Гаяз Исхакый татар әдәбияты тарихы мәйданында иң мәртәбәле урынны биләүче әдипләребезнең берсе. Аның тормышы һәм иҗатында кызык мизгелләр җитәрлек булган. 1. Гаяз 5 яшендә ук укырга һәм язырга өйрәнә, ә 12 яшендә гарәпчә һәм фарсыча яхшы аңлый. 2. Ул элмә такталарны, кибет исемнәрен һәм башка язуларны укый-укый русчага өйрәнә. 3. Беренче хикәясе басылып чыккач, 17 … Тулысынча
Бәшир Рәмиев җитәкчелегендә ясалган «Урал» хисаплау машиналары хисаплау техникасы тарихында мөһим урын алып тора. Рәмиев һәм аның хезмәттәшләренең эшчәнлеге аркасында гына Советлар берлеге санак техникасының беренче елларында ук бу өлкәдә дөньякүләм лидерларның берсе була. Баш конструктор вазифасын үтәгән Бәшир Искәндәр улы Рәмиев үзенең коллективы белән дистәдән артык универсаль һәм махсус хисаплау машиналарын, йөзләгән периферия җиһазларын уйлап таба һәм гамәлгә куя. 1957 елда Пензада чыгарылган беренче «Урал» шунда ук илнең күп кенә … Тулысынча
Әгәр син олимпиадаларда катнашасың, имтихан бирәсең икән, эксперименталь дәресләр, үрнәк дәресләр аша белемеңне арттырырга телисең икән, «Шәкерт»кә рәхим ит! Нәкь менә шундый канатландыргыч рухта язылган сүзләр белән «Шәкерт» үзенең дусларын каршы ала. Кем соң ул? Нәрсә соң ул диярсез? Кызыкмы? Димәк, танышуны дәвам итәбез! «Шәкерт» проекты 1 нче сентябрьда барлыкка килә (онытылмаслык дата, бер карасаң). … Тулысынча
Италия язучысы, тарихчы, фәлсәфәче, семиотика белгече Умберто Эко 84 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә La Repubblica газетасы. Ул 19 февраль төнендә бакыйлыкка күчкән. Үлеменең сәбәбен яман шеш дип әйтәләр. Умберто Эко 1932 елның 5 гыйнварында Италиянең Алессандрия шәһәрендә туган. Эко фамилиясе борынгы түгел: кайчандыр шәһәр чиновниклары Умбертоның бабасын урамда табып алганнар һәм билгесез сабыйга Eco — Ex caelis oblatus (Күкләрнең бүләге) дигән фамилия кушканнар. … Тулысынча
Сезнең игътибарыгызга америкалы фәлсәфәче Джон Сёрлның мәгълүм бер мәкаләсеннән кечкенә генә өзек тәкъдим итәбез. Бу текстта сүз «Кытай бүлмәсе» дип аталган фикри тәҗрибә турында бара. 1980 елда ук ясалган бу эксперимент әле һаман да бәхәсләр уята. Ә хәзер, ясалма интеллект әкренләп әйләнә-тирә тормышыбызны били башлаган бер чорда, фәлсәфи сорауга җавап эзләгән мәкаләнең актуальлеге тагын да … Тулысынча
Каюм Насыйри теркәп калдырган бу табышмакларны дусларыгызга әйтсәгез, бик озак башларын кашып торырлар. Бөек мәгърифәтче теркәп калдырган акыл уеннары XXI гасырда сәеррәк һәм үзгәрәк яңгырый. Җавап табу өчен шул чор тормышын күзаллый алырга кирәк. 1. Дүрт татар, дүртесе дә бер тишеккә атар. (Сыер саву) 2. Бер тычканда ике койрык. (Чабата) 3. Әнә бара, эзе юк. (Көймә) … Тулысынча
1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә 11 татар яугире җәзалап үтерелә. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил , Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. «Идел-Урал» легионында хезмәт иткән бу әсирләр «Алманиягә хыянәт иткән өчен» хөкем ителә. Сүз нинди хыянәт турында бара? Алар нинди легионда катнашкан? Әйдәгез, белгәннәребезне … Тулысынча
Безнең эрага кадәр III гасырдан алып б.э. V гасырына кадәрге чорда Иделдә ыруг-кабилә мөнәсәбәтләре таркалып сыйнфый җәмгыятькә күчеш бара. Б. э. VIII—IX гасырлары аралыгында Идел буенда ыруг берләшмәләре хасил була. Көнбатыш Чулман һәм Идел алдының көньяк өлешендә Идел-Чулман болгарлары кабилә берләшмәсе оеша. Болгар бабаларыбыз бу чорда ук чөйле язуга ия булалар. Мең ел дәверендә (б. э. … Тулысынча
Эшчәнлегенә төрледән-төрле бәя бирелгән, хәтта «музыка министры» дип тә йөртелгән бу шәхесебез милли классик сәнгать өчен ниләр эшләгән соң? Нәҗип Җиһановны XX гасыр татар музыка сәнгатенең иң зур эшлеклесе дип атыйлар. Аның киңкырлы һәм актив эшчәнлеге шундый бәя бирергә мөмкинлек тудыра. Татар музыкасы тарихының күп кенә әһәмиятле вакыйгалары Җиһанов исеме белән бәйле. Ул ярты гасырдан … Тулысынча