Электроэнцефалограмма, яки ЭЭГ – ул баш миенең гомуми активлыгын күрсәткән язма, минең баш тиресе өслегендәге электр сигналлары теркәлеше. Бүгенгесе көндә электроэнцефалография тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, без моңа инде гадәти процедура үткән кебек кенә карыйбыз. Ә бит безнең баш миебез эшләп чыгара торган электрны баш тиресен җәрәхәтләмичә генә күзәтә алуыбыз чып-чын могҗиза дип әйтергә мөмкин. ЭЭГны күзәтеп, без ми эчендә ниләр барганын күреп беләбез.
1 факт. Баш сөяген актармыйча баш миен күзәтү
Алман психиатры Һанс Бергер электроэнцефалограмманы беренче тапкыр 1924 елда теркәсә дә, әле тагын биш ел эчендә тикшеренүләрнең нәтиҗәсен нәшер итәргә җөрьәт итмәгән. Ә аның мәкаләләре басылып чыккач, Бергер фәнни методикаларны бик яхшы белүче галим булса да, тагын күпмедер вакыт дәвамында беркем дә аның сүзләренә ышанырга теләмәгән. Бәлки, аңа аның йомыклыгы һәм күпмедер күләм сәерлеге дә комачаулагандыр, әмма шул заман галим-голәмәләренең ышанмавына иң зур йогынты ясаган фактор – тире өслегендә баш мие эченнән килүче сигналларны теркәү мөмкинлегенең искиткеч гаҗәеп, булмастай нәрсә кебек күренүе. Шулай булса да, алман галименең ачышы инглиз физиологлары тарафыннан исбатлангач, әлеге ысулны куллану нык күтәрелеп китә. Сәламәт кешенең миен аның баш сөяген актармыйча күзәтү бик кызыклы булып чыга.
2 факт. Баш активлыгы реаль тизлектә
90-ынчы еллардан башлап электроэнцефалограмманы баш миендә активлык чыганакларының урнашуын күп тапкырга төгәлрәк итеп күрсәтергә мөмкинлек бирүче томография ысуллары алыштыра башлады. Алар ярдәмендә ми эчендә барган хәлләрне аерым-аерым итеп өйрәнергә һәм тагын да эчкәрәк кереп күзәтү алып барырга мөмкин. Әмма электроэцефалографияның бик мөһим өстенлеге бар: ул баш активлыгын реаль вакыт режимында алып бара, чөнки электрик сигнал яктылык тизлегендәгечә тарала. Ә башка ысулларның вакыт мөмкинлекләре шактый түбәнрәк, шуңа да алар ярдәмендә чагыштырмача әкренрәк баручы процессларны гына күзәтергә мөмкин.
3 факт. Кулда йөртмәле җиһазлар да бар
Электроэнцефалография ярдәмендә, беренче чиратта, ми активлыгының зур үзгәрешләрен күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, кешенең уяулык дәрәҗәсе үзгәрсә, ул черем итәргә керешә яки бөтенләй йоклап китә. Шуңа да электроэнцефалография йокы стадияләрен өйрәнүдә иң алдынгы ысул буларак кулланыла. Моннан тыш, әлеге метод өчен катлаулы зур җиһазлар да кирәк түгел. Энцефалографларның портатив, кулда йөртмәле төрләре дә бар, аларны хәтта спортчыларда ЭЭГ яздыру өчен кулланалар.
4 факт
ЭЭГ – ул баш мие эчендә мәгълүмат тарату өчен электрны кулланучы бик күп нерв күзәнәкләренең электрик сигналлары суммасынан гыйбарәт булган күрсәткеч. ЭЭГ-сигналы җитәрлек дәрәҗәдә көчле булып, аны баш өслегендә теркәү мөмкинлеге тусын өчен, бер үк вакытта һәм охшаш юнәлештә эшләүче искиткеч күп күзәнәкләр кирәк. Бу сигнал бик тиз таралганга һәм ми эчендә барганнарны реаль вакытта күзәтергә мөмкинлек биргәнгә күрә, ул бик уңайлы. Аның ярдәмендә баш миенең әйләнә-тирәдән теге яки бу мәгълүматны кабул итү тизлеген беләбез.
