсульт. Бу төрдәге ишемияле инсульт, атеросклероз тәңкәчегенең тышчасы ертылып таркалудан түгел, йөрәк куышлыкларыннан ыргылып чыккан тромб (тромбоэмбол) кан тамырын томалаудан. Йөрәк алды фибрилляциясе вакытында (җемелдәүле аритмиядә) – йөрәк алды чуалчык рәвештә кыскарып торганда, шунда хасил булган тромблар кинәт ычкынып китүе мөмкин. Йөрәк алды сүрүеннән ычкынгач, тромблар сул карынчыкка күчә, аннан – аортага, аортадан – эчке як йокы артериясенә, эчке тарафтагы артериядән баш миенең берәр артериясенә килеп эләгә, ешрак исә – баш миенең урта артериясенә. Тамыр шулай итеп тыгыла. Йөрәк алды фибриляциясе шактый киң таралган, ул өлкәннәр арасында 2% очракка тиклем күзәтелә, һәм яшькә зуррак булган саен аның булу очраклары арта бара. Ул 75 яшьтән узган кешеләрнең һәр 5- енчесендә күзәтелергә мөмкин.
Геморрагияле инсультка килгәндә, ул барлыкка килүнең төп сәбәпләре – артерия басымының югары булуы, кан тамыры тышчасының тумыштан зәгыйфьлеге я аның яшәгән дәвердә зарарлануы. Геморрагияле инсультта ниндидер зурлыктагы тамыр умырылып ертылган булуы мөмкин, шуның нәтиҗәсендә баш миенең күләмле өлешенә кан чыгып тула. Ми тышчасы астына кан агып чыгып, мине тыштан кысрыклап торуы мөмкин, йә ул ми карынчыкларына ягъни ми эчендәге сыекча уздыра торган юлга агып чыга. Тамыр ертылып, баш мие куышлыгына күпләп кан агып чыгуның нәтиҗәләре ишемияле инсультка караганда хәвефлерәк. Геморрагияле инсульттан үлү очраклары ешрак.
Кан басымы югары булганлыгы ми тамырларының тумыштан килгән аневризмасы (тамыр тышчасы зәгыйфьлеге, аның “капчыкланып” киңшеп торуы) белән туры килгәли. Кан басымы нормада торса, мондый адәм тумыштангы аневризмалар белән озак яши ала, һәм бу тайпылышлар аның сәламәтлеген какшатмый. Ә артериядагы басым күтәрелгән чакта, мондый аневризмалар шартлап ертылырга мөмкин. Шулай булганда, баш миенең күләмле өлешенә кан сава. Моннан тыш, кан оешучанлыгы бозылуның әһәмияте дә бик зур. Ул бозылган булса, бигрәк тә кан басымы югары булганда, зарарсыз, дип тоелган дарулар да куркыныч яный. Мәсәлән, кан басымнары төзәтелеп тора алмаган пациентларның аспирин куллануы геморрагияле инсульт барлыкка килү куркынычын арттырырга мөмкин.
Инсультның билгеләре
Кинәт кенә артерия басымының күтәрелүе инсультны алдан белдерүче билге булырга мөмкин. Сипмтомнар бик тиз үсеш ала. Аларның инсультка ешрак хас булганнары – сөйләм, йөреш, хәрәкәт килешкәнлелеге бозылу, мускулларының көчсезләнүе һәм егылу очраклары. Хәрәкәт бозылуга бәйле үзгәрешләр баш миенең билгеле бер артериясе тыгылып зарарланган өлешенә туры килешле булалар. Хәрәкәт бозылуның күләменнән һәм төреннән чыгып, кайсы артерия зарарланганны белеп була. Инсультка хас дип әйтелгән билгеләрдән кала, кайвакыт башка күптөрле чирләр белән дә бәйле була торган симптомнар күзәтелә: кинәк барлыкка килгән баш авырту, укшыту, косу, баш әйләнү. Баш авырту һәм хәлсезләнеү барлыкка килгәннән соң гадәттә бик тиз арада хәрәкәт һәм сөйләм бозылу үсеш ала.
Эре артерия томаланып, зур инсульт булганда, һәрчак диярлек кинәт кенә хәрәкәтләнүләр чикләнә һәм сөйләм бозыла.Мондый симптомнарны башка чир билгеләре белән бутап булмый. Умырткалык аша баш нигезенә узган артерияләр белән тәэмин ителгән (артерии вертебро-базиллярного бассейна, рус.) вә тигезләнеш тоту өчен җаваплы урыннардагы инсульт зур булмавы мөмкин, мондый очракта хәрәкәт бозылганлык симптомнарын невролог кына тикшереп күрә ала. Пациент бу очракта өянәк рәүешендә капыл баш әйләнүләрне, какшап йөрегәнлекне, косасы килүне яисә баш авыртуны кичерә.
