Фрэнсис Бэкон әйтүенчә, «Кайбер китапларның тәмен белергә, кайберләрен йотарга, һәм берничәсен генә чәйнәргә һәм эшкәртергә кирәк». Ә без исә һәр китапны үзебез аркылы үткәрергә күнеккәнбез, гәрчә ул безгә кирәк булмаса да, яки, киресенчә, дүрт томлы китапка, аны уку озакка сузылачагын белгәнгә, тотынмыйбыз да.
Укый белү — без 4-6 яшь арасында үзләштерә торган төп күнекмәләрнең берсе. Әмма беренче-икенче сыйныфларда укырга өйрәнгәч, без нишләптер зур дәрәҗәгә ирештек дип уйлыйбыз да бу күнекмәне үстерүгә тиешле игътибарны юнәлтмибез. Тиз уку күп төрле мифлар белән уратып алынган. Уку тизлеген арттырып, кеше аңламыйча укый башлар дип курку — беркатлылык. Монда спорт белән охшашлык күрергә була, чөнки тиз уку — үзенә бер төрле «спорт укуы». Әгәр тиз йөгерә белү , атлап йөрүне оныттырмый икән, нишләп әле уку белән башкача булырга тиеш? Шулай итеп, авырлык — норманы кабул итүдә. Минутына 200-250 сүз уку — нормаль күренеш санала. Проблема үлчәү берәмлегендә үк – минутка сүзләр – яшерелгән. Тиз уку ул — сүз генә уку түгел, ә мәгънәле кисәкләргә бүлеп уку, шул рәвешле уку күләмен биш-ун тапкырга арттырырга була. Нишләп cоң алайса без әкрен укыйбыз, һәм тизлекне арттырырга нәрсә комачаулый? Уку тизлеге ким булуның берничә сәбәбе бар: аның бер өлеше — психика, икенчесе физиология белән бәйле. Әмма тиз уку юлында теләсә кайсы киртәне үтәргә мөмкин.
Эчке суфлер
Тиз укуның иң таралган дошманы – субвокализация (үз эчеңнән кабатлап әйтү). Сизгәнегез бармы: урамдагы язуларны укыганда да кешеләр еш кына яңа исем-атамаларны пышылдап әйтеп куя? Укылган текстны эчтән (кайчак хәтта артикуляция белән) кабатлау – тиз укуда иң катлаулы киртәләрнең берсе. Беренчедән, укылган текстны кабатлап әйтеп, без уку тизлеген сөйләм тизлегенә кадәр киметәбез, ә икенчедән, бу гадәтне без гомер буе уйламыйча кулланабыз һәм аннан котылуы бик авыр.
Эчке артикуляцияне бетерү өчен, эчке суфлерның юнәлешен, кабатлап әйтүгә түгел, тануга юнәлтергә кирәк. Кабатлап әйтү, гадәттә, яңа мәгълүмат белән очрашканда кулланыла, шуңа күрә нәкъ менә таныш булмаган лексика белән эшләү зарур. Текстта иң беренче тапкыр авыр сүз очраганда, аны акрын гына һәм игътибар белән укырга кирәк. Әгәр сүзнең мәгънәсе тулысынча аңлашылмаса, күрү образы һәм эчтәлекнең үзара бәйләнеше булсын өчен, аны һичшиксез ачыкларга кирәк. Сүзләрне күзләрегез белән «фотога төшерегез». Карашыгыз яңа сүз белән очрашкан саен, күзләрегезне йомып, аның ничек язылуын күз алдыгызга китереп карагыз. Яхшы яңалык: тану — автоматик процесс: әгәр сез бервакыт берәр сүзне истә калдырасыз икән, моннан соң бу күп көч таләп итмәячәк.. Мәсәлән, «дезоксирибонуклеин кислотасы» сүзтезмәсен акрын гына кабатлап әйтеп, мәгънәсен ачыклап, «фотога төшерсәгез», киләсе тапкыр сез аны күзләрегез белән укып бетергәнче үк, баш миегез сүзнең ДНК турында баруын аңлаячак.
