Медицина өлкәсендә «нуленче авыру» дигән гадәти булмаган бер төшенчә бар. Бу төшенчәне, гадәттә, куркыныч эпидемияне башлап җибәрүче кешегә карата кулланалар, өстәвенә эпидемияне йөртүче үзен сау-сәламәт кеше кебек хис итә һәм бернинди дә уңайсызлыклар кичерми, ә аның якын-тирәсендәге кешеләрнең «кырылып» баруына шаккатасы гына кала. Мэри Маллон тарихтагы дан казанган иң билгеле «нуленче авыру»лардан санала, аны шулай ук «Тифлы Мэри» дип тә йөртәләр.
Аны Америкадагы иң куркыныч хатын-кыз дип атыйлар, ул гел хокук сакчылары күзәтүе астында була, аны белгечлеге буенча эшләүдән тыялар һәм ике дистә елга утрауга җибәрәләр. Бу вакыйгалар барысы да берәр шпион яисә җинаятьченең түгел, ә гап-гади бер пешекченең башыннан уза.
Күз алдыгызга гына китерегез, сез пешергән аш үтерерлек дәрәҗәдә куркынычка әйләнә, туганнарыгыз, эшкә алучылар, таныш-белешләрегез ул аштан авыз иткәннән соң үзләрен бик уңайсыз хис итәләр – аларны бизгәк тота башлый. Сез аларга булдыра алганча ярдәм итәргә телисез, тик моның белән аларның хәлен тагын да начарайтасыз гына. Гел эш урыннарын алмаштырып торасыз, тик беркайда да озакка кала алмыйсыз, һәм барлык вакыйгалар һаман да шул бер сценарий буенча бара. Мэри Маллон үзен якынча шулай хис итә, ахырда исә ул корсак тифын (брюшной тиф) йөртүче сау-сәламәт кешеләрнең иң билгеле булганнарының беренчесенә әйләнә.
Мэри Маллон 1869 елда Тирон ирланд графлыгында дөньяга килә һәм 1884 елда, 15 яшендә, Америка Кушма Штатларына күчеп китә. АКШта ул иң элек абый-апаларында тора, аннан бай гаиләләрдә пешекче булып эшләргә тотына.
1900 елдан алып 1907 елга кадәр Нью-Йорк штатында пешекче булып эшләү дәверендә, Мэри җиде гаиләдә эшләргә өлгерә. Мамаронекта ике атна эшләгәннән соң, шәһәрдә корсак тифы белән авыручылар күренә башлый. Аннан Мэри Манхэттенга күченә һәм 1901 елда ул эшләгән өйдәге гаилә әгъзаларын бизгәк тота һәм аларның диарея башлана, ә шул ук өйдәге кер юучы исә үлеп китә.
Алга таба Мэри җирле адвокат гаиләсендә эшләргә керешә. Нәтиҗәдә, җиде гаилә әгъзасы корсак тифын эләктерә. Мэри берничә ай буе аларны тәрбия кыла, тик бу авыруның тагын да ныграк таралуына китерә. 1906 елдан алып ул бай Нью-Йорк банкиры Чарльз Генри Уоррен гаиләсендә пешекче булып эшли. Ул гаиләдә дә 11 гаилә әгъзасының алтысы корсак тифыннан иза чигә. Шуннан соң Мэри, авыруын да үзе белән ияртеп, башка урынга күчеп китә.
1906 елның 4 августында ул яңа гаиләдә хезмәт итәргә тотына, өч атнадан бу гаиләдә дә эпидемия кабынып китә. Мэри бу гаиләдән дә китеп бара. Ә гаилә әгъзалары корсак тифын тикшерүче Джордж Соперга (George Soper) мөрәҗәгать итә. Тикшеренүләр уздырганнан соң, 1907 елның 15 июнендә The Journal of the American Medical Association журналында ул үзенең күзәтүләрен бастырып чыгара, һәм нәкъ менә әлеге журналда беренче тапкыр “Тифлы Мэри” термины кулланыла.
