Данлыклы Nature журналы һәр елның ахырында галимнәр, белгечләр һәм сәясәтчеләрнең бу елда иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, ун кешелек исемлек төзи. Бу гадәти рейтинг түгел: дөньяда иң абруйлы фәнни басма сайлаган шәхесләр фән һәм технологияләрнең мөһим юнәлешләрен, вакыйгаларны һәм ачышларны чагылдыралар. 2017 елда бу исемлеккә ген инженериясе һәм гравитация дулкыннары белгечләре, атом коралына каршы көрәшүчеләр, гендер тигезлеген таләп итүчеләр һәм ген терапиясе ярдәмендә яман шештән котылган бер кыз бала керде. Әмма быел исемлектә антигерой да бар – АКШ Президенты Идарәсенең яңа әгъзасы Скотт Прюитт, Әйләнә-тирә мохитне саклау агентлыгында фәнни юнәлешләрне япканы өчен, елның начар каһарманы дип әйтелде.
1. Геномны төзәтү
Дэвид Лю (David Liu),
Һарвард университеты, Броуд институты (АКШ)
CRISPR/Cas9 системасы нигезендә геннары үзгәртү (модификацияләү) эшенең яңа ысуллары перспективалы булса да, бу алым бер дә камил түгел, аны һәр очракта кулланып та булмаячак. Мәсәлән, ул бүленми торган күзәнәкләрдә, әйтик, баш мие нейроннарында, зыянлы тайпылышны төзәтергә мөмкинлек бирми, күпчелек генетик авырулар белән бәйле булган ялгыз мутацияләргә дә ул бик туры килеп бетми. Табиблар төрле авыруларны китереп чыгара торган 32 мең ялгыз мутация турында белә. Аларны төзәтер өчен Лю әфәнде, үзенең коллегалары белән берлектә, ясалма аксымнар төзү белән мәшгуль. Мондый молекула структурасының бер өлеше Cas9 ферментларыннан алынган, ул ДНӘнең (ДНК) кирәкле кисәге белән элемтә корырга ярдәм итә; икенче өлеше исә мутация кичергән нигезләрне, нуклеин әчелеге (кислотасы) чылбырын өзмичә, нокта-нокта итеп башка нигезләргә алыштыра ала.
2016 елда галимнәр цитозинны тиминга, ә гуанинны аденозинга алыштыра торган BE3 ферментын ясадылар (аннары BE4 дигән камилрәк версиясен дә булдырдылар). 2017 елның октябрендә алар аденинны тиминга һәм гуанинны цитозинга үзгәртә торган ABE аксымнары турында хәбәр иттеләр. Болар барысы бергә теориядә мөмкин булган 12 алмашуның 4сен эшли алалар, әмма бу нокталы мутацияләрнең иң таралган типларын каплар өчен җитә. Синтетик аксымнар гади CRISPR/Cas9 дан нәтиҗәлерәк эшлиләр. 2017 елның көзендә Кытай белгечләре кеше эмбрионнарында бета-талассемиягә китерә торган куркыныч мутацияне төзәттеләр. Шул рәвешле яңа технологиянең яхшы эшләве исбатланды.
2. Гравитация дулкыннары
Марика Бранчези (Marica Branchesi)
Гран-Сассо фәнни институты, Virgo (Италия)
Бик зур массага ия объектларның тигезсез хәрәкәте нәтиҗәсендә «фәза-вакыт җыерчыклары», ягъни гравитация дулкыннары хасил була. Галимнәр аларны күптән түгел генә сизгер детекторлар ярдәмендә теркәргә өйрәнделәр. Ә менә 2017 елда ике нейтрон йолдыз кушылганда таралган гравитация дулкыннарын теркәделәр. Яңа туган килонованың кабынышын һәм гамма-чәчрәвен төрле диапазоннарда Америкадагы LIGO һәм Аурупадагы Virgo детектор-теркәгечләре белән беррәттән, башка дистәләгән җир һәм галәм җиһазлары күзәтте.
