Алар мырлый, алар сикерә, алар үрмәли, алар посып керә, алар кысылып үтә. Алар әллә ниләр эшли. Әмма шулай да, аңлап карыйк әле: мәчеләр ни өчен шундый сәер соң? Әлеге видеода мәчеләрнең гадәтләре фән күзлегеннән аңлатылыр. Алия Ваншина тәрҗемәсе, Булат Шәймиев укыды, Алинә Галиәхмәтова монтажлады TED Ed’тан тәрҗемә ителде. Оригинал видео авторлары: Мөгаллим Tony Buffington Сценарий мөхәррире Amy Adkins Режиссер Chintis Lundgren Продюсер Draško Ivezić … Тулысынча
биология
Биолог Сергей Киселёв кешенең буе үсү һәм буйның үзгәрүенә йогынты ясаучы гендер һәм раса үзенчәлекләре, факторлары турында аңлата Кешенең буе үсү – кеше гәүдәсенең вертикаль зурлыгының сызык буенча артуы. Кешенең буе җенси өлгереш чорында аеруча тиз үсә, аннан соң үсү әкренәя һәм 25-30 яшьләр чамасында туктала. Организмдагы барлык төрдәге күзәнәкләрнең актив бүленүе нәтиҗәсендә буй үсә, … Тулысынча
Җирдәге яшәеш планетабызның хәрәкәтенә җайлашкан. Тере организмнарның, шул исәптән, кешеләрнең дә тәүлекнең даими ритмын тоярга һәм аңа җайлашырга ярдәм итә торган эчке, биология сәгатьләре барлыгын күптән белә идек инде. Әмма бу сәгать чынында ничек эшли соң? 2017 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләген алачак галимнәр, Джеффри Һолл, Майкл Росбаш һәм Майкл Янг биологик сәгатьләребезгә … Тулысынча
ПЭТ (полиэтилентерефталат) – әйләнә-тирәдә авыр таркалуына карамастан, күптәннән пластик савытлар, элпәләр һәм башка төрле эшләнмәләр җитештерүдә киң кулланыла торган матдә. Хәзерге вакытта күләме елдан-ел артучы ПЭТ чүбе табигый экосистемаларның тотрыклыгына нык тәэсир итә. Кешеләрдән ярдәм көтеп тормыйча, табигать бу төр чүп белән микрорганизмнар ярдәмендә үзе көрәшә башлады. Күптән түгел галимнәр бу «спецназчылар» белән танышу бәхетенә … Тулысынча
Тәкәрлек (Vanellus vanellus, чибис, яки пигалица) ─ зур булмаган каурыйлы, гади чәүкәдән бераз гына кечерәк утрак кош. Шөлди кош ─ тәкәрлекнең кардәше, әмма алардан ул төсе һәм канат формасы белән аерыла: каурые аклы-каралы, канат очлары тупас формада. Кош тәненең өске өлешенә металл, куе кызыл яисә яшел-бакыр төстә җиңелчә ялтырау хас, түше тулысынча кара, баш асты, … Тулысынча
Ике котыпны аера беләсезме? Пингвиннар кайда яши дә, ак аюлар кайларда тормыш итә? Арктик котып төньяк ярымшарда, тирән Арктик океанда урнашкан, ә Антарктика котыбы исә боз белән капланган Антарктиканың уртасында үзенә урын тапкан. Ә бу анимацион дәрестә Камилль Сима шушы ике котып шартларында, җелеккә үтә торган салкында, кешеләр һәм хайваннарның ничек яшәвен аңлата. Текстны Фирүзә … Тулысынча
Филләрнең тычканнардан куркуы турындагы риваятькә 2000 елдан артык инде. Аны борынгы Рим энциклопедисты Олы Плиний уйлап чыгарган булса кирәк. Ул тычканнар кинәт кенә килеп чыкканда, гаять зур хайван булган филләрнең үз-үзләрен башкача тота башлавына игътибар итә һәм әлеге фактны «Табигый тарих» дигән хезмәтендә тасвирлый. Шуннан бирле кешеләр әлеге мифка ышана һәм аны әкият һәм мультфильм … Тулысынча
Зыянлы химик матдәләр планетаның кеше үзе барып җитә алмаган урыннарында да җыела ала икән. Моны инглиз экологлары ачыклаган. Галимнәрнең фикеренә күрә, зыянлы химик матдәләрнең иң куркынычлары — озак саклана торган органик пычраткычлар. Мондый матдәләр океан төпләрендә аска-өскә күчә, хайваннарның организмнарында туплана һәм эндокрин системасының эшен боза алалар. Бөекбритания галимнәре исә мондый матдәләрнең кысласыман амфиподаларда, … Тулысынча
Аэродинамика законнарына ышансак, май коңгызы оча алырга тиеш түгел кебек. Ләкин бу җан иясе һавада йөзүгә тиң гаҗәеп эшне искиткеч оста башкарып чыга. Җир йөзендәге һәр дүртенче хайван – ул теге яки бу коңгыз. Май коңгызы галимнәргә билгеле булган 400 000 коңгыз төренең берсе. 100 метр —очкан вакытында коңгыз күтәрелә ала торган иң югары биеклек. Һавага … Тулысынча
Табигать музейларына кергәч, иң беренче чиратта игътибарны динозаврлар һәм мамонтларның сөякләре җәлеп итә. Башка кечерәк экспонатлар, мәсәлән, ташка әйләнгән кабырчыклар, кораллар, балыклар, хәтта 100 миллион яшьлек агач кайрылары да күз күременнән читтә кала. Ә бит борынгы чорларда яшәгән җан ияләре арасында бик кызыклылары бихисап булган. Моннан 380 млн ел чамасы элек яшәгән трилобитлар диңгездә яшәгән буынтыгаяклылар … Тулысынча