Аэродинамика законнарына ышансак, май коңгызы оча алырга тиеш түгел кебек. Ләкин бу җан иясе һавада йөзүгә тиң гаҗәеп эшне искиткеч оста башкарып чыга.
Җир йөзендәге һәр дүртенче хайван – ул теге яки бу коңгыз. Май коңгызы галимнәргә билгеле булган 400 000 коңгыз төренең берсе.
100 метр —очкан вакытында коңгыз күтәрелә ала торган иң югары биеклек. Һавага менгәч, ул берничә тапкыр бер урында әйләнеп ала, ә аннары туры сызык буенча үзенә юнәлеш сайлый. Аны барырга ният кылган юлыннан бүлеп булмый. Коңгызлар яшел яфраклар чагылдыра торган яшел яктылыкның һәм күк йөзенең зәңгәр һәм ультрашәмәхә яктылыкларының полярләшүе буенча үзенә юл сала. Эңгер-меңгер вакытында бу яктылык каналларындагы ачыклык коңгыз өчен бик уңайлы була, шуңа күрә алар көннең шундый сәгатьләрендә очалар.
10–30 см — ана май коңгызы йомырка салырга утыргач, шулкадәр тирәнлеккә күмелә. Ул үзе туган урында гына оя ясый. Шушы эшләреннән соң коңгыз үзе үлә.
Бер секунд эчендә 46 тапкыр канатын җилпи безнең май коңгызы. Шөпшә, мәсәлән, шушы ук вакыт эчендә канаты белән 110 хәрәкәт ясый, төклетура – 240, чыелдык озынборын – 300, ә гади чебен – 330 тапкыр канат селкетә.
Очыш алдыннан коңгыз тәне күләменең 1/3 өлешен һава тәшкил итә. Очып китәр итәр өчен, бу бөҗәкләр эчтәге һаваны махсус һава капчыкларына кысып тутыралар. Бу адым гәүдәнең чагыштырма авырлыгын киметә, очкан чакта хасил була торган механик басымнардан булыша.
8000 аерым күзчек (фасеткалардан) тора коңгызның күзе. Күзчекләр төрле якка карый, шуңа күрә бөҗәк тирә-яктагы бөтен нәрсәне дә күрә ала.
1 көн – коңгызның өч яшьлек корты (личинкасы) ике ел буена үсеп утырган наратның тамырларын ашап бетерсен өчен шулкадәр генә вакыт кирәк. Ике яшьлек корт исә шундый ук тамырны бер атна эчендә ашый.
40 көн дәвамында гына май коңгызлары җир өстендә сәяхәт кыла, оча, һавада йөзә ала. Ләкин аларның гомере барысы 5 ел дәвам итә. Эш шунда ки, тереклек итүләренең беренче дүрт елын бу бөҗәкләр җир астында корт һәм курчак сыйфатында үткәрә
Тәүлегенә 20 чакрым араны уза ала май коңгызы. Аның максималь тизлеге 10,8 чакрым/сәгатькә тигез.
20 x 40 = 800 чакрым. Үзенең кыска гына очучы «карьерасы» эчендә май коңгызы шулкадәр араны үтә алыр иде. Казанда туган коңгыз, димәк, Мәскәүгә барып җитеп һәлак булырга мөмкин.
Татьяна Авдеева тексты. «Вокруг света» журналыннан тәрҗемә.
иллюстрация: flickr