Хәзерге заман психология фәнендә җенес һәм гендер кемлекне (идентитлык) гел аермыйлар. Җенси үзенчәлекләрне һәм аермалыкларны тасвирлаганда, әдәбиятта еш кына «гендер үзенчәлекләре» термины кулланыла, ләкин бу дөрес түгел, аларны аера белергә кирәк. «Ир-ат һәм хатын-кыз», «малай һәм кыз», «яшүсмер кыз һәм егет» дигәндә, без җенси аермалыкларны, кайбер биологик үзенчәлекләрне күздә тотабыз. Әлеге үзенчәлекләргә бик күп сыйфатлар керә: хатын-кызларны ир-атлардан аерырга мөмкинлек бирә торган һормональ җенес, гонад җенес һәм морфологик җенес бу. Җенси кемлектән гендер кемлеген дә аера белергә кирәк. Еш кына җенси кемлекне-биологик җенескә, ә гендер кемлекне иҗтимагый (социаль) җенескә тиңлиләр. Әлеге ике конструктны аеру өчен, билгеле бер дәрәҗәдә без бу карашны да кабул итә алабыз.
1. Иҗтимагый (социаль) җенес мәсьәләсе
Гендер кемлек (яки иҗтимагый җенес) мәсьәләсен ачык итеп Сандра Бэм куя һәм моның өчен махсус терминнар кертә. Җенси кемлек турында сөйләгәндә, без «ир-ат һәм хатын-кыз», «ир-атныкы һәм хатын-кызныкы» дигән сүзләрне, ә гендер кемлек турында сөйләгәндә, «маскулин» һәм «фемин» терминнарын кулланабыз. Әйе, маскулин — ир-атларның, ә фемин — хатын-кызларның билгесе, дип әлеге ике терминда туктап калсак та була. Әмма психологик конструктлар турында сөйләгәндә, без күп вариантлырак картинаны күрәбез, чөнки психика кешегә тирә-юнь белән мөнәсәбәтләрен тәртипкә салырга ярдәм итә. Шуңа күрә Сандра Бэм маскулинлык һәм феминлык терминнарыннан кала «андрогинлык» конструктын да кертә.
2. Андрогинлык һәм адаптация
Медицина күзлегеннән карасак, андрогинлык – кайбер катнаш билгеләрнең булуы. Ә психология күзлегеннән, ул – кешегә үз-үзен тотышында кулланыла торган стратегияләрне сайларга ярдәм итүче үзенчәлек, сыйфат, дип уйлый Сандра Бэм. Аның әйтүенчә, андрогинлык кешегә төрле тормыш шартларына яхшырак җайлашырга мөмкинлек бирә. Гадәти маскулин стратегиясе уйламыйча куркыныч адымга бару, активлык арту, агрессивлык, бәйсез, автоном булырга тырышу һәм башкалар белән бәйле. Фемин стратегияне хатын-кызларның гадәти холкы белән тәңгәлләштереп була. Моңа элемтәләр корырга, назлы, мөлаем булырга омтылу керә. Андрогин кемлек – гендер кемлекнең тегесе дә, монысы да кергән төре. Димәк, андрогиннарның кулында фемин һәм маскулин стратегияләрнең икесе дә бар. Шулай итеп, төрле очракларда кеше я бер, я икенче, я барлык стратегияләрне дә бергә куллана ала.
3. Үз-үзеңне тотышның адекват стратегияләре
Русия психологлары Н.В. Дворянчиков белән С.Н. Ениколопов шуны раслыйлар: андрогинлык турында кешенең тирә-юньгә жайлашуының шартсыз сәбәбе дип ныклы ышаныч белән әйтергә ярамый, чөнки үз-үзеңне тотыш стратегияләре булу гына түгел, ә шул стратегияләрне билгеле бер очракта дөрес куллана белу, дөресрәге, билгеле бер очракта дөрес нәтиҗәгә китерердәен сайлап алу мөһим. Шулай булмаса, андрогин кемлекле кешеләр үз-үзен тотыш стратегияләрен бутарлар иде. Мәсәлән, ул кеше үлгәч көлә яки туй мәҗлесендә елый ала. Без рольләрнең кушылуын һәм уңышсыз компенсацияне күзәтә алабыз. Игътибарны андрогинлыкнын җайлашуның нигезе булып килүенә генә түгел, ә моның киресен дәлилләүче тикшеренүләр үткәрүгә дә юнәлтергә кирәк.