Күзләрне киңрәк итеп ачыгыз
Тиз уку сәләтен чикли торган төп физиологик проблема —ул күрү кырының тар булуы. Инде әйтелгәнчә, тиз уку — ул сөйләп түгел, ә блоклап уку. Күпләр билгеле бер күләмдәге мәгълүматны бер күрүдә генә кабул итеп бетерә алмыйлар. Әмма периферияле күрүне үстереп була, һәм шактый тиз.
Нинди дә булса бер предметка игътибарыгызны юнәлтегез дә, аңа карап кына, якын-тирәгездә булган мөмкин кадәр күбрәк предметны күрергә тырышыгыз. Газеталар укыйсыз икән, колонкалар уку сезнең өчен менә дигән күнегү булачак. Караш белән колонка юлын күрергә тырышыгыз: бер караш төбәү—бер юл. Күнекмәләрнең башлангыч этабында колонка уртасыннан уздырылган вертикаль сызык яхшы нигез булачак. Бу, карашны юл уртасына юнәлтеп тотарга ярдәм итәчәк.
Тиз укуның конкрет алымнарын белү генә түгел, ә акрын укуның сәбәпләрен һәм тизлекне арттыруга комачаулый торган гадәтләрне аңлау кыйммәтлерәк
Кырый күрү күнекмәләрен яхшыртуга җитди карарга теләгән кешеләр өчен, Шульте җәдвәлләре кирәк булыр: аларны үзеңә ясасаң була, шулай ук әзер җәдвәлләрне интернетта табып, хәтта туры килгән мобиль кушымтасын да үзеңә күчереп алып була. Шульте җәдвәлләренең төрлеләре бар. Аларның иң таралганы – шакмакларында тәртипсез рәвештә 1 дән 25 кә кадәр саннар урнашкан 5×5 квадрат. Бирем — мөмкин кадәр тизрәк вакыт эчендә 1 дән 25 кә кадәр саннарны күз белән йөреп чыгу. Ә максат — әкренләп, карап чыгу тизлеген арттыру. Әмма периферияле күрүнең күнекмәләрендә бер шартны күздә тотарга кирәк: караш җәдвәлнең үзәгенә юнәлгән булырга тиеш, ягъни саннарны эзләгәндә, караш фокусын үзгәртмичә эзләргә кирәк.
Шунысы кызык, периферияне күрү сәләте һәркемдә үсеш алган. Кайбер очракларда без аны кулланабыз (мәсәлән, машина руле артында, яки бүлмәгә гыйшкыбыз яки начальник керсә), ә икенче яктан караганда, ул гадәт бездә үсеш алмаган. Әгәр дә үз каршыбызда укуны әһәмиятлерәк дип санасак, һәм бу гадәтне тормышның бу өлкәсенә дә күчерсәк, сез нәтиҗәне сизми калмассыз.
Кабатлау гел файдага түгел
Безнең күбебездә, караш белән яңа гына укыган текстка кире кайта торган нәтиҗәсез гадәт бар: уң яктагы битне укып бетермәдек, сул якта инде нидер аныклыйбыз. Кабат уку безнең вакытыбызны ала. Кабат уку кебек «регрессияләр» турыдан -туры мәгълүматны истә калдыру белән бәйле, шуңа күрә аларның чишү ачкычы — хәтерне үстерү. Монда чит телне өйрәнү, шигырь ятлау кебек таныш күнегүләр һәм шулай ук мнемотехникалар туры килә. Мәсәлән, бер-берсе белән бәйләнмәгән сүзләр чылбырын истә калдырып карагыз. Эзлекле рәвештә буыннарның санын арттыру оператив хәтернең күләме артуына китерә.
