Атом-төш коралын беренче тапкыр сынап караганнан соң, Манхэттен проектының җитәкчесе Роберт Оппенһаймер Лос-Аламоста ясаган чыгышында бу коралны уйлап табу ни өчен кирәк булганлыгын аңлатырга тырыша. Оппенһаймер сәяси дәлилләр китерә, куркынычсызлык турында сөйли һәм, ниһаять, үзенең төп этәргечен әйтә. Бу — галимне галим итүче яңа белем эзләү һәм хакыйкатькә омтылу. Чыгышы ахырында әйткән идеяләр аркасында Оппенһаймер 10 елдан соң яшерен эшләрдән читләштерелә. Аның фикеренчә, атом-төш технологиясенең таралуын чикләү һәм атом-төш коралын бөтен дөньяда контрольдә тотарга кирәк.
«Ләкин турыдан-туры сәбәп турында әйтсәк, шул — без бу эшне табигый рәвештә зарури булганга күрә эшләдек. Әгәр дә сез галим булсагыз, сез дөньяның төзелеш принципларын өйрәнү — игелек, чынбарлыкның үзлекләрен ачыклау игелек һәм дөнья белән кешелек идеалларын күздә тотып идарә итү, кешелек файдасы өчен барлык көчләреңне сарыф итү — игелек икәненә ышаныр идегез.
Яңалыкны өйрәнү яхшы гамәл икәненә ышанмасаң, галим булырга ярамый. Шулай ук үз белемеңне барлык кызыксынучылар белән бүлешүне иң кыйммәтле әйбер икәнен аңламыйча да галим булып булмый.
Дөнья турында белемнең һәм бу белем биргән көчнең цивилизациянең аерып алмаслык милке булуы дип санамасаң һәм бу көчне белем таратырга булышыр өчен кулланмасаң, һәм бу эшнең барлык нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга әзер булмасаң, галим була алмыйсың».
«Әмма башка кыйммәтләр дә бар. Без галимнәр генә түгел, без шулай ук кешеләр дә әле. Без үзебез кебек кешеләргә бәйле булуыбызны оныта алмыйбыз… Бу бәйләнеш — дөньядагы иң көчле бәйләнеш, ул хәтта безне бер-беребез белән бәйләп торучы элемтәләрдән дә көчлерәк. Иң тирән элемтәләр — безне үзебез кебек кешеләр белән бәйләп торучы элемтәләр».
Татарчага Сиренә Миндубаева тәрҗемә итте