• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

«Куллану җәмгыятендә кешегә яшәү өчен кирәкле булган бөтен нәрсә дә бар, әмма ул бу тормышның мәгънәсен таба алмый». XX гасыр уртасында ук фәлсәфәче һәм өченче Вена психотерапия мәктәбенә нигез салучы Виктор Франкл (1905 — 1997) шулай дип язган. Аның сүзләренә караганда, мондый «экзистенциаль вакуум» депрессиягә һәм җәмгыятьтәге золымга илтә, һәм әлеге яшәеш мәгънәсенә җавап бирү өчен проблеманы яңача формалаштыру кирәк — үзенчәлекле Коперник борылышы таләп ителә. «Гыйлем» Виктор Франклның «Логотерапия һәм экзистенциаль анализ» исемле мәкаләләр җыентыгыннан бер өзекне татарчага тәрҗемә итте.


XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык.


Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Автор бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.


Без рәссам-натуралист Мария Кирикованың Татарстанда урнашкан «Түбән Кама» милли паркы өчен әзерләгән «Муравейник» исемле өстәл уенын татарчага тәрҗемә иттек. Бу уенның берничә хикмәте бар: аны буягыч итеп тә кулланырга мөмкин, уен дәвамында исә балалар кырмыскалар дөньясы (аларның көндәлек тормышы, дуслары һәм дошманнары һ.б.) белән якыннанрак таныша алалар. «Балалар ишегалдында, бакчада, паркта йөргәндә, кырмыскага тап була калсалар, аның … Тулысынча


Татар һәм башкорт театр сәнгатьләренең тарихында күренекле урын алып торган шәхесләрнең берсе – Мөхтәр Мутин. Аның язмыш юлы Казан һәм Уфа арасында үткән. Ул — беренче трагик, милли театрны Көнбатыш драматургиясе белән баетучы, Гамлетны уйнаган беренче татар кешесе һәм фаҗигале язмыш иясе…


Йолдызара кораблар – фәнни фантастикада зур урын алып торган күренеш. Галәм тематикасына багышланган күпсанлы фильмнарда алар барлык нечкәлекләренә кадәр сурәтләнә. Әмма чынбарлыкта да мондый проектлар булган икән бит! Әйдәгез, аларның кайберләре белән танышып китик.


Еллар буена март аеның 14 нче көне бик күп илләрдә Бөтендөнья Пи көне буларак бәйрәм ителә иде. Шуның аркасында Халыкара математика берлеге (International Mathematical Union: IMU), бу көннең эшчәнлек өлкәсен киңәйтергә карар биреп, ЮНЕСКОга гариза язды. ЮНЕСКО моны раслады һәм 2019 нчы елның 26 нчы ноябрендә 14 Март — Пи көнен — «Халыкара Математика Көне» итеп игълан итте. Математика көнен бәйрәм итүгә кызыксыну уяту һәм математика белән барлык өлкәләр вә төшенчәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлату өчен һәр елны бу бәйрәмнең темасы игълан ителәчәк. 2020 елгы тема — «Математика Һәркайда» иде.


Беренче пар машинасын XVII гасырның 90 нчы елларында француз уйлап табучысы Денни Папен төзи. Ул бик тупас, камилләшеп җитмәгән була. Пешкәкле цилиндрик савытта су кайнаталар. Хасил булган пар пешкәкне күтәрә. Аннан соң савытны ут өстеннән алалар һәм пар


Соңгы елларда дөньяны чын глютен истериясе биләп алды. Күп кеше составында җилемсә булган ризыкны бар гөнаһларда гаепләп, аннан баш тарта башлады. Әмма дөнья җәмәгатьчелеген шул кадәр куркыткан, күпчелек массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан «массакүләм ашказанын эшләтмәү коралы» дип аталган нинди серле матдә соң ул? Әйдәгез, бу мәсьәләгә ачыклык кертик.


XX гасырның 50 нче елларында космонавтика тармагы барлыкка килгәч үк кешелекнең күптәнге хыялын тормышка ашыру – кешене галәмгә очыру турында уйлана башлыйлар. Шул елларда, СССР һәм АКШ арасындагы салкын сугыш шартларында, бу хыял хөкүмәтнең төп максатларының берсенә әверелә.


1 2 … 40 Далее →


Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.