Рус телендә – Отрубевидный (разноцветный) лишай.
Латин телендә – Pityriasis versicolor, альтернатив исем – Tinea versicolor.
Көрпәләнүчән тимрәү, шул ук «күптөсле тимрәү» дип тә әйтелгән тире чире – безнең киңлектә очраган кератомикозларның бердән-бере. Кертомикозлар рәтенә эпидермисның мөгезчә матдәле катламын гөмбәчекләр үрчеп зарарлаган очраклар керә.
Көрпәләнүчән тимрәү – тирене ялкынсындырмыйча гына зарарлаган гөмбәчекле авыру. Бу чир чыганагы – Malassezia furfur (Pityrosporum orbiculare) дип аталган гөмбә, ул чүпрә гөмбәчекләре төреннән һәм тиредә торып яткан үсемлекләр дөньясында нормада бар, аның йогучанлыгы көчле түгел.
Чирләтми торып яткан формадагысы чирләтердәй булсын өчен уңай шартлар кирәклеге мәслихәт. Кешенең үзендәге Pityrosporum orbiculare чир хасил иткәнлеге урындагы күзәнәк иммунитетының сүлпәнәюе белән бәйле, бу түбәндәге очракларда була:
— үтә нык тирләүчәнлектә;
— тиренең химик составы үзгәргәндә;
— тирегә май нык бүленеп чыгучанлыкта (себорея);
— тиренең табигый кубалаклануы акрын барганда;
— янәшә чирләрдә (ашказан-эчәк һәм эчке биз чирләре, нерв-кантамыр эшчәнлеге бозылу һ.б.)
Күптөсле тимрәү җенескә карамый, ешрак 20–40 яшьтәгеләрдә калкып чыга. Чир барышы, бигрәк тә себореяле зоналарда, – гәүдәнең өске һәм башның чәч үскән урыннарында күзәтелә.
Күптөсле тимрәү төк фолликулы тамагы белән бәйле ноктасыман саргылт бөрчекләр барлыкка килүдән башлана. Шушы нокталар киңәеп 1 см. диаметрлы йомры, ачык чикле тапларга әйләнә. Бу таплар зурая төшә тоташып 10–18 см-лы эре тапларга әйләнүе мөмкин. Мондый тапларның кырыйлары каймалы, аларның тирәсендә аерым торган вак таплар таралып тора.
Микоз озак барганда, тиренең күп урыннары бозылып өлгерә, арка, гәүдә кырыйлары, күкрәктәге тиресе өсте бөтенләй зарарланыуы мөмкин.
Гадәттә таплар төрле куелыктагы саргылт төстә. Шуның белән бергә башкача төрле төстәгеләре дә бар – тонык крем төсеннән алып карасу соры төскәчә, шуңа күрә бу чир “күптөсле” тимрәү исемен йөртә.
Гөмбәчекләр эпидермисның мөгезчә матдәле катламын күпертеп йомшартканлыктан, тап өсләре көрпәсыман кабырчыкланып тора, шундый күренеш булганлыктан бу микозның икенче исеме – “көрпәләнүчән тимрәү”.
Еш юынап торганда кабырчыклар күзгә ташланып тормый. Әмма тырнак белән сыдырып караганда кубалаклану тиз сизелә, өстәвенә кабырчыклар катламчыкланып тора. Тырнак кырганнан булган бу феномен “Бенье симптомы” исемен йөртә, бу күренеш башка төр тире авыруларында да күзәтелә.
Кояш һәм ультрашәмәхә нурлар тәэсире нәтиҗәсендә көчле кубалакланганга тире зарарланган урыннарда пигментсыз урыннар кала. Башның чәч үскән урыннарында гына да көрпәләнүчән тимрәү булганлыгы һәм аның кавыкка охшап вак вә эре катламчыкланып кубалаклануы асылда инде ачыкланып дәлилләнгән мәгълүмат. Өстәвенә көрпәләнүчән тимрәүнең чәч тиресен генә зарарлауы әлеге заманда 5 % очракта күзәтелә дип билгеләнә.
Мондый чирле кеше физик яктан тынгысызлык кичерми. Әмма тапларның сырлылыгы һәм җәгърафия харитасына охшаган гаҗәеп сүрәтләре, өстәвенә кавык барлыкка килү кешене табибка мөрәҗәгать итүгә этәрә.
