Дини юнәлешләрнең күптөрле булуы аларны төркемләү-классификацияләү проблемасын алга куя. Бу мәсьәләгә карата берничә мөнәсәбәт-якын килү бар, ләкин аларның берсе дә гомумтанылган булып саналмый.
Хокукый (норматив) мөнәсәбәт. Бу аспект диннәрне хаклык принципы буенча хак һәм ялган диннәргә бүлүдә чагыла. Норматив төркемләү – динне өйрәнүдә иң борынгы һәм объектив булмавы сәбәпле фәнне бөтенләй канәгатьләндерми торган бүленеш. Инде V гасырда ук нәсара әдәбиятында өч төп дин аерылып күрсәтелә: христианлык – хак дин һәм ике ялган ышану – иудаизм һәм мәҗүсилек (бу исем белән башка барлык диннәр берләштерелә). Вакыт үткән саен, аурупалыларның Көнчыгышта гадәти булган ышанулар белән таныша торган саен, ялган диннәр исемлеге тулыландырыла – монда башта ислам, соңрак буддизм кертелә. Христиан традицисендә шулай ук еретик чиркәүләр төркеме дә бар, монда чиркәүнең рәсми доктринасыннан читкә китүче тәгълиматлар керә (мәсәлән, католиклар күзлегеннән караганда, протестантлар – еретиклар). Схизматик чиркәүләр аңлатмасы исә үз эченә ана чиркәүдән аерылган, ләкин аның төп догматларыннан баш тартмаган юнәлешләрне ала (шул ук католиклар фикеренчә, правослаулар схизматиклар исәбенә керә).
Дини бүленешкә карата мондый мөнәсәбәт башка диннәрдә дә таралган. Мәсәлән, индуизмда бөтен диннәр дә ике категориягә: сатья санатана дхармага – Алланың хак һәм мәңгелек кануны, ягъни индуизм үзе, һәм уподхармага – кешеләрнең Алла турында тулы хакыйкатькә ия булмаган вакытлы тәгълиматлары, ягъни барлык башка диннәр – бүленә. Ислам әдәбиятында диннәрнең өч төркеме аерыла: тулысынча хак (ислам), өлешчә хакыйкый (әһлел-китаб, китап диннәре: христианлык, иудаизм, зороастризм), тулысынча ялган (барлык башка диннәр).
Эволюция мөнәсәбәте. Дин кешелек җәмгытендә барлыкка килә, үсешкә ирешә һәм тәмамлана-туктала торган объект яки процесс белән чагыштырыла. XIX гасырдан башлап диннәрне үсеш баскычлары буенча (кешенең үсүе кебек) төркемләү принцибы яшәп килә. Г. Гегель буенча, дин тарихы – ул Рухның (тарих чынбарлыгының) үзаңга тулысынча ирешү процессы. Аерым диннәр – Рух җәелүенең эзлекле адымнары. Гегель диннәрне Рухның үз урынын табуда тоткан урыннары буенча төркемли.
- 1. Табигый диннәр (үсеш дәрәҗәсе буенча түбәндә торалар) – хис тәҗрибәсе аша килеп чыгучы турыдан-туры аңлауга нигезләнгәннәр. Болар эчкерсез диннәр (тылсымчылык), Кытай (үлчәү диннәре) һәм Һиндстан (фантазия) диннәре, Фарсы иленең (яхшылык һәм яктылык диннәре), Сүриянең (газаплану диннәре) һәм Мисырның (сер, яшеренлек) борынгы диннәре, шулай ук буддизм.
- 2. Рухи-индивидуаль диннәр (урталыкта торучылар): иудаизм (югары нәрсәләр дине), борынгы грек дине (матурлык дине), борынгы рим дине (акыл һәм максатчанлык дине).
- 3. Абсолют дин, яки абсолют рухият дине (югары урында тора) – христианлык. Анда идея һәм чынбарлык туры килә.
Гегель классификациясенең кимчелекләре – аның үзәгендә христианлык ятуы һәм исламның исәпкә алынмавы. Бу бүленешкә карасак, киләчәк тарихи үсеш белән нишләргә икәне аңлашылмый, чөнки диннең яңа формалары килеп чыгуы мөмкин дип күрсәтелмәгән. Моңа охшаш төркемләүне шулай ук рухани галим А. Мень тәкъдим итә һәм барлык диннәрнең дә христианлыкка кереш, аңа әзерлек дигән тезисны алга сөрә.
Г. Гегель фикерләре нигезендә диннәрнең төркемләүнең тагын берничә варианты төзелә.
Э. Кэрд буенча диннәрне классификацияләү. Диннәр кеше аңының баскычларына тәңгәл килә:
1) дөнья аңы диннәре;
2) үзаң диннәре;
3) Алла аңы диннәре.
Э. фон Гартман буенча диннәрне төркемләү (1882).
- 1. Натурализм.
- 2. Натуралистик генотеизм.
- 3. Генотеизмның кешегә охшатып җанландыруы:
— эстетик рухилашу (греклар);
— утилитар секуляризация (римлылар);
— трагик-этик тирәнәйтү.
- 3. Генотеизмның теологик ситемалашуы:
— натуралистик монизм (мисырлылар);
— ярымчыл натурализм (фарсылар).
- 4. Супранатурализм.
- 5. Читләтелгән монизм, яки идеалистик котылу дине:
— акосмизм (һиндлылар);
— абсолют иллюзионизм (буддачылар).
- 6. Теизм:
— беренчел монотеизм (пәйгамбәрләр);
— канун дине, яки гетерономия дине (иудаизм һәм аны реформалау тәҗрибәсе, шул исәптән ислам);
— реалистик котылу дине (христианлык).