Укып чыккан һәр биттән соң аңа шартлы исем бирегез. Бу ысул укылганны истә калдырырга һәм укылганга кире кайтудан коткарачак. Бу бирем күбрәк балаларга туры килә, әмма олыларга да кирәге чыгачак. Кире кабат укудан котылырга ярдәм итәчәк иң уңайлы күнегү — күзләрнең кайтарылма хәрәкәтен күзәтү. Текст бөтен килеш укылып беткәч кенә, текстка кире кайтып булачак, дип үз-үзең белән килешеп куярга кирәк. Шунда ук дисциплинаны да үстерерсез, чөнки гадәтегез килешүне бозарга өндәп торачак. Икенче якны да күздә тотарга кирәк: текстка уйламастан, ияләшкәнгә карап кына кире кайтырга кирәкми, киресенчә, аңлап, үз-үзеңә җавап табарга кирәк булган сорау биреп, кире кайтып карарга кирәк.
Көндәлек гадәтләргә килгәндә, гаджетларны һәм искә төшергечләрне куллану ешлыгын кыскартырга кирәк. Моны кибетләргә йөрүдән башласагыз да була, мәсәлән кирәкле әйберләр исемлеген, язып куймыйча, хәтердә генә саклап. Исемлекне күз алдына китерү ярдәм итәргә мөмкин: сатып алырга җыенган әйберләрегезне күңелдә генә пакетка салганыгызны күз алдына китерегез. Кайбер вакытта лекцияләр яки кызу бәхәс вакытында бер минут элек кенә әйтелгән кирәкле фразалар истән чыга. Бу очракта алдагы биткә кире кайту бераз кыенлыклар тудыра, шуңа күрә мәгълүматны башта саклап кала алу күнекмәсе күп вакытта кирәкле булачак һәм ресурсларга экономия ясаячак.
Мин филне дә күрмәдем
Игътибарсызлык, таркау булу шулай ук уку тизлеген яхшыртуда бер киртә булып тора. Уку бездән зур игътибарлылык сорый. Чөнки бу вакытта баш миенең барлык өлкәләре дә эшкә җигелә. Уку тизлеген үстерү шулай ук концентрацияне арттыруны да таләп итә. Бу машина йөрткәндәге кебек: сәгатенә 5 км тизлек белән хәрәкәт иткән җәяүлегә кирәкле дәрәҗәдә игътибарлылык һәм реакция тизлеге кирәк булса, машина йөртүчегә исә, сәгатенә минималь 60 км тизлектә хәрәкәт иткәндә дә, 12 тапкырга игътибарлырак булу кирәк. Шул рәвешле, тиз уку күнекмәләрен үзләштерү һәм үстерү өчен иң мөһиме — игътибарны туплый белү. Эчке диалогны басарга өйрәнү, чит-ят тавышларга мөнәсәбәт белдермәү һәм таркау булуның психофизиологик сәбәпләре өстендә эшләү игътибарлылыкны арттыруга китерә.
Концентрацияне арттыру өчен нәтиҗәле күнекмә — сүзләрне кирегә уку. Бу күнегүне кайда да эшләп була: эшкә барганда яки көндәлек эшләр белән шөгыльләнгәндә. Берәр сүзне сайлап алыгыз, аның язылышын күз алдына китерегез, шуннан соң аны кирегә укып карагыз. Башта гади сүзләрдән башласагыз була: сөт — төс, бәйрәм — мәрйәб һ.б., соңыннан сүз озынлыгын һәм авырлыгын арттыра барыгыз. Иң мөһиме — язып барырга түгел, ә барысын да күңелдән эшләргә кирәк. Әгәр дә шөгыль сезгә кызык түгел икән, моңа охшаган биремнәр кертелгән өстәл уеннары алыгыз, һәм игьтибарлылыкны дуслар белән аралашу аша арттырыгыз. Метроном белән уку да концентрацияне арттыра. Кесә телефоныгызга шул программаны йөкләтеп куегыз да үзегезгә уңайлы тизлекне сайлагыз. Газета колонкаларын укыган вакытта да метрономны куллану бик уңайлы. Уку тизлеген метрономга җайлаштыру темпны тотуда гына түгел, ә тәнкыйди уйлауны вакытлыча сүндереп торырга һәм игътибарны укуга юнәлтергә ярдәм итә.