Киң колачлы хезмәт нейтрон йолдызларның төзелеше һәм галәмдә авыр элементларның синтезы турында күп кенә теоретик корылмаларны расларга ярдәм итте. Марика Бранчезиның катнашыннан башка бу мөмкин булмас иде, чөнки ул LIGO/Virgo детекторлары һәм башка дистәләгән телескоп белән эшләүче галимнәрнең үзара хезмәттәшлеген җайлады, күзгә чалынган һәм кызыклы була алган вакыйгалар турында тиз мәгълүмат алышуны оештырды. Күзәтү турында төп фәнни мәкаләнең авторлары исемлегендә 3500гә якын фамилия бар – бу галимнәрнең эшен нәкъ менә Бранчези җайга сала.
3. Иммун терапиясе
Эмили Уайтһед (Emily Whitehead)
Филадельфия (АКШ)
2017 елның августында Азык-төлек һәм даруларның сыйфатын санитар күзәтү Идарәсе (FDA) геннары модификацияләнгән лимфоцитлар ярдәмендә яман шештән дәвалауның беренче ысулын кулланырга рөхсәт итте. Пациентның Т-лимфоцитларының ясалма модификациясе аларга шеш күзәнәкләренә һөҗүм итәргә мөмкинлек бирә һәм бик зур потенциалга ия булып күренә. Мондый методларның беренчесе – Novartis ширкәте патентлаган Kymriah терапиясе. Эми Уайтһедның батырлыгыннан башка бу ысул барлыкка килә алмас иде.
2010 елда ул чакта биш яшь кенә булган бу кызда лейкемия тапканнар. Авыру кыз гади химиотерапиягә бик начар реакция биргән һәм өметсез авыру дип саналган. Ләкин, CAR-T терапиясе белән элегрәк үткәрелгән экспериментлар тискәре нәтиҗә белән тәмамлануга карамастан, Эми һәм аның әти-әнисе яңа методның клиник тикшеренүләрендә катнашырга карар кылалар. Нәтиҗәдә, бу кыз тулысынча сыйхәтләнде, ә 2017 елда, хәзер инде 12 яшендә, ул FDA утырышында шәхсән үзе катнашты һәм инновацион дәвалау алымының файдалы булуын исбатлады.
4. Климат үзгәрешләре
Скотт Прюитт (Scott Pruitt)
Әйләнә-тирә мохитне саклау агентлыгы (АКШ)
Прюитт әфәнденең АКШтагы Әйләнә-тирә мохитне саклау агентлыгы идарәчесе булып эшләгән елы шактый хәвефле булып чыкты. Оешманы финанслау шактый киметелде, һәм, Nature мөхәррирләре фикеренчә, агентлык җитәкчесе куркыныч тенденцияләрне төрлечә көчәйтүне дәвам итә. «Без фәнне хупламый торган идарәче билгеләнәчәген белә идек, – дип әйтә Гретхен Голдман исемле белгеч, – ләкин мин аның агентлыкта фәннең һәм галимнәрнең абруен төшерер өчен кулланган гаҗәп күптөрле иҗади алымнарын күреп, шаккаттым»
Чыннан да, Прюитт җитәкчелек иткән арада, оешмада хезмәткәрләр саны кыскартыла, табигатьне саклау програмнарының кайберләре киметелә, белгечләр комиссияләре ябыла. Ул экологиягә юнәлтелгән күп кенә чараларның актив дошманы буларак та билгеле. Заманында, Оклахома штатының баш прокуроры булганда, ул бу агентлык белән мәхкәмәләрдә дә бәхәсләшкән. Прюитт глобаль җылынуны инкарь итүче буларак та билгеле. АКШның 2015 елгы Париж килешүеннән баш тартуында аның катнашы да бар.
5. Квант элемтәсе
Пань Цзяньвэй (Pan Jianwei)
Кытайның фәнни-техник университеты (КХҖ)
Квант коммуникация челтәрләре мәгълүматларны квант криптографиясенең искиткеч ышанычлы ысуллары ярдәмендә сакларга мөмкинлек бирә, ләкин моның өчен квант механикасының катлаулы һәм нечкә эффектларын гамәлдә куллану таләп ителә. Цзяньвэйның командасы ун елга якын вакыт дәвамында мондый системаларны булдыру белән шөгыльләнә. 2017 елда алар берьюлы ике җитди казанышка ирештеләр. Июль аенда алар «Мо цзы» галәм аппаратына фотонның квант халәтен уңышлы тапшыра алдылар – аппарат тапшыру урыныннан 1400 чакрым ераклыкта иде. Сентябрь ахырында шул ук ясалма иярчен Пекин белән Вена арасында элемтә корырга булышты.