5 факт
Электроэнцефалограмма һәм «чакырылган потенциаллар» яки «вакыйгалар аша чыгарылган потенциаллар» (ЭЭГның тышкы стимуллар, мәсәлән, бер сурәт күрсәтүгә бәйле булган участоклардагы язмасы) дип аталучы конкрет ысул ярдәмендә кешенең төрле йөз-бит чалымнарын һәм башка объектларны бик кече яшьтән бирле үк аера башлавы ачыкланды. Әле алай гына да түгел, кеше бик иртәли тере һәм тере булмаган затларны аерырга өйрәнә: әгәр аңа шуларны күрсәтсәң, 200 миллисекундтан соң электроэнцефалограммада аерма күренә. Баш миенең кайбер аздан гына аерылучы сыйфатларны кабул итүе ЭЭГда 100 миллисекунд дәрәҗәсендә дә чагыла. Мәгълүмат кабул итүнең мондый иртә этапларын башка ысуллар ярдәмендә өйрәнеп белеп булмый. Электроэнецефалографияга якын булган метод – магнитоэнцефалография гына электр сигналларын теркәүне алыштыра ала. Ул методның асылы исә нерв күзәнәкләрендәге электр тогы белән бәрабәр хасил булган магнит кырын теркәүгә кайтып кала.
6 факт
XX гасыр ахырында электроэнцефалограммаларга яңа кулланылыш таптылар. Бу өлкәдә аның белән бер метод та, шул исәптән, яңарак уйлап табылганнары да ярыша алмый. ЭЭГны ми-компьютер интерфейсларында куллана башладылар. Бу технологиягә кешегә үз миенең активлыгы үзгәрүләрен кулланып, реаль вакытта тышкы дөнья белән аралашырга мөмкинлек бирә. Әлеге технология өчен башка ысуллар, мисалга, мидә кан әйләнеше үзгәрешләрен теркәүче җайланмалар, күпкә уңайсызрак булып чыкты: электроэнцефалография белән чагыштырганда, алар артык авыр, әкрен эшли һәм кыйммәтле. Аларны авыруларның өй шартларында кулланып булмый, ул технологияләр компьютер уеннары яратучылар өчен дә җайсыз. Санак уеннарының ни катнашы бар дисәгез, җавап гади: бүгенгесе көндә элетроэнцефалографиягә нигезләнгән ми-компьютер интерфейслары уен барышында яңа, гадәти булмаган хис-тойгылар кичерү мөмкинлеге бирә.
7 факт
Хәзерге электроэнцефалографлар арзанаеп бара, аларны киң катлам тарафыннан алу мөмкинлеге арта. Алар ми-санак уен интерфейсларының нигезен тәшкил итәләр, ә инде бу җайланмаларны теләге булган һәркем үзендә булдыра ала. Электроэнцефалографларны хәрәкәтләнгәндә дә кулланырга мөмкин; кеше ЭЭГ яздыргычны тәнендә урнаштырып, гади көндәлек эшләрен башкара ала. Реаль вакытта сигналны математик ысул белән анализлауның көннән-көн камилләшүе аркасында, электроэнцефалограф баш мие турында тагын да дөресрәк һәм тулырак мәгълүмат бирә.
Сергей Шишкин, биология фәннәре кандидаты, «Курчатовский институт» фәнни-тикшеренү үзәгенең нейроэргономика һәм ми-санак интерфейслары лабораториясе мөдире.
Асылчыганак: Постнаука сәхифәсе
Тәрҗемәнең төзәтүче-мөхәррире: невролог Хәйдәр Марат Мансур улы
Фотолар: fisioshare.com, tumblr, clker.com