Инсультны алдан кисәтү чаралары
Инсульт куркынычы астында яшәүчеләр даирәсендә беренче чиратта артерия басымы югары булган кешеләр тора. Куркынычлык тудырган башка факторлар – тәмәке тартучанлык, кандагы холестерин микъдары нык күтәренке булганлык (5,5 ммоль/л-дан югары), кан оешучанлык начараю. Тумыштан килгән тромбофилия, дип аталган чамадан ашкан тиз кан оешучанлык яшь кешеләрдә инсульт булдырырга мөмкин. Кан оешучанлыгы чамалыдан түбән булуы дә начар, тик мондый очракта геморрагияле инсульт барлыкка килү куркынычы көчәя. Кешедә нәселдәнлек белән бәйле кан оешучанлыгы начар булса, аның 30 яшенә кадәр үк инсульт кичерүе мөмкин, инде шуннан инсульт булган очракта еш кына алдан кичерелгән стресс һәм шуның нәтиҗәсендә артерия басымы күтәрелү чирне башыннан ычкындырып җибәргән фактор була.
Чирләрне алдан кисәтүгә бик бирелмәгәнлектән күп кенә яшь кешеләр, беренче булып – ир-атлар, үзләренең артерия басымы үтә югары булуын белми. Инсультны алдан кисәтү максатыннан һич тә булмаса ярты елга бер тапкыр артерия басымын үлчәп торырга кирәк. Әгәр ул т. б. (терекөмеш баганасы) буенча 135/85 мм-дан югарырак булса – кардиологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук кеше, якын туганнары арасында 60 яшькәчә инсульт кичерүчеләре барлыгын белсә, аңа тирәнтен профилактик тикшерү узарга кирәк, аерым алганда, кан оешучанлыгын тикшерү зарур. Психоактив препаратларны, алкогольне, наркотикларны һәм наркотик тәэсир иткәнчә миңгерәткән матдәләрне мавыгып кирәгеннән артык кулланучылар да инсультны яшьли кичерү куркынычы астында тора.
Соңгы вакытта медицинада инсультның баш авырту өянәге (мигрень) белән бәйләнешен тикшерәләр. Моңарчы баш өянәген нисбәтенә күрә зарарсыз билгесез килеп чыгышлы авыру итеп кенә белә иделәр. Элгәре мигрень дип аталган авыруга, аның табигате ачыкланмаган һәм бу куркыныч тудырган чир түгел дигән карашта булганнар, ә хәзер исә билгеле – бу бигрәк тә кан тамырлары белән бәйле авыру. Бик авыр кичерешле мигрень өянәге вакытында инсульт барлыкка килүе мөмкин. Симптомнар мигрень өянәгенә чалым күренгәнгә, инсультны вакытында танып алалмау куркынычы бар; димәк, баш авырту өянәкләрен бик авыр кичерүчән пациентларга чир кисәтү чараларын киңрәк күләмдә үтәү тәкъдим ителә.
Инсульт булганда дәвалау
Ишемияле инсульт башлангач, беренче 4,5 сәгать эчендә кан йөрешен кире элекке хәлгә кайтаруда өмет бар. Бу максаттан тромбны эретеп юк итә торган дару кертәләр. Артерия томалануны шулай дәвалаганда бар булган ми күзәнәкләрен һәләк булудан саклап калу мөмкинлеге ачыла.Чит илләрдә бу шактый стандартлаштырылган гамәл, әмма Русиядә ул сирәк кулланыла: инсульт булган пациентка тромб эретә торган дару кертүне тәвәкәлләп башкару өчен аермача зур белгеч булырга кирәк. Тромбны эретергә тырышканда баш миенең икенче өлешенә кан саву куркынычы көчәюе ихтимал, ягъни ишемияле инсульт үсешен туктатып, баш миенең башка өлешендә тагын да авыррак геморрагияле инсульт булдыру куркынычы бар. Шуңа күрә, сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган статистика мәгълүматлары буенча, Русиядә ишемияле инсульт булганда тромб эретүче дарулар белән дәваланучыларның өлеше 1%-тан түбән. Шулай булса да, бу даруларның киләчәге бар. Әмма беренче 4,5 сәгать эчендә өлгерә алмаганда, мондый дару кертүнең мәгънәсе юк, чөнки баш миенең зыян күргән күзәнәкләре һәлак була .Бу даруны керткәннән соң реабилитация дәвере озак кына була.
