Әгәр сезгә кофе ошамый икән, моның генетик сәбәбе булырга мөмкин. «Scientific Reports» исемле журналда чыккан бер тикшеренүдә кайбер кешеләрнең кофены башкалардан күбрәк теләвенең сәбәбе кешенең генетикасына бәйле булырга мөмкинлеге ачыкланган. Әлеге тикшеренү күрсәткәнчә, PDSS2 генында төрләнү (вариация) булган кешеләр, төрләнү булмаган кешеләр белән чагыштырганда, кофены азрак эчә. Нәрсә ул PDSS2 генының функциясе? PDSS2 төрләнүе булган кеше организмының … Тулысынча
биология
Иван Петр улы Павлов – дөньякүләм танылган физиолог, үз укытучыларын уздыра алган галим, кыю экспериментатор, Русиядә беренче Нобель премиясе лауреаты, һәм, кем белә, бәлки, нәкъ менә ул Булгаков әсәрендәге профессор Пребраженскийның прототибыдыр. Гаҗәеп хәл, ләкин үз туган илендә аның турында бик аз беләләр. Без бу күренекле шәхеснең тәрҗемәи хәлен өйрәндек һәм аның тормышы һәм мирасы … Тулысынча
Бүгенге көндә яшәүче кошлар арасында пингвиннар — суда яшәүгә тулысынча җайланганнары. Аларны кошлар дөньясының тюленьнәре, ягъни су этләре, дип әйтерлек. Су этләренә кебек үк, пингвиннарга да коры җир беренче чиратта нәселләрен дәвам итү өчен кирәк. Суда яшәү рәвешен сайлау аркасында, алар нәфислек, тизлек, коры җирдә һәм бозда хәрәкәт итү җитезлеге һәм, иң мөһиме, очу сәләтенннән … Тулысынча
Нәрсә ул: Ысылдавык кош — тукрансыманнар төркеменнән булган кечкенә кош. Без аны орнитолог Сергей Соловьёв белән Мәскәү астында, МДУның Звенигород биостанциясендә төшереп алдык. Ысылдавык кошның бер үзенчәлеге бар: ерткычны оясына китермәс өчен, ул елан булып кылана – муенын боргалый һәм хәтта ысылдаган тавыш та чыгара. Ерткыч мондый күренеш белән очрашкач, артка чигенә һәм кош оясын … Тулысынча
Бер яктан карасаң, әлеге сорау инде күптән тикшерелгән шикелле тоела, ә икенче яктан карасаң, без җавапка илтә торган озын юлның башында гына кебек. Без төсләрне, әлбәттә, ми һәм аның “сизгер алгычлары” ярдәмендә күрәбез, аерабыз. Яктылык очрагында – ул безнең күз. Күзнең структурасы бик катлаулы. Монда төп рольне күз ясмыгы башкара – ул челтәр катлауда фокусланган һәм … Тулысынча
Суган тураганда, нидер авыртканда һәм бик моңсу чакларда без, үзебез дә сизмәстән, «елап җибәрәбез» — андый вакытта күз төбеннән яшь бәреп чыга. Ләкин безнең организм күз яшьләрен гел чыгарып тора икән. Без елына 132 литр яшь «ясыйбыз». TED-Ed өчен дәресләр әзерләүче Алекс Һендлер үзенең чираттагы видеосында күз яшенә Төскәй исеме биреп, аның тормышы аркылы базаль, эмоциональ һәм рефлекс яшьләре турында сөйли.
Балагыз Хиггс бозоны, кара тишекләр һәм фәзаның күп үлчәмле булуы турында сораша башласа, ничек җавап бирергә кирәк икәнен бу мәкаләдән укып белерсез. Кисәкчәләр физикасы нәрсә ул? Пол Соренсон, физик: «Без бәләкәй нәрсәләрне бер-берсенә бәрәбез, алардан килеп чыга тагын да бәләкәйрәк нәрсәләр; шул бәләкәй нәрсәләрне тагын бер-берсенә бәргәлибез. Иң-иң бәләкәй нәрсә килеп чыкканчы шулай эшлибез. Ахырда, … Тулысынча
Минималь геном идеясе безнең ватандашлар Евгений Кунин һәм Аркадий Мушегян тарафыннан тәкъдим ителгән була (алар ул вакытта Вашингтонның шәһәрьяны — Бетесд шәһәрендә урнашкан Биотехнологик мәгълүмат милли үзәгендә эшләгәннәр). Беренче бактериаль геномнарның эзлеклелеге һәм аларның никадәр күптөрле икәнлеге мәгълүм булгач та, галимнәр яшәеш өчен алыштыргысыз булган геннар җыелмасын билгеләргә кирәк дигән фикергә киләләр. Әгәр теге яисә … Тулысынча