Игътибарсызлыкның сәбәпләре психологик барьерлар аркасында гына да булырга мөмкин. Мәсәлән, китап укуга кызыксыну булмау. Иң яхшы дару булып, бу очракта, әлбәттә, үзеңнең күңелең яткан әсәр сайлау исәпләнә. Әгәр дә бу әсәр «бик кирәк» булган әсәрләр рәтенә керсә, аңа кызыксынуны төрле ысуллар белән уятырга була: бу мәгълүматның ни өчен кирәклеген һәм нинди яңалык алып килүен аңлау кирәк. Игътибарсызлык шулай ук физик талчыгу нәтиҗәсе булырга мөмкин. Бу очракта 20 минут булса да, хәл алырга, беренче чиратта, күзләрне ял иттерергә кирәк.
Игътибарлылыкны үстерү әһәмиятле санала, чөнки бу сәләт үзләштерелә торган мәгълүматның күләменә бәйле. Укылган әйберне аңларга әзер булмыйча, башта техник тизлекне үстерү мәгънәсез санала. Бу Франц Кафканың ирония белән әйткән сүзләрендәге кебек: «Тормыш гел игътибарны читкә юнәлтә; без хәтта нәрсәдән юнәлткәнен дә сизми калабыз».
Төбенә төшеп кара
Уку тизлегенең түбән булуына китерә торган төп сәбәпләренең берсе — мөһим фикерне билгели белмәү. Сезнең яраткан китабыгыз бармы? Ә бер җөмлә белән әлеге китапның төп идеясен ачып бирә аласызмы? Ә күптән түгел генә караган фильмның идеясен? Әгәр дә бу гади бирем сездә авырлыклар тудыра икән, төп фикерне билгеләргә өйрәнү өстендә эшләү — сезнең тагын бер үсеш зонагыз. Фикерне формалаштыру сәләтен мантыйк һәм тапкырлыкны күнектереп үстереп була. Моның өчен теләсә нинди үтәкүренмәле булмаган материалдан вертикаль тасма (киңлеге 3-4см) әзерләгез (тасма бер тонда гына булса яхшырак, чөнки ул сезнең игътибарыгызны җәлеп итмәячәк). Ә хәзер таныш булмаган теләсә нинди текст алыгыз, аны әлеге тасма белән каплагыз һәм эчтәлекне аңларга тырышып укыгыз. Ябык текстны үзләштерү кыенлыклар тудырмый башлагач, тасманың киңлеген арттырырга була. Әгәр дә сез студент икән, сезнең әлеге күнекмәне үстерер өчен менә дигән мөмкинлегегез бар, әгәр дә юк икән — җыелышта ишеткәннәрегезне сөйләп яисә китап яки укыган мәкаләләрне конспектлаштырып, төп фикерне билгеләү сәләтен арттыра аласыз. Мантыйкны үстерү өчен, конспектларны схема формасында язарга була. Текстларны схема формасына күчерү — системалы фикерләү сәләтен үстерүгә бер адым.
Яңа гына эш йөртә башлаучыларга еш кына «пристрелка» методын киңәш итәләр. Ушаковның аңлатмалы сүзлеге «пристрелка» сүзен «дөрес прицел һәм ара ераклыгын билгеләү өчен сынап каралган ату» дип билгели. Нәкъ менә бу таләп, китап белән эш иткәндә дә кулланыла. Таныш булмаган бер китапның теләсә нинди сәхифәсен, битен ачыгыз (моның өчен фәнни-популяр текстлар яхшы туры килә). Текстка 30 секунд карап торганнан соң, аны ябып куеп, исегездә калган өч фактны күз алдыгызга китерергә тырышыгыз. Аларны визуальләштерегез һәм текстка яңадан мөрәҗәгать итсәгез, нинди мәгълүматка игътибар итүегезне уйлагыз. Текстны укыган саен ниндидер яңалык билгеләп, моны тагын берничә тапкыр кабатлагыз (нәтиҗәдә, сезнең башыгызда укылганнан үзара бәйле булган кимендә 10 факт истә калырга тиеш). Бу күнегү күзәтүле укуга өйрәтә, текстта булган төп фикерләрне оператив рәвештә эзләүне үстерә. Моннан тыш, төп фикерне аерып ала белү сәләте укыр өчен материал сайлаганда да бик файдалы. Чөнки заманча текстлар сыйфат һәм күләм ягыннан да күптөрле, ә максатка төгәл җавап бирә торган китап табу, күп вакыт сарыф итүдән дә коткарырга мөмкин.