4. Феминлыкның һәм маскулинлыкның җайлашу белән бәйләнеше
Әлбәттә, гендер кемлегенең башка типлары андрогин тип белән чагыштырганда начаррак, «катканрак» яки уңышсызрак дип әйтеп булмый. Маскулинлык та җайлашу – адаптация белән бәйле, бу очракта аның ир затынамы, хатын кешегәме хас булуы мөһим түгел. Әлеге универсаль характеристика кешенең уңышлы булуын, үз-үзенә ышануын һәм башкаларны тәэмин итә. Моның белән өлешчә килешеп тә була, чөнки маскулинлыкның иң күренеп торган сыйфаты – активлык, ә активлык исә еш кына кешегә җәмгыятьтә күтәрелергә ярдәм итә.
Ә менә феминлыкка төгәл генә бер бәя юк. Феминлык хатын-кыз өчен адаптациянең төп нигезе була ала дип санала; әгәр дә феминлык ир затында аермачык чагылыш тапкан характеристика булса, ул башкалар белән коммуникациядә һәм тәртиптә проблема чыганагы яки предиктор була ала.. Эш шунда ки, без ирләрне иҗтимагый актив, автоном, бәйсез һәм куркыныч адымга барырга сәләтле дип беләбез. Әгәр дә ир-атта без гадәттә бәйлелек белән тәңгәлләштерә торган фемин хасиятләр күзәтелсә, бу, әлбәттә, аның өчен прооблемага әйләнәчәк
5. Бүленмәгән кемлек
Болардан тыш бүленмәгән гендер кемлек төре дә бар. Әлеге төргә караган кешеләрнең маскулин һәм фемин билгеләре түбән була. Бу сорау аерым проблема булып тора, чөнки әлеге өлкә фундаменталь фәндә тиешенчә өйрәнелмәгән. Дифференциацияләнмәгән (бүленмәгән, таркатылмаган) кемлекне психик җәрәхәтләнү һәм балачактагы проблемалар белән бәйлиләр. Шундый проблемаларның берсе: ата-анага яңа туган сабыйның җенесе ошамый, әйтик, әти-әни малай көткән була, тик кыз бала туа. Балага шулай карау аркасында кызны егет сыман тәрбияләргә, аның теләкләренә колак салмаска мөмкиннәр.
Бүленмәгән кемлекне алга таба өйрәнергә кирәк, чөнки аның нигезендә гел иртә яшьтәге җәрәхәтләр генә ятмый. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Менә бер мисал: бер хатынның үзенә биргән бәясеннән чыгып, психолог, диагностика нигезендә, психолог анда гендер кемлегенең бүленмәгән тибын таба. Сөйләшүләр алып барганда шул ачыклана: әлеге хатын үзенә мондый бәяне ире бик көнче булганга биргән. Ул башка кешеләр янында бала булып күренергә омтыла, башка кешеләр аңа хатын-кызга караган кебек карамасын, ире көнләшмәсен өчен ул фемин хасиятләре яшерергә тырыша.
