Бүгенге көндә яшәүче кошлар арасында пингвиннар — суда яшәүгә тулысынча җайланганнары. Аларны кошлар дөньясының тюленьнәре, ягъни су этләре, дип әйтерлек. Су этләренә кебек үк, пингвиннарга да коры җир беренче чиратта нәселләрен дәвам итү өчен кирәк. Суда яшәү рәвешен сайлау аркасында, алар нәфислек, тизлек, коры җирдә һәм бозда хәрәкәт итү җитезлеге һәм, иң мөһиме, очу сәләтенннән мәхрүм калган.
Азыкны (балык, башаяклы моллюсклар, вак кыслалар) остарак табар өчен, суга табыш кебек үк яхшы җайлашкан булырга, һич югында, аның тизлеге һәм манёврлыгыннан калышмаска кирәк. Йөзеп баручы пингвиннар тизлекне сәгатенә 10-14 чакрымга (гадәти тизлеге 2-7 чакрым) кадәр җиткерә алалар. Ә куркыныч янаган очракта 1,5 — 2 м биеклеккә сикереп, ярга яисә бозга чыгалар. Зур төрләре, 260 м тирәнлеккә чумып, су астында 18 минутка кадәр тоткарлана ала.
Каурыйлылар дөньясыннан яхшы йөзүчеләр һәм суга сикерүчеләренең күпчелеге (төнбатыш диңгез үрдәге, чомга, баклан, чымгалак үрдәк) аякларын ишкәк итеп кулланалар. Мондый алгы двигатель койрык винты сыман нәтиҗәле эшләсен өчен, аяклар нык кыска, мөмкин кадәр артка җибәрелгән, бармаклар йөзү элпәсе белән тоташтырылган, яисә тиреле калаклар (перепонка) белән капланган булырга тиеш. Нәтиҗәдә, мондый суда йөзүче кошлар коры җирдә авыр гәүдәле булалар, кайберәүләре бөтенләй дә йөри алмыйлар, ә шуышалар гына. Аның каравы су астында кулланылмаган канатлар гадәти төзелешләрен саклаганнар, һәм бу кошлар очу сәләтеннән тулаем мәхрүм түгел. Ләкин бу аларга авыр бирелә, һәм очып китәр өчен озак вакыт талпынуны таләп итә.
Аларның канатлары киви, кәсвәр яисә эмуларныкы кебек файдасыз өстәмәләр түгел. Алар, һавадан тыгызрак мохиттә хәрәкәт итәр өчен җайланган, кыскартылган тыгыз ишкәк аяклар формасын алганнар.
Су астында пингвиннар чын очар кошлар сыман канат кагалар. Моннан тыш, пингвиннар кулбаш буыны белән катлаулырак, винт кебек хәрәкәтләр дә ясый ала. Терсәк һәм кулбаш буыннары әз хәрәкәтле, беләк һәм алгы чуклары тыгызланган булып калганнар. Пингвиннарның алгы тәпиләре очар кошларныкы кебек диярлек җитлеккән; күкрәк сөяге биек, аңа эре күкрәк мускуллары тоташа. Әлеге мускуллар кайвакыт пингвин авырлыгының дүрттән бер өлешен тәшкил итәләр, һәм бу күпчелек яхшы очар кошларныкыннан шактый күбрәк. Һәм шул ук вакытта канатның төшүе өчен җавап бирүче эре һәм күтәрелүе өчен җаваплы кече күкрәк мускуллары куәтлелеге, күләме буенча тигез. Бу канатны күтәргәндә һәм төшергәндә дә бер үк көч түгелүе белән бәйле. Су астында беренче чиратта руль буларак кулланыла торган аяклар, канатлар кебек, көчле үзгәрешләргә дучар булмаганнар. Пингвиннар коры җирдә вертикаль халәттә яхшы гына хәрәкәт итәләр, йөгерә һәм сикерә алалар.
Суда һәм коры җирдә аяк-кулларын су кошлары гына түгел, ә диңгез имезүчеләре ишкәгаяклылар да төрлечә кулланалар. Диңгез мәчесе һәм диңгез арысланы су астында алгы озын ишкәкләрен кагып «очалар» һәм коры җирдә үзләрен шактый ышанычлы хис итәләр: йөри һәм дүртаяклап йөгерә алалар. Ә менә чын су этләре ишкәкләрен балык койрыгы кебек кулланып, як-якка боргалыйлар. Коры җирдә исә алар корсакларына ятып, шуыша гына алалар.
Шунысы кызык, пингвиннарның якын туганнары ─ давыл кошы һәм альбатрослар, ягъни җир шарының иң яхшы һәм армый оча торган кошлары. Әлеге төркемнәрнең уртак оча торган борынгы бабалары булган, һәм алар якынча 60 млн ел элек аерылганнар.
Евгений Коблик, биология фәннәре кандидаты, орнитолог, МДУ Зоология музееның өлкән фәнни хезмәткәре
Эльвира Зиннәтуллина тәрҗемәсе
Асылчыганак: Постнаука сәхифәсе
тышлыктагы фото: zmescience.com