Каюм Насыйри язган күпсанлы хезмәтләр арасында хисап дәреслеге дә бар. Бер гасыр элек балаларны санарга, кушарга, тапкырларга-бүләргә ничек өйрәткәннәр соң? Әлбәттә, ул чордагы ысуллар белән бүгенге заманда кабул ителгән методика арасында күп аермалар бар. Ләкин шулай да охшаш һәм хәтта кабатлана торган яклар да юк түгел. Игътибарыгызга Насыйриның хисап дәреслегеннән мәсьәләләр тәкъдим итәбез. Сез укыгандагы мисалларга охшаган микән алар?
Көн саен итек алсаң…
Бер балага анасы 75 тиенгә итек сатып алып бирде. Угылы итекне киде дә китте. Көне буе пычрак сөреп йөрде. Иртәгесен нишләсен, итекне аягына кияр хәл юк, итек аякка керми, каткан. Бала анасыннан, тагы яңа итек алып бир, дип сорый башлады. Ул баланың бер тутасы бар иде, моны ишетте дә энесенә әйтте:
— Синең хәтереңдә бармы, абый безгә бервакытны бер сүз әйткән иде. Сүзе шул иде, елда 365 көн дигән иде. Син исәпләп, исәбенә чык әле. Әгәр дә әни сиңа көн дә син сораган саен яңа итек алып бирсә, күпме акча кирәк булыр? – диде.
Йөз каз
Кышларга киткән казлардан бер төркем каз очып килгәндә, ул казларга каршы бер төркем каз очрап, аларга әйтте:
— Әссәламегаләйкем, йөз каз! – диде.
Ул төркем казларның берсе җавап биреп әйтте:
— Юк, без йөз каз түгел; без булыр идек йөз каз шул чагында, әгәр дә безнең чаклы тагы да бер булса, тагын да безнең яртыбыз чаклы казлар булса, тагын безнең чирегебез чаклы булса, аның өстенә син бер каз да килеп кушылсаң, йөз каз булырбыз, — диде.
Инде ул төркем казлар эчендә ничә каз бар иде, белергә кирәк.
Ничә сарык бар иде?
Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер елга янында очраштылар да, сөйләшеп торалар. Боларның берсе карт, берсе яшь егет. Бу карт кеше, шул яшь егетнең сарыкларына карап, әйтте:
— Беләмсең, чибәр егет, минем уема ни нәрсә төште?
Карт әйтте:
— Менә мин сиңа нәрсә әйтим: әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була, — диде.
Бу егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте:
— Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр; кая, син бир миңа бер сарыгыңны, икебезнеке дә бәрабәр булыр, арабызда көнчелек калмас, — диде.
Белергә кирәк, боларның ничәшәр сарыгы бар иде?
Айдар Шәйхи туплады