6. Хромосома аномалияләре
Заманча фәндә хромосома аномалияләр мәсьәләсе төрле өлкәләрдә өйрәнелә. Бу өлкә медицина хезмәткәрләренең һәм психологларның фәнни кызыксынуларын берләштерә. Перспектив тикшеренүләрнең берсе Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Акушерлык, гинекология һәм перинатология фәнни үзәге хезмәткәрләре (медицина фәннәре докторы, профессор Е.В. Уварова) һәм РФА Психология институты хезмәткәрләре (психология фәннәре докторы, профессор Н.Е. Хардаменкова) тарафыннан планлаштырылды һәм үткәрелде. Аерым алганда, Шерешевский-Тернер синдромлы яки Свайер синдромлы, хромосома аномалияле кызлар тикшерелде. Тернер синдромлы кызларда бер Х-хромосома юк, ә Свайер синдромлы кызларда ир-атлар кариотибы (46 ХУ-хромосома) була, ләкин аларда хатын-кыз фенотибы, ягъни аларнын тышкы кыяфәте хатын-кызларныкы кебек. Гадәттә Свайер синдромлы бала тугач, анын кыз булуында шик тумый.
Тернер синдромы вакытында да, Свайер синдромы вакытында да пубертат барышында бернинди дә икенчел җенес билгеләре барлыкка килми, бу исә медицина ягыннан да, психология ягыннан да проблема булып тора. Әлеге авыруларны дәвалаганда еш кына психологик мәгълүматлар җитеп бетми, чөнки табиблар төрле гормональ препаратлар белән дәвалыйлар һәм психологик ярдәмне дә үзләре күрсәтәләр. Әлеге ярдәм бик уңышлы булса да, дәвалау вакытында кызларда нинди психологик үзгәрешләр барганын, аларның үзләре турында фикере ничек үзгәргәнен аңлау мөһим. Нәкъ менә шуңа фәнни тикшеренүләрнең әлеге юнәлеше перспектив санала.
Әдәбият исемлеге
Ениколопов С.Н., Дворянчиков Н.В. Концепции и перспективы исследования пола в клинической психологии. Психологический журнал. № 3, т. 22, 2001. С. 100–115.
Знаков В.В. Половые, гендерные и личностные различия в понимании моральной дилеммы // Психологический журнал. 2004. Т. 25. № 1. С. 41-51.
Ильин Е.П. Пол и гендер. Спб.: Питер, 2010. — 686 с.
Киселева И.А., Уварова Е.В. Особенности ведения больных с XY-дисгенезией гонад: научное издание / И. А. Киселева, Е. В. Уварова // Репродуктивное здоровье детей и подростков . 2006 . № 2. С. 16–27.
Клецина И.С. Психология гендерных отношений. Теория и практика. — СПб., Алетейя, 2004. — 408 с.
Клецина И.С. (ред.) Гендерная психология. 2-е изд., испр. и доп. СПб.: Питер, 2009. — 496.
Курьянова Ю.Н., Уварова Е.В., Буралкина Н.А. Практическая значимость использования современных диагностических мероприятий у пациентов с синдромом Тернера // Репродуктивное здоровье детей и подростков. 2014. № 2.
Харламенкова Н.Е. Самоутверждение подростка. 2-ое ., испр. и доп. М.: Издательство «Институт психологии РАН», 2007. — 384 с.
Харламенкова Н.Е., Киселева И.А. Тестикулярная феминизация как медицинский и психологический феномен // Актуальные вопросы теоретической и клинической психоэндокринологии: Сборник научных трудов / Под ред. В.Н. Краснова, Л.Н. Горобец. М.: Московский НИИ психиатрии Росздрава, 2007. С. 150–166.
Харламенкова Н.Е., Стоделова Т.С. Интеграция идентичности при аномалиях полового развития (на примере больных с дисгенезией гонад) // Развитие психологии в системе комплексного человекознания // Ч. 2. Отв. ред. А.Л. Журавлев, В.А. Кольцова. М.: Изд-во «Институт психологии РАН», 2012. С. 637–639.
Наталья Харламенкова, психология фәннәре докторы, РФА Психология институтының җәрәхәт сәбәпле стресс психологиясе лабораториясе мөдире, Һуманитар фәннәрнең дәүләт академик университетында шәхес психология кафедрасы мөдире
Постнаука сәхифәсеннән Әдилә Вилданова тәрҗемәсе
Иллюстрацияләр: ABC News 7 / Chicago, Elephant Gun Studios