Күптөсле тимрәүне тирегә тап чыгарган башка төрле авырулардан аера белү кирәк.
Жѝбер исемен йөрткән алсу тимрәү чире эре озынча түгәрәк ал төсле таптан башланып китә, бу – калкым булып торган беренчел тимгел. Берничә көннән күпләп вак озынча түгәрәк үзенчәлекле алсу таплар барлыкка килә, – бу тапларның үзәге папирос кәгазе кебек кубалакланып тора. 4–6 атна эчендә, тапларны кагылып ярсытып тормаганда, алар үзеннән-үзе бетә.
Эритразма ешрак тире ышкылып торган урыннарда күзәтелә, бу – касык-бот аралыгы, күкрәк бизләре асты, анус һәм җенси әгъза тирәләре һ. б. Гадәттә бу ялкынсыну билгеләре булмаган, кызыл кирпеч төсле, анык чикле шома таплар. Люминесцент нурлар астында эритразма таплары җете кызыл төсле булып чагыла.
Себорея таплары да күптөсле тимрәүгә охшавы мөмкин. Аз майлы ягъни коры себорея күренешенең чәч тиресеннән тыш гадәти урыннары ул – йөз тиресе, аяк-кулның турайту яклары, гәүдәнең ян яклары. Таплы урыннардагы тире юкарган була, анда вак катламчыклы кубалакланыу һәм фолликуляр кератоз күзәтелә.
Галимнәр күзәтүенчә коры себореяда Pityrosporum orbiculare күпләп үрчи, ә ул – күптөсле тимрәү чыганагы. Бу ике чир бер үк кешедә булганда тире кычытучанлык барлыкка килүе мөмкин.
Витилиго таплары сөт кебек ак төстә, алар кубалакланып тормый, анда атрофия күренеше юк. Тапларда гиперпигментацияле кайма бар.
Күптөсле тимрәүне икенчел сифилистан күреп аера белү кирәк, бу бигрәк тә әлеге эпидемиология халәте мөшкел булганда сорала.
Сифилис чирендәге таплар (розеолалар) һичбер вакытта кубалакланмый, алар ешрак гәүдәнең ян якларында барлыкка килә һәм берниниди борчу тудырмый.
Сифилисның соңгы дәверендә пигментсыз таплар – лейкодерма күзәтелә, бу күренеш ешрак муен (“Венера муенчасы”) һәм күкрәк читлеге тирәсендә була. Кайчак мондый күренешләр булганда сифилисны микоздан аеруы читен. Сифилисны гамәлдә еш күреп тормаган табиблар мондый тапларны игътибарсыз калдыруы мөмкин.
Билгеле булганча, сифилис диагнозын куюда серологик реакцияләрнең нәтиҗәсе – иң мөһим күрсәткеч. Диагноз кую әллә ни авыр түгел.
Гадәти клиник күренешләргә өстәп патогномик дип исәпләнгән Бальцер тәкъдименчә сынау шиксез күптөсле тимрәү диагнозы куюга мөмкинлек бирә.
Бальцер тәкъдименчә сынау уздыру – бик гади чара, моны хәтта гомуми тыйбабәт врачлары дә куллана. Таплар өстенә йод эремәсен сөртәләр, кубалаклану күренмәсә дә, көрпәләнеп торган урынга йод сеңеп тула, һәм бу урын куерак төслө булганлыгы белән аерылып тора.
Клиник билгеләр анык булмаса (мәсәлән, тирене еш юып торганда кубалаклану күренер-күренмәс була), Вуд лампасы ярдәмендә люминесцент нурлар астында карау ярдәм итә. Бу очракта таплар сары яисә коңгырт төстә балкып тора.
Кагыйдә буларак, күптөсле тимрәү диагнозын куюда микроскоп аша тикшеренү кулланылмый, әмма кирәк дип тапканда (янә бит клиник билгеләр анык булмаса) микроскоп аша кыска бөгелеп торган мицелий җепселләрен һәм эре түгәрәк икешәр контурлы тышчалы үрчем спораларының йөзем тәлгәшен хәтерләтеп тупланып торганлыгын күрергә була.
Күптөсле тимрәү шактый еш очрый торган микотик инфекция, әмма үкенечкә каршы, бу чирне дәвалап бетереп булмый дигән фикер таралган. Гаҗәбе шул, хәтта медиклар арасында да шундый фикер очратырга була.
