Бәшир Рәмиев җитәкчелегендә ясалган «Урал» хисаплау машиналары хисаплау техникасы тарихында мөһим урын алып тора. Рәмиев һәм аның хезмәттәшләренең эшчәнлеге аркасында гына Советлар берлеге санак техникасының беренче елларында ук бу өлкәдә дөньякүләм лидерларның берсе була. Баш конструктор вазифасын үтәгән Бәшир Искәндәр улы Рәмиев үзенең коллективы белән дистәдән артык универсаль һәм махсус хисаплау машиналарын, йөзләгән периферия җиһазларын уйлап таба һәм гамәлгә куя.
1957 елда Пензада чыгарылган беренче «Урал» шунда ук илнең күп кенә хисаплау үзәкләренең эшче «атына» әверелде, шул ук елларда Америка сәнәгатендәбу рольне IBM 650 лампалы машинасы уйный иде. Транзисторлы «Урал»лар — «Урал-П», «Урал-14» һәм «Урал-16» — 60-70-елларда Советлар берлегенең һәр икенче хисаплау үзәгендә башка бик күп оешмаларында эшләде.
Бәшир Искәндәр улы Рәмиев 1918 елның 1 маенда Баймак бистәсендә дөньяга килә. Бәширнең әтисе Алманиянең Фрайеберг университетында белем ала, тау инженеры була. Ә менә бабасы Закир — алтын приискалары хуҗасы, миллионер, Дәүләт думасы әгъзасы һәм шагыйрь, милләтпәрвәр һәм хәйрияче булган. Бәшир шушы атаклы гаиләдә туа.
Бәшир Рәмиев кече яшьтән үк техникага гашыйк була, уйлап табу сәләтләрен күрсәтә. 17 яшендә СССР уйлап табучылар оешмасына кабул ителә.
Ул Мәскәү энергетика институтының икенче курсында укыганда, әтисе Искәндәрне кулга алалар һәм хөкем итәләр. «Халык дошманы»ның улы булган Бәширне институттан куалар. Бу 1938 елда була. Күпмедер вакыт эш таба алмыйча йөргәннән соң, ул 1940 елда Мәскәүдә Үзәк элемтә институтына эшкә керә.
Сугыш башлангач, үз теләге белән яуга китә. Ул элемтә батальонына алына һәм Сталин Ставкасы белән Генштабка хезмәт күрсәтә. 1944 елда аны мәҗбүри кайтаралар һәм 108 нче махсус фәнни-тикшеренү институтына эшкә урнаштыралар.
1947 елны ул АКШта беренче электрон хисаплау машинасы — ЭСМ — «ЭНИАК» уйлап табулары турында ишетә. Әлеге өлкәгә карата кызыксынуы уяна. Бәшир 1948 елның маенда инженер-конструктор буларак АН СССРның Энергетик институтында электросистема лабораториясенә эшкә алына.
Өч ай узуга, 1948 елның августында ук, Б. И. Рәмиев белән И. С. Брук ССРБда беренче автомат санлы электрон машина (АСЭМ) проекты тәкъдим итәләр. Бу СССРның санлы электрон исәпләү техника өлкәсендә беренче рәсми рәвештә теркәлгән ачыш була.
1950 елны Мәскәү заводы САМ нигезендә электрон санагыч җайланмалар ясый торган СКБ-245 төзелә. Лабораторияләрнең берсендә Бәшир Рәмиев мөдир була.
1953 елны ЭСМ «Стрела» чыга. Бу эш өчен Рәмиев, Лесечко, Баушевский төркеме Сталин премиясе бүләгенә ия була. Машина түбәндәге сыйфатларга ия: секундына 2000 гамәл тизлеге, 2048 сүз хәтере, ә зурлыгы 200 квадрат метр.
1953–1954 елларда Бәшир Искәндәр улы кече ЭСМ «Урал-1» җайланмасының баш конструкторы була. Соңыннан әлеге машина инженер исәпләүләр өчен кулланыла башлый.
Шулай ук Б. И. Рәмиев җитәкчелеге астында махсус ЭСМнар да чыгарыла. Мәсәлән, «Погода» — һава торышын прогнозлау, «Гранит» — күзәтү нәтиҗәләренең ихтималлылыгын исәпләү, махсус ЭСМ радиопленгам буенча координатлар билгеләү өчен.
1962 елны Бәшир Искәндәр улына башкарылган эшләре өчен, диссертация дә якламыйча, техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә.
1960 елда Б. И. Рәмиев икенче буын ЭСМ җайланмалары булдыруга керешә. Ел азагына бу машиналар бик күп өлкәләрдә кулланыла башлый. Аларга нигезләнеп, «Банк»,«Строитель» системалары төзелә. Алар спутниклардан килә торган мәгълүматларны туплап эшкәртә.
Бәшир Рәмиев халыкара хезмәттәшлек яклы була. Баш конструктор буларак, ул Бөекбританиянең ICL ширкәте белән ике килешү имзалый.
1969 елны радио сәнәгате министрлыгы совет санакларын IBM-360 нигезендә ясауны хуплаган карар чыгара. Бу тарихи карар совет санагыч техникасы сәнәгатен чит ил техникасын кабатлау юлына бастыра һәм котылгысыз артка калып баруына китерә. Әлеге ялгыш карар белән килешмичә, бер төркем конструкторлар һәм чиновниклар отставкага гаризалар тапшыралар. Б. Рәмиев тә генераль конструктор вазифасыннан баш тарта.
Рәмиев бер кечкенә лаборатория башлыгы итеп билгеләнә һәм яңа санаклар төзү эшеннән читләшә. Б. Рәмиев 1994 елда Мәскәүдә вафат була.
Рәмиев озак еллар дәвамында Пензада хезмәт куйганга күрә, бу шәһәрдә аның хәтерен сакларга тырышалар. Монда аның исемен йөртүче урам һәм тыкрык бар, аның белән бәйле биналарга хәтер такталары куелган. 2013 елда ачылган югары технологияләр паркына да аның исеме бирелде.
Ләйсән Шакирова язмасы
фотолар ирекле чыганаклардан
Мәкалә түбәндәге мәгълүматларга нигезләнеп әзерләнде:
1. Санак музее