Дислексия һәр бишенче кешегә хас, ләкин ул төрле кешедә төрлечә чагыла. Бу сөйләм авырлыгы киң спектрга ия, аны «нормаль» һәм «хаталы» сыман категорияләргә кертеп тә булмый. Әлеге TED Ed дәресендә Келли Сэндмэн-Һерли дислексиягә тарыган баш миенең эшчәнлеге хакында яңадан уйлап карарга һәм кеше баш миенең нейротөрлелеге өчен сөенергә чакыра.
уку
Фрэнсис Бэкон әйтүенчә, «Кайбер китапларның тәмен белергә, кайберләрен йотарга, һәм берничәсен генә чәйнәргә һәм эшкәртергә кирәк». Ә без исә һәр китапны үзебез аркылы үткәрергә күнеккәнбез, гәрчә ул безгә кирәк булмаса да, яки, киресенчә, дүрт томлы китапка, аны уку озакка сузылачагын белгәнгә, тотынмыйбыз да. Укый белү — без 4-6 яшь арасында үзләштерә торган төп күнекмәләрнең берсе. … Тулысынча