Рус телендә – Отрубевидный (разноцветный) лишай. Латин телендә – Pityriasis versicolor, альтернатив исем – Tinea versicolor. Көрпәләнүчән тимрәү, шул ук «күптөсле тимрәү» дип тә әйтелгән тире чире – безнең киңлектә очраган кератомикозларның бердән-бере. Кертомикозлар рәтенә эпидермисның мөгезчә матдәле катламын гөмбәчекләр үрчеп зарарлаган очраклар керә. Көрпәләнүчән тимрәү – тирене ялкынсындырмыйча гына зарарлаган гөмбәчекле авыру. Бу чир чыганагы – Malassezia … Тулысынча
Мәкалә
Килеп җиттек. «Сөт әчеде һәм оешты» дигән җөмләнең нәрсә белдергәнен аңламый торган шәһәр балалары буыны үсеп җитте. Гомере буена бер тапкыр да сөтнең бераз җылынган плитәдә үтәкүренмәле күпертмәле сыекчага ничек әверелүен күргәннәре юк. Моңа TetraPak ширкәте эшләгән стерильләштергән һәм асептик төргәкләү гаепле. Стерильләштерү — сөтне 100С тан югарырак температурада җылыту — авыруга сәбәп булган һәм … Тулысынча
Кешеләрне борын-борыннан без Галәмдә ялгызмы, юкмы дигән сорау борчыган. Борынгы диннәр тереклек Җирдә генә түгел, ә Галәмдә дә киң таралган күренеш дип өйрәткән, шунлыктан күпчелек очракта бу мәсьәләгә карата оптимистик караш хөкем сөргән. Гасырлар узу белән бу карашларга фәнни төсмер керә башлый. Әйтик, Фалес, Анаксагор, Эпикур, Лукреций Кар, Дж. Бруно кебек фәлсәфәчеләр тереклек итү өчен … Тулысынча
Мәктәптә укыганнан бирле математика белән дуслаша алмыйсызмы? Яки саннар, математика тигезләмәләре һ.б. сезгә авыр биреләме? Ә моның сәбәбе нәрсә, акылдамы? Ихтимал, бу вәзгыятьнең сәбәбе «дискалькулия», ягъни математиканы өйрәнү авырлыгыдыр. «Дискалькулия» термины 1940-елларда барлыкка килә, ләкин чех тикшеренүчесе Вадислав Коскның 1974 елдагы тикшеренүләренә кадәр тулысынча билгеләнә алмый. Әлеге хасталык балаларның 5 процентында очрарга мөмкин. Мәктәп балаларында беренче … Тулысынча
Бу нәрсә? Бу Резерфорд тәкъдим иткән атом моделе. Аны Яңа Зеландиядә туган британ галиме Эрнест Резерфорд хөрмәтенә «Резерфордның атом моделе» дип атыйлар. Бу галим 1911 нче елда атом төшен ачуы турында хәбәр иткән. Альфа-кисәкчекләрне юка металл фольгада чәчелдерү тәҗрибәләре барышында, галим күпчелек кичәкчекләрнең үтәли чыгып, хәрәкәт юнәлешен үзгәртмәвен, әмма кайберләренең «читкә сикерүен» күзәтә. Резерфорд альфа-кисәкчекләрне … Тулысынча
Данлыклы Nature журналы һәр елның ахырында галимнәр, белгечләр һәм сәясәтчеләрнең бу елда иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, ун кешелек исемлек төзи. Бу гадәти рейтинг түгел: дөньяда иң абруйлы фәнни басма сайлаган шәхесләр фән һәм технологияләрнең мөһим юнәлешләрен, вакыйгаларны һәм ачышларны чагылдыралар. 2017 елда бу исемлеккә ген инженериясе һәм гравитация дулкыннары белгечләре, атом коралына каршы көрәшүчеләр, гендер … Тулысынча
Әгәр музыка сиңа ошый икән, ул синең ләззәтлелек үзәгенә генә тәэсир итеп калмый, ул баш миенең эшчәнлеген дә стимуллаштыра Һәр кешенең үзе яхшырак дип тапкан музыкасы бар: кемдер классика, кемдер рок ярата, ә кайберәүләргә халык көйләре якын. Музыканың баш миенә тәэсире инде бер ел гына өйрәнелми. Билгеле ки, яраткан музыканы тыңлау кешенең баш миендә дофамин … Тулысынча
Идеологик күренеш буларак, суфичылык VIII гасырларда гарәп дөньясында туа һәм IX-XII йөзләрдә фарсы, төрки һәм башка мөселман халыклары арасында тарала. Аның тууы һәм таралуы шул дәвердәге феодаль тормыш, социаль тигезсезлек, иҗтимагый каршылыклар һәм башка сәбәпләр белән аңлатыла. Суфичылык – ислам дине белән бәйләнешле гаять катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Ул кешенең үз-үзен рухи яктан камилләштерү юлы … Тулысынча
Һиггс бозоны ачылуы хакында 2012 елның 4 нче июлендә ЦЕРН оешмасының матбугат очрашуында игълан иткәннәр иде. Чарада физика галиме Питер Һиггс та катнашты. Ул, чиктән тыш дулкынланып, теориясенең тәҗрибәдә раслануын исән чакта көтмәгәнен, шуңа бик сөенгәнен белдерде. Бер елдан соң Һиггс белән бельгияле Франсуа Энглер 1964 елда ук кисәкчекне фаразлаганнары өчен физика өлкәсендә Нобель бүләген … Тулысынча
Хәзерге заман психология фәнендә җенес һәм гендер кемлекне (идентитлык) гел аермыйлар. Җенси үзенчәлекләрне һәм аермалыкларны тасвирлаганда, әдәбиятта еш кына «гендер үзенчәлекләре» термины кулланыла, ләкин бу дөрес түгел, аларны аера белергә кирәк. «Ир-ат һәм хатын-кыз», «малай һәм кыз», «яшүсмер кыз һәм егет» дигәндә, без җенси аермалыкларны, кайбер биологик үзенчәлекләрне күздә тотабыз. Әлеге үзенчәлекләргә бик күп сыйфатлар … Тулысынча