Әгәр син олимпиадаларда катнашасың, имтихан бирәсең икән, эксперименталь дәресләр, үрнәк дәресләр аша белемеңне арттырырга телисең икән, «Шәкерт»кә рәхим ит! Нәкь менә шундый канатландыргыч рухта язылган сүзләр белән «Шәкерт» үзенең дусларын каршы ала. Кем соң ул? Нәрсә соң ул диярсез? Кызыкмы? Димәк, танышуны дәвам итәбез!
«Шәкерт» проекты 1 нче сентябрьда барлыкка килә (онытылмаслык дата, бер карасаң). Башта үзенең сайтын булдыра, ә аннары «ВКонтакте» социаль челтәрендә төркем буларак та ачыла. «Шәкерт»тә укучы үзенә уку буенча кирәкле материалларны булдыра ала. Мәсәлән, төрле тестлар эшләп, белемен тикшерә, эксперименталь дәресләр белән таныша. Тагын шул уку диярсез… Юк ла, «Шәкерт» проекты монысын да күздә тотып бетергән. Башка ял бирер өчен тәрбияви мультфильмнар да ясалып килә монда. Һәм дә инде дөньядагы төрле ачышлар белән кызыксынган укучыга кызыклы мәгълүматлар һәм күзәтүләр дә бар.
Ә бу проект белән тагын да якынрак танышу өчен, аның җитәкчесе, Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат хезмәткәре Ленар Хөсәеновка берничә сорау бирергә булдык.
— Ленар әфәнде, бу «Шәкерт» проектын башлап җибәрү идеясы каян килеп чыкты соң?
— Идея… Идея. Бу фикер барлыкка килү тарихы шундый: без Айдар Шәйхин белән «Гыйлем» проектына күп әйберләр кертмәкче идек. Әмма, «хыялга бай, акылга сай» дигән кебек, барысын да чынга ашырып булмады һәм алар «Гыйлем» форматына да бик туры килми иде. Шуннан безнең уйга «Шәкерт» проектын ачып җибәрү идеясы килде. «Гыйлем» бу очракта безгә илһам көче бирде. Аннары «Шәкерт» проектына кергән материаллар мәктәп кысасында эксперименталь эш булып тора. Бу зур җавапчылык, зур эш. Моны кайда да булса күрсәтергә кирәк. Гимназиядә калса, бу мәгариф системасында бер гади, үтеп китмәле чара булып калыр иде. Шунысы да бар: «Шәкерт» ул практика (укыту), ә «Гыйлем» ул теория (фән).
— Бу проектта кемнәр эшли һәм нәрсә эшли?
— Монысына ерактан ук киләм. Мәгариф системасын гына алып карыйк: ул укучыларга БДИ тапшырырга дигән максат куйды. Бу кыса укучылар һәм укытучылар арасында булган элемтәне күпмедер тарттырды. Алар арасында булган иҗади эш тә кимеде. Укытучылар БДИ форматына яраклашып укытырга тырышалар. Без Татарстанда яшибез, димәк, тик ятып булмый. Сингапур методикасы, яңа ФДББС (ФГОС) кебек әйберләр безне яңалыкка этәрә.
«Шәкерт» проекты бу элемтәне ныгытырга һәм яңа сулыш биреп, яңалыкны читтән түгел, ә үзебездә булдырырга тырыша. Мәсәлән, «Эксперименталь дәрестә» югары сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучыларына дәрес бирә. Олы яшьтәге абыйлар (Ленар Шәвәлиев, Рамил Гарипов) балалар өчен мультфильмнар әзерләп ята. Укучылар үз проектларын гимназиядә яисә башка җирдә (олы кешеләр кебек) яклыйлар. Бер караганда уен, ләкин икенче яктан зур тормышка бер адым булып тора.
— Мондый проектлар берәү генәме? Әллә инде алар тагын бармы? Булса, сез алардан нинди үзенчәлекләрегез белән аерылып торасыз?
— Адым, адым һәм тагын бер кат адым. Мондый проектлар урысча да, бәлки татарча да бардыр. Ансын белмим. Ләкин бу проектның «төше» шунда: «Шәкерт» — ул мәйдан. Ягъни эшләр өчен, бүлешер өчен, күрсәтү өчен, белер, укыр һәм эксперимент ясар өчен барлык уңайлыкларны да тудырган урын.
Бүгенге тормышта акыллы, галим һәм надан кешене аеруы бик авыр
Бүгенге тормышта акыллы, галим һәм надан кешене аеруы бик авыр. Кемдер бер язмасын укып, уңышлы чыгыш ясарга мөмкин, кемдер зыялы булуына карамастан, иң кирәкле вакытта «телсез» кала. Хаким булам дип, түмәрдә нәрсәдер көтеп утырып булмый. Йөрергә кирәк, суларга, табарга, күрсәтергә… Абынырга, төртелергә, авырга, ә аннары кире торып, күтәрелергә кирәк.
—Ә киләчәккә нинди планнар?
— Яшь, актив укучыларны һәм укытучыларны берләштереп, алар белән яңадан-яңа үрләр яуларга. Һәм бары тик алга!
«Шәкерт» проекты кызыксындырган икән, аның белән якынрак социаль челтәрләрдә (ВКонтактеда төркемнәре бар) һәм интернет порталда (Шәкерт.татар) таныша аласың! Уңышлар!
Илсинә Тимерова язмасы
фотолар: shakert.tatar, vk.com/shakert