Инсультны дәвалау ысуллары үсешенең бер юнәлеше – йөрәк инфарктында дәвалаган кебек операция ясау юлларын табу. Йөрәк артерияләренә операция эшләүгә караганда, баш мие артерияләрен балон ярдәмендә һәм стент салып киңәйтү шактый авыррак, чөнки алар бик кечкенә калибрда һәм борма-борма килеш төзелешле. Төшендереп китәбез: стент – тамырны яисә башка куыш эчле әгъзаны киңәйтеп, аннан аны киңәйтелгән килеш тотып торган корылма (тәрҗемә мөхәррире аңлатмасы). Моннан тыш, баш мие күзәнәкләре йөрәк күзәнәкләренә караганда тизрәк арада һәлак була, һәм йөрәккә операция эшләүгә азрак вакыт таләп ителә.
Инсульт булганнан соң уздырыла торган реабилитация чаралары
Хәзерге медицинада инсульттан соң реабилитацияләү өчен өметле ысуллар бар. Дөрес юнәлешле тезелгән реабилитация чаралары баш миенең күрше өлешләренә һәлак булгән күзәнәкләрнең функциясен йөкләтә ала. Моның өчен хәрәкәт режимын һәм даруларны дөрес сайлап алырга, логопедияда һәм нейропсихологияда булган алымнарны куллану кирәк. Нейрореабилитация – ул күп акча һәм төркемләп эшләүчеләр сарыф иткән бик катлаулы гамәл. Дөрес итеп төзелгән реабилитация аркасында, ишемияле инсульт кичерүчеләрнең якынча 90 %-ы берничә ай эчендә зур уңышка ирешә.
Геморрагияле инсультка кагылганда исә хәл күпкә авыррак. Мондый инсультта реабилитация мөмкинлекләре әзрәк, әмма болай авыручыларга ярдәм итеп була – һич тә булмаса, аларны башкалар белән аралашырлык, йорт шартларында яшәрлек хәлгә китерү шарт.
Геморрагияле инсультның авыр төрен кичереп, кома хәлендә ятучылар – иң начар хәлдәге пациентлар. Мондый пациентларның гадәттә баш мие кабыгы һәлак була, бу шәхес булуны тәэмин итеп торган урын. Шулай булганда реабилитация нәтижәләре күпкә әзрәк. Шулай да, авыручыларның озак вакыт кома хәлендә ятканнан соң аңга килү очраклары фәнгә мәгълүм, чөнки баш миенең кайбер өлешләре исән калган булып чыга. Авыр төрдәге инсульт булган чакта, дәвалау барышында тагын бер табиб белән киңәшләшү фарыз. Килеп туган мәсьәләләрне чишүдә зарарлануларның күләмен белү бик мөһим. Әгәр дә баш мие кабыгы һәм кабык астындагы нерв үзәкләре тулысынча зарарланган булса, реабилитация мөмкинлеге булмаганлыгын табиблар үкенеч хисендә дөресен хәбәр итә .Әгәр дә баш мие кабыгының кайсыдыр өлешләре (зиһен өчен, хәрәкәт өчен җаваплы урыннары) җанлы торса, дөрес тәртиптә алып барылган нейрореабилитация ярдәмендә хушка китерүдә өмет бар. Күп нәрсә зарарлану урынына, чир дәрәҗәсенә, авыруның башында уздырылган чараларга бәйле.
Ел саен Русиядә инсульт белән 500дән 700 меңгә кадәр кеше чирли. Инсульттан үлү очраклары – елына 300 мең кешегә якын. Ел дәверендә инсульт кичергән кешеләрнең якынча яртысы һәлак була, ә 90 %-ы авыр хәлдәге инвалид булып кала.
Ярослав Ашихмин, MD, PhD, медицина фәннәре кандидаты, Юсупов хастаханәсе генераль директорының медицина буенча урынбасары.
Рәхимә Шиһапова тәрҗемәсе
Асылчыганак — Постнаука сәхифәсе
Тәрҗемә мөхәррирләре: беренче категорияле невролог Марат Хәйдәр Мансур улы, бик югары категорияле невролог Нәсимә Хәйдәрова Талип кызы