• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Умберто Эко вафат

20.02.2016

Италия язучысы, тарихчы, фәлсәфәче, семиотика белгече Умберто Эко 84 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә La Repubblica газетасы. Ул 19 февраль төнендә бакыйлыкка күчкән. Үлеменең сәбәбен яман шеш дип әйтәләр.

Умберто Эко фотосыУмберто Эко 1932 елның 5 гыйнварында Италиянең Алессандрия шәһәрендә туган. Эко фамилиясе борынгы түгел: кайчандыр шәһәр чиновниклары Умбертоның бабасын урамда табып алганнар һәм билгесез сабыйга Eco — Ex caelis oblatus (Күкләрнең бүләге) дигән фамилия кушканнар.

Әти-әнисе аның юрист булуын теләсә дә, Умберто Турин университетында хокук өйрәнүдән баш тарта һәм урта гасыр фәлсәфәсе һәм әдәбияты юнәлешендә укып чыга.

48 яшендә аның беренче зур китабы — «Гөлчәчәк исеме» (Il nome della rosa) романы чыга. Бу әсәрнең һәм, әлбәттә, авторның даны бөтен дөньяга тарала. Фәлсәфи-детектив роман Урта гасыр монастырендәге вакыйгалар турында бәян итә. Автор XIII гасыр монастыренең көнкүрешен гаҗәеп ваклык белән тасвирлый, Урта гасыр гыйлем әһелләренең гыйбарәләрен искә төшерә, укучыны схоластик бәхәсләр белән таныштыра, шул ук вакытта берничә җөмләдән үк үз эченә алып китә торган детектив бара, монастырьнең җан өшеткеч куркыныч корылмаларында кемдер җинаятьләр кыла. Өч ел узгач, Эко «„Роза исеме“ битләрендә язмалар» дигән китап нәшер итә, анда ул беренче романның кайбер серләрен ача, әдәбиятта Әдип, Укучы һәм Әсәр мөнәсәбәтләре турында фикер кора.

Алга таба чыккан китаплары Умберто Эконың гади кешеләргә катлаулы интеллектуаль проблемалар турында сөйләргә курыкмаучы, моны оста итеп башкара белүче зыялы автор булуын раслый барды. Гомумән, Эконың әдәбиятка керткән иң зур өлеше дә интеллектуальлек белән бәйле: ул маҗаралы әдәбиятны, беллетристиканы «югары» әдәбият белән берләштерә алды. Һәм шул рәвешле әдәбияттагы постмодернизмга нигез салды.

Умберто Эко язучы гына түгел. Киресенчә, беренче чиратта ул галим. Ул урта гасырларны өйрәнүче (медиевист), шул ук вакытта гаммәви (массакүләм) мәдәният буенча да белгеч. Ул семиотика өлкәсендәге тикшеренүләре белән дә билгеле иде.

«Гыйлем» берләшмәсе материалы

фото: Philippe Grollier / www.philippegrollier.com

Рубрика: ЯңалыкТеглар: әдәбият, галимнәр, италия, тарих, шәхесләр, язучылар



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.