Сопер, ниһаять, Мэриның эзенә төшә (бу вакытта Мэри инде Парк-авенюдагы пентхауста эшләп өлгергән була, андагы ике хезмәтчене һоспитальгә озаталар, ә хуҗаның кызы вафат була). Сопер Мэрига корсак тифын ачыклау өчен анализлар тапшырырга тәкъдим итә, тик Мэри әлеге тәкъдимне катгый рәвештә кире кага. Мэри белән чираттагы очрашуына Сопер үзе белән табибны да алып килә, тик Мэри шулай ук баш тарта. Мэри билгеле бер даруханәченең аңарда авыру эзләрен тапмавы турында сөйләргә тотына (тикшеренү вакытында Мэрида ремиссия вакыты булуы бик мөмкин).
Нью-Йорк штаты департаменты табиб Сара Жозефина Бэйкерны Мэри белән сөйләшергә җибәрә, Мэри инде, бернинди зыян эшләмәвенә дә карамастан, үзе артыннан күзәтә башлауларын сизеп ала. Берничә көннән соң Бэйкер полиция белән Мэриның эшенә килә, һәм Мэрины сак астына алалар.
Төрмәдә Мэридан, ниһаять, анализлар алалар һәм алар ярдәмендә, билгеле булганча, аның үт куыгындагы тифсыман бактерияләргә тап булалар. Мэрига үт куыгын алып ташларга тәкъдим итәләр, тик ул үзенең йогышлы авыру йөртүче булуын инкарь итә. Мэрины өч елга карантинга Норт-Бразер утравында урнашкан хастаханәгә җибәрәләр. Ахыр чиктә Мэрины дәвалаучы табиб, берничә шартны башкарган очракта, аны карантиннан чыгарырга мөмкин дигән фикергә килә (Мэри киләчәктә беркайчан да пешекче булып эшләмәскә һәм көченнән килгәнчә башкаларга бу авыруны ияртмәскә тырышырга тиеш була). Мэри әлеге шартларны 1910 елның 19 февралендә ант рәвешендә кабул итә, азат ителә һәм материкка кире кайта.
Мэри пешекчедән түбәнрәк бәяләнүче эшкә – кер юучы эшенә керешә. Тик күпмедер вакыт узганнан соң, Мэри Браун псевдонимы астында кабат пешекче булып эшли башлый. Шул рәвешле ул тагын биш ел буе хезмәт итә, һәм Сопер берничек тә аның эзенә төшә алмый, чөнки хәзер инде Мэри авыру башланганын сизеп алуга ук эштән китә торган була.
1915 елда, Слоун хатын-кызлар хастаханәсендә (Sloane Hospital for Women) эшләгәндә, ул 25 кешегә корсак тифын ияртә, зарарланучыларның берсе вафат була. Сәламәтлекне саклау хакимияте Мэрины табып кулга ала һәм 1915 елның 27 мартында шул ук Норт-Бразер утравына икенче карантинга җибәрә. Әлеге карантин Мэриның гомер азагына кадәр дәвам итә. Ул бу җирдә дан казана, журналистларга интервьюлар бирә, тик аларга Мэриның кулыннан бер стакан су да алырга рөхсәт ителми. Мэри хастаханәдә чакта да дәваланудан баш тарта. 1922 елдан ул – санитарка, ә 1925 елдан утраудагы лабораториядә лаборант булып эшли.
1932 елда Мэри инсульт кичерә, шуннан ул тиешенчә аякка баса алмый. 1938 елның 11 ноябрендә 69 яшендә ул пневмониядән үлеп китә. Җәсәден ярганнан соң, аның чыннан да йогышлы авыру йөртүче икәнлеге ачыклана – аның үт куыгында тиф бактерияләре табыла. Мэриның гәүдәсен кремациялиләр, калдыкларын Бронкстагы Изге Раймонд зиратына күмәләр.
Хәзерге вакытта “Тифлы Мэри”термины белән саклык чараларын кабул итүдән баш тартып, куркыныч йогышлы авыруларны йөртүчеләрне атыйлар.
Википедия мәгълүматлары нигезендә Сәрбиназ Шәйхелова
фото: wikimedia