Криптография ачкычларын «квант» юл аша тапшырып, Кытай һәм Австрия фәннәр академияләре башлыклары якланган видеоконференция үткәрә алдылар. Технологияне күрсәтү-игълан итү уңышлы барып чыкты. Хәзер Цзяньвэй әфәнде тегесенән камилрәк яңа иярченне очыртырга әзерләнә. Ул якланган яңа квант элемтә системаларына юл ачачак.
6. Хак белем
Дженнифер Бирн (Jennifer Byrne)
Сидней университеты һәм Вестмидтагы балалар һоспитале (Австралия)
Ике ел элек онколог Дженнифер Бирн бер генны өйрәнүгә багышланган мәкаләләрне укыганда кайбер төгәлсезлекләргә һәм хаталарга игътибар итә. Авторлар күрсәткән ДНӘ эзлеклекләре туры килмәгән, шуңа күрә бу эшләрнең нәтиҗәләре дә шикле булып тоелган. Проблем белән кызыксынып китеп, галимә PubMed ачык базасындагы мәкаләләрне җентекләп тикшерә башлаган һәм бу юлы инде хаталы дистәләгән материал тапкан: монда туры һәм тупас үзләштерүләр дә, генетик эзлеклекләрдәге төгәлсезлекләр дә, дөрес күрсәтелмәгән график мәгълүматлар да, дөрес эшкәртелмәгән нәтиҗәләр дә булган.
2017 елда бу хезмәт үзенә игътибар җәлеп итте, шуның аркасында журналларда басылып чыккан җиде мәкалә кире кайтарылды. Сирил Лабэ исемле француз програмчысы Бирнга Seek & Blastn исемле онлайн-системаны төзергә булышты. Бу система мәкаләләрдә басылган ДНӘ эзлеклекләрендәге хаталарны автомат рәвештә табарга булыша. Дженнифер сүзләренчә, бу тикшерү аркасында ул хәзерге фәннең ни дәрәҗәдә «ышанычка корылганлыгын» аңларга ярдәм итте. Галимнәр исә дөнья күрә торган мәгълүматларга бәя бирүне тагын да ныграк контрольдә тотарга кирәклеген аңлый башладылар.
7. Атом-төш иминлеге
Лассина Зербо (Lassina Zerbo)
Атом-төш сынауларын тулы күләмдә тыю турында килешү оешмасының Әзерлек комиссиясе
Буркина-Фасода туган, Париж-көньяк XI университетын тәмамлап, геофизик белгечлеген алган бу шәхес – Лассина Зербо – Төньяк Корея җирләрендә һәрбер яңа төш сынавы яки ракета очуы турында хәбәрләрне дөньяда иң беренчеләрдән булып ишетә. Ул Атом-төш сынауларын тулы күләмдә тыю турында килешү Оешмасының төш сынауларын глобаль дәрәҗәдә күзәтә торган комиссиясен җитәкли. Узган ел исә Лассина Зербо өчен аеруча катлаулы булды: атом һәм сутуар коралын сыный торган бердәнбер илнең, ягъни Корея Халык Демократик Җөмһүриятенең, АКШ һәм Япония белән конфликты кызды.
8. Җир тетрәүләрне фаразлау
Виктор Круз-Этьенца (Victor Cruz-Atienza)
Милли автоном университет (Мексика)
Мехикода туган бу галим балачакта ук җир тетрәүләр белән таныш: сейсмик яктан актив зона өстендә, йомшак утырма токымнарның күчмә нигезендә урнашкан бу мегаполиста алар сирәк күренеш түгел. Хәзерге көндә исә Круз-Этьенца сейсмология кафедрасын җитәкли. 2016 елда аның командасы Мехико үзәнлегендә тетрәүләр энергиясенең таралуын хисаплап чыгара алды һәм җирле геология үзенчәлекләре аркасында тетрәүләрнең эпицентрдан бик еракка – еш кына йөзләрчә чакрымга – ничек тарала алуын күрсәтте.