К. Тиле буенча бүленеш (1876)
- 1.Табигать диннәре.
- 2.Полизоик натурализм (гипотетик).
- 3.Анимизм белән бәйле күпдемонлы-тылсымлы диннәр (кыргый кешеләр дине)
- 4.Оешкан тылсымлы диннәр. Кешеләрне һәм хайваннарны илаһилаштыручы политеизм:
— оешмаган (япуннар, дравидлар, финнар, борынгы гарәпләр, италий кабиләләре, этрусклар, борынгы славяннарның диннәре)
— оешкан (инк, майя һәм ацтекларның диннәре, борынгы кытай дине, мисырлылар дине).
- 5.Кеше формасына ия, ләкин гаҗәеп кодрәтле затларга табыну. Антропоморфик политеизм (ведалы индуслар, борынгы фарсылар, бабиллылар һәм ассириялеләрнең, мәдәниятлы семит халыклары, кельтлар, алманлылар, греклар һәм римлыларның диннәре).
- 6.Этик диннәр (спиритуалистик-этик ачылыш диннәре).
- 7.Милли номистик (номотетик) диннәр һәм җәмгыятьләр (даосизм һәм конфуцийлык, индуизм һәм иудаизм).
- 8.Дөньякүләм диннәр (буддизм, христианлык, ислам).
Г. Зибек буенча классификация (1893)
- 1.Табигать диннәре (мәдәниятлы дәрәҗәгә җитмәгән халыкларның дини ышанулары).
- 2.Күп дәрәҗәле әхлак дине (инклар, ацтеклар, Месопотамиянең борынгы халыклары, кытайлар, мисырлылар, индуслар, фарсылар, римлылар; югары дәрәҗәне грек дине алып тора).
- 3.Әхлак диненнән котылу диненә күчү (иудаизм).
- 4.Дөньяны инкарь итүче котылу дине (буддизм).
- 5.Уңай котылу дине (христианлык).
- 6.Әхлак диненә кире кайту (ислам).
Эволюцион классификацияне аерым диннәргә карата кулланып була, чөнки бу рәвешле аның төрле чорларда тәэсире артуын һәм кимүен күзәтергә мөмкин, ләкин мондый бүленешне барлык диннәргә карата куллану дөнья үсешенең гадиләшүе белән яный.
Географик мөнәсәбәт. Чынбарлыкта булган тарихи һәм генетик мөнәсәбәтләр исәпкә алына. Бүленеш тәртибе:
- Якын Көнчыгыш диннәре (иудаизм, христианлык, ислам);
- Һиндстан диннәре (индуизм, дҗайнизм, буддачылык, сикхизм);
- Африки диннәре, яки Кара Африканың кабилә культлары;
- Америка диннәре (индеецларның ышанулары);
- Океания диннәре (Тын океан утраулары, Австралия һәм Яңа Зеландия халыкларының дини системалары);
- Борынгы Греция һәм Борынгы Римның классик диннәре (эллин диннәре).
Гомуми килеп чыгыш мәйданы буенча диннәрне көнбатыш (ислам, христианлык, иудаизм) һәм көнчыгыш (буддачылык, дҗайнизм, сикхизм, даочылык, конфуцийчылык, синточылык) диннәренә бүләләр.
Морфология нигезендә мөнәсәбәт. Диннәр составы, эчке эчтәлеге (мифология/догмат диннәре), идея эчтәлеге, дини өйрәтмә формасы, культның характеры, төп идеал, әхлакка, сәнгатькә караш һ.б. буенча аерылалар. Шулай итеп, табыну объектына карап, монотеизм (бераллалык), политеизм (күпаллалык), генотеизм (аллалар иерархиясе һәм югары бөек Алла белән), дәһричел диннәр (мәсәлән, баштагы буддизм, сатанизм, саентология), супратеизм, яки “өсталла” (Шанкараның монистик индуизмы, эллинистик космизм).
Диннәрнең морфология нигезендәге классификациясенә нигез салучы булып борынгы мәдәниятны өйрәнүче инглиз этнографы Э. Тайлор санала. Ул диннәр үсешенең эзлекле дәрәҗәләрен аерып чыгара (без алар хакында алдарак сөйләгән идек, хәзер исә бу күренешләрнең бераз башкача аңлатмасы китерелә):
- ата-бабалар культы, ул борынгы җәмгыятьләргә хас һәм әрвахларның җаннарына ышануда чагыла;
- фетишизм – тылсымлы, гайре табигый көч бар дип саналган предметларга табынудан гыйбарәт, борынгы кеше аңында аерым әйберләрнең яки урыннарның рухлар белән бәйләнеше нәтиҗәсендә килеп чыга;
- потларга табыну – иләһнең билгеле дип саналган сыннарга, образларга табыну;
- тотемизм – кешеләрнең аерым төркемнәре һәм аларның саклаучылары булган рухлар арасындагы бәйләнеш барлыгына ышану. Бар җиһан рухи затлар белән тулы;
- политеизм – аерым рухларга яки иләһләргә карата кызыксыну бетеп, аларны рухи затларның тулы бер классын белдерүче “махсуслашкан” иләһләр алмаштырганда килеп чыга;
- монотеизм – бөек һәм бердәнбер иләһкә ышану.
Дәвамы бар…
Станислав Горохов һәм Тодор Христов тексты
Чыганак: Горохов С.А., Христов Т.Т. Религии народов мира: учебное пособие/С.А. Горохов, Т.Т. Христов. – М. : КНОРУС, 2010. – 424 с. – тәрҗ. кайбер үзгәрешләр белән.
фото: antropology.ir