Дәваланып торып та чирнең кабатланып торуы пациентны үзенең тире кыяфәте белән ризалашуга мәҗбүр итә, бу физик яктан чир башкача борчымаганлыктан да шулай.
Күптөсле тимрәүдән дәваланып аны бөтенләй юк итеп була, моның өчен дәваланыу ысулын дөрес сайлап алыу һәм профилактик чараларны үтәү тәлап ителә.
Күптөсле тимрәүдән дәвалау гөмбәчекләргә каршылык күрсәтүчән урынчыл һәм гомуми йогынтылы дарулар куллануга нигезләнгән, бу гамәлгә кератолитик (грекча keras, keratos – мөгезчә матдә; lysis – эретеп таркату) дарулар да алына. Чикле урынны биләп торса, кагыйдә буларак, тыштан гына кулланылган чаралар җитә.
Чир сәбәпчесе тиренең өске катламында гына торганга, түбәндәге кератолитик гамәлләр уңай нәтиҗә бирә: салициллы спирт, корчаңгыдан дәвалауда кулланылган акарицид чаралар (бензилбензоат куллану, күпләргә мәгълүм – искечә Демьянович ысулы). Әмма уңайсызрак булганга бу ысулларны хәзерге вакытта бик сирәк кулланалар.
Инде көрпәләнүчән тимрәү гөмбәчектән килгән авыру булгач, гөмбәгә каршылык күрсәткән даруларны куллану иң тәэсирле чара булып тора. Төрле төркемдәге антимикотикларның аннотацияләрендә көрпәләнүчән тимрәүдән кулланыла дип язалар.
Көрпәләнүчән тимрәү сәбәпчесе күпмедер кимәлдә бәлки бар булган антимикотикларга да бирешәдер, шул исәптән тербинафин рәтендәгеләргә дә. Әмма, сәбәпче чүпрәсыман гөмбәчекләрдән булганга, ул азоль рәтендәге препаратларга ныграк бирешүчән. Гамәлдә исә, азольле препаратлар арасында иң тәэсирлесе кетоконазал булып тора. Көрпәләнүчән тимрәүдән дәвалауда бу дару үзен бик яхшы күрсәтә; аның өч төрле дару формасы бар, шуларның икесе тыштан куллану өчен: шампунь һәм крем.
Ике процентлы шампунь рәвешендәгесен чәч тиресендә генә кулланмыйлар, аның белән тиренең чәчсез булган урынырын бишәр минут биш көн эшкәртеп тә дәвалау бар. Инде 2%-лы мазь рәвешендәгесен сөртеп дәвалаганда, аны тәүлегенә ике тапкыр 2 атна дәвамында кулланалар.
Чирнең киң җәелгән һәм кабатланучан формаларында тыштан кулланып дәвалау һәрвакыт уңай нәтиҗә бирми. Мондый очракта кетоконазолны дару төймәсе килеш бирү тәкъдим ителә, ул бер атна дәвамында көненә берәр таблетка кулланыла.
Күп авторлар дәвалау дәверенең соңгы көннәрендә саунага яисә мунчага барырга тәкъдим итә, бу ныклап тирләгәндә дару матдәсе эпидермисның тышкы катламына барып җитсен өчен эшләнә.
Чирле кешенең өс киемен, эчке киемен һәм ястык чүпрәкләрен кайнап торган суда тотып дезинфекцияләү, аларны дымлы чакта кызган үтүк белән үтүкләү профилактика чарасы булып тора.
Күп авторлар чирнең кабатланучан формасында профилактика максатыннан дәваланып тору тәкъдим итә, бу очракта гадәттә язын (март–май) тирене кетоконазоллы шампунь белән ай саен 3 көн рәттән 5-әр минут эшкәртеп торалар.
Белгеч белән киңәшләшмичә дәваланмагыз!
Авторлар:
Хисматуллина Зарема Рим кызы, медицина фәннәре докторы, Башкорт дәүләт медицина дарелфөнүнендә дерматовенерология укыту һәм берьюлы дерматовенерология белән косметология өлкәсендә белем бирү кафедрасының профессоры, Башкортостан Җөмһүриятендә Атказанган табибә.
Хәйдәр Марат Мансур улы, югары категорияле дерматовенеролог, Беренче номерлы Җөмһүрият тире-венерология диспансерының оештыру-методик бүлегенең табиб-методисты.