Табигать музейларына кергәч, иң беренче чиратта игътибарны динозаврлар һәм мамонтларның сөякләре җәлеп итә. Башка кечерәк экспонатлар, мәсәлән, ташка әйләнгән кабырчыклар, кораллар, балыклар, хәтта 100 миллион яшьлек агач кайрылары да күз күременнән читтә кала. Ә бит борынгы чорларда яшәгән җан ияләре арасында бик кызыклылары бихисап булган.
Моннан 380 млн ел чамасы элек яшәгән трилобитлар диңгездә яшәгән буынтыгаяклылар тибына карый. «Трилобит» сүзен латин теленнән «өч кисәкле» дип тәрҗемә итеп булыр иде. Бу җан ияләренең исеме җисеменә туры килә, чөнки барлык трилобитларның да гәүдәләре өч өлештән торган: койрык, баш битлеге (головной щиток) һәм үзәк өлеш. Гәүдәләренең мондый төзелеше трилобитларга керпе кебек йомрыланып җыелырга мөмкинлек биргән, ә мондый механизм үз чиратында каты хитин кабырчык ярдәмендә йомшак корсакны сакларга ярдәм иткән.
Трилобитлар диңгез төбендә яшәүче хайваннар булганнар. Аларның ком астына кереп яшеренү гадәте булганга күрә, алар фасетлы күзләргә ия булганнар, ә кайберләренең бөтенләй күзе булмаган (чөнки кайбер төрләре кояш яктылыгы үтеп керә алмаслык диңгез төбендә яшәгән).
Бу вакытта хайваннар актив рәвештә коры җирне үзләштерә башлыйлар, беренче умырткалылар барлыкка килә. Диңгезләрдә трилобитларның көндәше булган кыслачаяннар үрчи. Шулай ук трилобитлар белән туклануга бик шат булган башка җан ияләре, башаяклылар төркеменә караган моллюсклар, ягъни аммонитлар барлыкка килә. Ахыр чиктә нәкъ менә алар трилобитларның юкка чыгуына китерә дә инде. Шулай итеп, девон чоры трилобитлар дәверен тәмамлый.
Ә аммонитларга килгәндә, югарыда әйтеп кителгәнчә, алар — башаяклылар төркеменә караган моллюсклар. Бу хайваннарның исемнәрен шундый борылмалы мөгезгә ия булган борынгы мисыр илаһы Амонга хөрмәтенә кушканнар. Аммонитларның зурлыгы, гадәттә 1-2 см алып 2 м диаметрга кадәр җиткән. Аммонитлар суда ирекле рәвештә йөзгәннәр, нәрсә тота алсалар – ашаганнар. Аммонитларның кабырчыклары турында бик күп риваятьләр йөри. Күп кенә халыклар өчен аммонит ташы гаилә бәхете, иминлек һәм муллык символы булып тора икән. Ирландиядә аларны «ташка әйләнгән еланнар», ә Алманиядә «алтын әкәм-төкәм» дип йөрткәннәр. Шаманнар һәм сихерчеләр аммонитларның кабырчыкларын башка дөнья белән элемтәгә керер өчен кулланганнар.
Аммонитлар акбур дәверендә Җир шарыннан юкка чыкканнар.
Гүзәл Шәвәлиева язмасы
тышлыктагы фото: agaunews.com