Сезнең игътибарыгызга америкалы фәлсәфәче Джон Сёрлның мәгълүм бер мәкаләсеннән кечкенә генә өзек тәкъдим итәбез. Бу текстта сүз «Кытай бүлмәсе» дип аталган фикри тәҗрибә турында бара. 1980 елда ук ясалган бу эксперимент әле һаман да бәхәсләр уята. Ә хәзер, ясалма интеллект әкренләп әйләнә-тирә тормышыбызны били башлаган бер чорда, фәлсәфи сорауга җавап эзләгән мәкаләнең актуальлеге тагын да арта кебек.
Әйдәгез, сез әле белмәгән бер телне алыйк. Мәсәлән, минем өчен бу кытай теле булыр. Кытайча язылган текстны мин ниндидер мәзәк сызыклардан торган бер рәсем кебек кенә күрәм. Ә хәзер күз алдына китерик: имеш, мине кытай иероглифлары салынган кәрҗиннәр куелган бүлмәгә керттеләр ди. Әйтик, миңа кытай теле тамгаларының дөрес кушылмалары китерелгән татарча дәреслек тоттырдылар ди, ләкин бу дәреслектәге кагыйдәләрне кулланыр өчен тамгаларның кыяфәтен белү дә җитә, мәгънәсен аңлау кирәкми, ди. Мисалга, бер кагыйдә мондый булырга мөмкин: «Беренче кәрҗиннән фәлән төрле иероглифны алыгыз һәм аны икенче кәрҗиндәге «фәлән» төрле иероглиф янына куегыз».
Ишек артында басып торган кытай телен белүче егетләр бүлмәгә төрле тамга җыелмалары җибәреп тора, һәм мин, аларга җавап итеп, кагыйдә буенча бу тамгалар белән нидер эшлим һәм аларга башка тамга җыелмалары җибәрәм, дип уйлыйк. Бу очракта минем кулдагы дәреслек – ул «санак программасы». Аны язган кешеләр – «программистлар», ә мин «санак» ролен башкарам. Тамгалар салынган кәрҗиннәр – «мәгълүматлар базасы»; бүлмәгә җибәрелгән тамга җыелмалары – ул «сораулар», ә бүлмәдән чыккан тамгалар – «җаваплар».
Алга таба болай дип исәплик: кулымдагы дәреслек шундый оста итеп язылганга, минем бүлмәдән чыгарып җибәргән «җавапларым» кытайча камил сөйләшкән кешенең җавапларыннан аерылмый. Мәсәлән, тышта басып торган егетләр «Сезгә нинди төс ныграк ошый» дигән мәгънәне белдергән, ләкин миңа бөтенләй билгесез тамгалар белән язылган сорау җибәрделәр, ди. Кагыйдә буенча кушылган адымнарны башкарып, мин үземә дә аңлаешсыз булган тамгалар белән «Яраткан төсем зәңгәр, ләкин яшел төсне дә бик ошатам» дип җавап бирәм. Шул рәвешле, мин кытай телен белү буенча Тьюринг тестын узачакмын. Ләкин мин барыбер кытай телен белмим. Өстәвенә, бу система ярдәмендә мин телгә өйрәнә дә алмыйм, чөнки һич югы бер тамганың гына булса да мәгънәсенә төшенү мөмкин түгел. Нәкъ санак сыман, мин төрле тамгалар белән нидер эшлим, ләкин аларның мәгънәсенә төшенә алмыйм. Әлеге мисал бертөрле биремнәрне чишү өчен формаль белемнәр бирү системасына туры килә. Соңгы вакытта кайбер мәктәпләрдә бу система аналитик белем бирү ысулын алыштыра башлады. Программа сыман фикер йөртүче бу яңа белгечләр ятланылган төрдәге мәсьәләләрне уйлап та тормыйча чишәләр, ә менә гадәти булмаган ситуациядә алар берни дә эшли алмаячак. Ә аналитик фикер йөртүчеләр, үз белемен кулланып, чыгарылган җаваптагы тамгаларның урнашуын һәм комбинацияләрен анализлап һәм чагыштырып, аларны куллануның даими бер сценариен билгели ала, ә димәк, шартлы билгеләр һәм куллану формаларының классификаторын төзи ала. Килеп чыккан формаль системаны, фикер йөртүнең гомуми мәйданында ике телдәге гыйбарә тәрҗемәләренең каршы килмәү принцибына нигезләнеп, үзеңдә булган белем-күнекмәләр системасы белән туры китереп була. Нәтиҗәдә, билгесез бер тел турында азмы-күпме күзаллый алачакбыз, ләкин аерым объектларның бу телдәге билгеләнешен без әле белмәячәкбез. Төгәллек өчен, ике системаның да төп элементларын туры китереп чагыштыра торган калибрлау тестлары кирәк булачак. Сүз уңаеннан, мондый катлаулы биремнәргә башка төрле физик шартларда үсеш алган акыллы затлар (чит планета вәкилләре) белән элемтә урнаштыру да керә.
Джон Сёрл
рәсем ирекле чыганактан