2017 елның сентябрендә Круз-Этьенца һәм аның коллегаларының хезмәте гамәлдә расланды: Мехико үзәнлегендә, башкаладан 120 чакрым ераклыкта 7,1 магнитудалы җир тетрәү булды. Бәхеткә, бу афәтнең корабаннары күп булмады, ләкин ул нәкъ галим фараз иткәнчә барды.
10. Гендер тигезлеге
Энн Оливариус (Ann Olivarius)
McAllister Olivarius бюросы (АКШ)
Оливариус – Йель һәм Оксфорд университетларында укыган абруйлы һәм тәҗрибәле адвокат. Фәнни җәмәгатьчелектә ул Америка вузларында гендер тигезсезлегенә һәм сексуаль бәйләнүләргә каршы көрәшүче буларак билгеле. Оливариус сүзләренчә, ул үзе студент чагында мондый күренешләр белән берничә тапкыр очрашкан, шул вакыттан башлап ул моңа аеруча игътибар итә. Аның ярдәме белән Америка мәхкәмәләрендә Мәгариф турында канунга 9 нчы төзәтмәне бозу очраклары карала. Бу төзәтмә исә гендер тигезлеге үтәлүен таләп итә.
Оливариус 2017 елның икенче яртысында американ истеблишментын пыран-заран китергән сексуаль гаугаларның корбаннарына ярдәм итүдә дә зур роль уйнады.
10. Тыныч фән
Халид Тукан (Khaled Toukan)
Төш энергетикасы комиссиясе (Үрдүн)
Без Якын Көнчыгыштан килә торган хәвефле һәм фаҗигале яңалыкларга артык ияләштек ахрысы. Ә бит 2010 елда ук бу төбәк илләре үзләренең халыкара кисәкчәләр тизәйткечен төзү турында килешкәннәр икән. SESAME синхротроны Исраил белән Төркия, Иран, Пакьстан һәм Мисыр кебек дошман һәм көндәш илләрне берләштерде. Һәр як белән проектның башлыгы, Үрдүн физигы Халид Тукан шәхсән аралаша. SESAME 2017 елның гыйнварында эшли башлады һәм бу төбәкне дөнья фәне харитасына теркәүнең беренче күренекле адымы булды.
Үрдүндә урнашкан җиһаз кисәкчәләрне 133 метрлык боҗра буйлап тизәйтергә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә югары энергияле нурланыш барлыкка килә. Ул бихисап төрле фәнни эзләнүләр өчен кирәк. Якын арада синхротронның үзенең кояш электр станциясе булачак, ул аның эше өчен кирәкле чыгымнарны киметәчәк. Проектта катнашучылар сүзләренчә, Туканның сабырлыгыннан башка бу эш барып чыкмас иде: физикка дустанә мөнәсәбәттә булмаган яклар арасында конфликтларны хәл итәргә туры килә.
Тагын биш
Мәкалә ахырында Nature журналы мөхәррияте яңа елда эшләрен игътибар белән күзәтергә кирәк дип саналган биш шәхесне атаган. 2018 елгы Nature Ел шәхесләре исемлегендә AI Now институтына нигез салучы, ясалма интеллектны өйрәнүче галимә Кейт Кроуфорд һәм Google квант санакларын төзүчеләр такымы башлыгы Джон Мартинис бар.
Шулай ук сәясәтче, БМО Климат үзгәрүе турында Кыса конвенциясенә кул куюны алга сөрүчеләрнең берсе Патрисия Эспинозаны да искә алырга кирәк. Британиянең Фән һәм инновацияләр агентлыгы башлыгы Марк Уолпортка быел тугыз зур фәнни институтны берләштерергә һәм 6 миллиард фунт стерлинг сумга төшәчәк суперагентлык төзергә кирәк булачак, аның да эшен күзәтеп торыйк. Принстон университетында эшләүче химик, АКШ Демократлар фиркасе әгъзасы Шейоннеси Нотон 314 Action дигән табышсыз вакыфны (фондны) җитәкли һәм галимнәрнең сәясәттә актив катнашып, «фәнни яктан нигезле сәяси карарларны хуплау» өчен көрәшә.
Роман Фишман материалы, Nplus1 сәхифәсе
Иллюстрацияләр: wikimedia, cs.toronto.edu, ilrestodelcarlino.it, centredaily.com, greenpeace.org, nature.com, decidertv.com, flickr.com