Медицина өлкәсендә «нуленче авыру» дигән гадәти булмаган бер төшенчә бар. Бу төшенчәне, гадәттә, куркыныч эпидемияне башлап җибәрүче кешегә карата кулланалар, өстәвенә эпидемияне йөртүче үзен сау-сәламәт кеше кебек хис итә һәм бернинди дә уңайсызлыклар кичерми, ә аның якын-тирәсендәге кешеләрнең «кырылып» баруына шаккатасы гына кала. Мэри Маллон тарихтагы дан казанган иң билгеле «нуленче авыру»лардан санала, аны шулай ук … Тулысынча
Мәкалә
Зоолог Шон О’Доннелл күчмә кырмыскалар, аларның химик коралы, һәм төрле кырмыскалар арасындагы бәрелешләр турында яза. Кырмыскалар арасындагы сугышлар – төрле колонияләрдәге кырмыскалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ачык агрессив формасы. Кырмыскалар бер-берсендә һәрвакыт көндәш күрәләр. Мәсәлән, әгәр дә колонияләрнең берсе ниндидер ризыкны үзенә ала икән, башка колонияләр бу ризыкка тия алмый. Бу – кыек көндәшлек (косвенная конкуренция) дип … Тулысынча
Хәзерге биология һомосексуальлек турында нәрсә белә, аның сәбәпләре нинди һәм ул эволюция күзлегеннән ничек аңлатыла Кешеләр арасында һомосексуальлекнең объектив тикшеренүләрен уздыру гаять авыр. Популяциядә үз җенесендәге затларга карата теләк хисе кичерүчеләр санын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә торган ышанычлы критерийлар юк. Барлык тикшеренүләр дә кешеләр үзләренең сексуаль ориентацияләре хакында үзләре хәбәр итә торган сайланган тупламаларда үткәрелә. … Тулысынча
Атом-төш коралын беренче тапкыр сынап караганнан соң, Манхэттен проектының җитәкчесе Роберт Оппенһаймер Лос-Аламоста ясаган чыгышында бу коралны уйлап табу ни өчен кирәк булганлыгын аңлатырга тырыша. Оппенһаймер сәяси дәлилләр китерә, куркынычсызлык турында сөйли һәм, ниһаять, үзенең төп этәргечен әйтә. Бу — галимне галим итүче яңа белем эзләү һәм хакыйкатькә омтылу. Чыгышы ахырында әйткән идеяләр аркасында Оппенһаймер … Тулысынча
Мария Кюри — радиологиянең «кендек әнисе» һәм бүгенге көнгәчә 2 тапкыр Нобель бүләгенә лаек булган бердәнбер хатын-кыз. 1921 елда Америкага килгән чагында, ул Нью-Йоркның Вассар көллиятендә радийның фәнни тарихыннан аерып алып булмаслык, үзенең шәхси тормыш хатирәсен сөйләп чыгыш ясый. Озак эзләнүләр юлы, ачышлар һәм элементны тикшерүләр «алтыннан мең тапкыр кыйммәтрәк». Үзенең чыгышында Мари Кюри … Тулысынча
Интернетта көнчелек, дан алуга омтылыш һәм яхшы кәеф: психолог белән әңгәмә Глобаль күренеш буларак, социаль челтәрләр безнең көндәлек тормышыбызда чагыштырмача аз вакыт – берничә дистә ел яшәп киләләр. Шул ук вакыт аралыгы алар галимнәрнең (психолог, социолог, культурологларның) күзәтү үзәгендә. Тик, шулай да, «Социаль челтәрләр психикага тискәре йогынты ясыймы?» дигән сорауга төгәл җавап әлегә юк. Кайбер … Тулысынча
Инглиз профессоры, фәнне популярлаштыручы галим Иэн Стюарт үзенең «Иң бөек математик мәсьәләләр» дигән китабында Ферма теоремасын, Кеплер гипотезасын һәм күпләр өчен чишеп булмастай тоелган башка мәсьәләләрне аңлаешлы итеп аңлатып кына калмый. Ул математикада һәрдаим яңа ачышлар булуын, ә аларның гамәлдә кулланылуы һәр кешенең күзалдында баруын күрсәтә. Чынлап та, һәр кеше дә үзенең смартфонының математик формулалар … Тулысынча
Данлыклы физик Ричард Файнман 1974 елда Калифорния технология университетында чыгыш ясый. Ул бу чыгышында кайбер галимнәрне, бигрәк тә, педагогика һәм психология кебек фәннәрнең белгечләрен Тын океан утрауларында яшәүче аборигеннар белән чагыштыра. Квант хисаплаулары теориясен булдырган галим Ричард Файнман 1974 елда аерым психологларның фәнни эшчәнлеген Тын океан утраулары аборигеннарының тылсым йолаларына охшатуы турында әйтә. Әлеге аборигеннар … Тулысынча
Тел белгече Николас Эванс Австралиянең җирле телләре, аларның уникаль туганлык системасы һәм монолингвизм проблемасы хакында сөйли Австралия телләре гаиләсенә Австралиядә яшәүче теләсә нинди җирле халыкларның телләрен кертәләр. Австралияне һәм Яңа Гвинеяне бүлә торган Торрес бугазы телләре бүленеше генә сорау уята. Анда ике телдә: папуасс телләренә керә торган — мериам-мир, һәм австралия телләре гаиләсенә керә торган, … Тулысынча
Мароккога (Мәгърибкә) без олы бер төркем белән килдек. Кайсыбыз кайдан иде: бер өлешебез гарәп телен Казанда я университетта, я курсларга йөреп өйрәнүчеләр, икенче өлеше – Мәскәү һәм Петербург югары белем йортларыннан килүчеләр, өченчесе – Казакъстанлы дусларыбыз һәм инде калганнары – Әрмәнстандагы Ереван университеты вәкилләре, җитмәсә, Пятигорскида укучы ягымлы балкар һәм күптәннән гаиләсе белән Түмәнгә күченеп, … Тулысынча