Максатның булуы уку тизлегенә турыдан-туры йогынты ясый, чөнки безнең кызыксынуның дәрәҗәсен билгели. Алдан ук билгеләп куелган максат һәм көтелгән нәтиҗә укуны нәтиҗәлерәк итәргә булыша. Һөнәри максатларда тиз уку күнекмәләре мөһим булган кешеләргә кул астындагы сүзлек ярдәм итәр. Безнең ми таныш булмаган сүзләрдә туктап кала һәм, шунлыктан процесс бераз тоткарлана. Әгәр дә сез микробиолог икән һәм сезгә геодезия мәсьәләләренә бирелергә кирәк икән, эрудициягә генә таяну бик кыю адым. Төп сүзлекне төзү һәм кирәкле сүзләрне истә калдыру кыска вакыт эчендә зур күләмле мәгълүматны үзләштерергә һәм уку тизлеген арттырырга ярдәм итәр.
Шулай итеп, тиз уку — камилләштереп була торган күнекмә. Шул ук вакытта, нәтиҗәлелек өчен бөтен бәйләнеш кирәк булуын да аңлау зарур. Бу бәйләнеш: тизлек — аңлау — истә калдыру. Шуңа күрә, тиз укуның билгеле бер ысулларын гына белү мөһим түгел, ә уку тизлеген арттыруга комачаулаган сәбәпләрне һәм гадәтләрне ачыклау зарур. Бу очракта бөтен күнекмәләргә дә бертөрле көчле таяну кирәкми: мәсәлән, Максим Горький диагональ буенча уку техникасын камил белеп, китаплардан күз йөртеп чыга торган гына булган, Теодор Рузвельт ике җөмләне бер юлы эләктереп укыган (аның периферия күреме үскән булган), Оноре де Бальзак исә, бөтенләй, карашын тулы бер абзацка юнәлтеп, укылган текстның эчтәлеген бер-ике сүз аша аңлый алган. Пушкин бер тапкыр укып чыкканнан соң биографияләрне сүзгә-сүз сөйләп бирә алган (бу зур сүз байлыгы һәм яхшы хәтергә бәйле булган).
Китерелгән күнегүләрне иртәнге зарядка сыйфатында башкарырга мөмкин. Баш мие өчен көндәлек зарядка тормышның әһәмиятле өлкәләрендә уңай чагыла, шул ук вакытта уйлау сыйфатына да уңай тәэсир итә. The Guardian газетасы күптән түгел генә бер тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды, анда укый торган кешеләр озаграк яши, ә уку «исән калу өчен өстенлек», дигән мәгълүмат китерелгән.
Мария Баранова тексты
Theory and Practice сәхифәсеннән
Тәрҗемәчеләр: Миләүшә Хаҗиева, Айсылу Кабирова, Зөһрә Фасхиева, Гүзәл Шәвәлиева, Нурия Гайсарова, Алинә Галиева, Айзирә Кәримуллина, Фирүзә Закирҗанова, Ләйлә Исламова, Алсу Михайлова, Эльвира Зиннәтуллина, Рәхимә Шиһапова
Иконкалар: Microphone by Edward Boatman, Eye by Carin Marzaro, Refresh by Viktor Vorobyev, Circus Elephant by Solène Troussé, bookmark by Nicholas Menghini — all from the Noun Project.