Безнең эрага кадәр III гасырдан алып б.э. V гасырына кадәрге чорда Иделдә ыруг-кабилә мөнәсәбәтләре таркалып сыйнфый җәмгыятькә күчеш бара. Б. э. VIII—IX гасырлары аралыгында Идел буенда ыруг берләшмәләре хасил була. Көнбатыш Чулман һәм Идел алдының көньяк өлешендә Идел-Чулман болгарлары кабилә берләшмәсе оеша. Болгар бабаларыбыз бу чорда ук чөйле язуга ия булалар. Мең ел дәверендә (б. э. кадәр II гасырдан башлап б. э. IX гасырына кадәр) чөйле язу алфавиты гамәлдә була. Бу алфавитны, ислам дине кабул ителгәч, гарәп графикасы кысрыклап чыгара. Бу фактны дәлилләүче җирлек булып, шушы чорга караган металл акчалар саналалар. Археолог А. Г. Мөхәммәдиев безнең көннәргә кадәр сакланган шушы металл акчаларның чөйле язу серләрен ачты. Идел-Урал җирендә табылган алтын һәм көмеш савытларда да шушындый тәртиптәге язулар бар.
Бабай ник кирәк
Билгеле, тәрбия процессы болгарларда язма тел барлыкка килгәнче үк, күпкә иртә тормышка ашырыла башлаган. Бу чор өчен хас булган мәгълүмат фәкать бер-берсен аңлаганнар өчен генә кулланылган. Мәдәниятнең яшәве дә шуңа корылган. Бу чор өчен хас булган һәм өстенлек иткән мәгълүмат тапшыру йоласы булып сөйләм торган. Тәрбияче һәм тәрбияләнүче сөйләм теле аша аралашканнар. Болгарларда баланың тәрбиясе өчен аның әти-әнисе түгел, ә әнисе ягыннан булган бабасы җавап биргән. Балалар, балигъ булып җиткәнче, шушы бабалары тарафыннан тәрбия кылынганнар.
Тәңрегә корбан
Мәҗүси болгарлар күп төрле табигать көчләренә һәм хайваннарга табынганнар. Йолдызларның көченә табынганнар һәм аларның кеше язмышын билгеләгәнен таныганнар. Шулар арасында өстенлек иткәне югарыгы табигать көче — Тәңрегә табыну булган. Аксакалларның бер өлеше фәкать шушы табынган көч һәм хайваннарның аларның ыруг-кабилә тормышына мөнәсәбәтләрен төрле катлаулы йолалар башкарып ачыкларга тырышканнар. Мондый эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрне болгарларда камнар яки имчеләр дип атаганнар. Камнар һәм имчеләр гади халыкта зур абруй казанганнар. Тәңрегә таза-сәламәт балигъ булган кыз яки егетне корбан чалу болгарларда гадәти бер күренеш буларак башкарылган. Ул Тәңрене үз файдаларына авыштыру өчен, йә булмаса кылган гөнаһларны кичертү өчен дә башкарылган.
Бу чорда гамәлдә кулланылган уникеле санау тәртибе калган санау тәртипләренә караганда уңайлырак булган. Чөнки аның нигезе 3 һәм 4 кә бүленгән. Ә болар – вакыт бүленешләрендә еш кулланыла торган саннар.
Кубрат хан дәүләте
558 елда Түбәнге Иделдә төркиләрнең беренче хәрби отрядлары күренә башлый. Бумын каганның энесе Истәми каган Көнбатыш Себердә угыр кабиләсен, Җаек алдында яшәүче борынгы буртас, кыпчак кабилә берләшмәләрен туздырып, Иделнең түбән агымына чыга. Шуннан Урта Азиядә өстенлек иткән Иран Сасани кабиләләренә һөҗүмнәр оештыра. Шушы вакыттан башлап, тагын бер гасыр дәвамында хәзәрләр, болгарлар, аланнар төрекләр йогынтысында яшәүләрен дәвам итәләр. Билгеле ки, төркиләрнең бу кабиләләр тормышына рухи һәм аралашуда төрки теленең тәэсире көчле була. Хәзәрләр йогынтысының тәэсире буларак VI гасыр ахырына савир һәм барсиллар утрак тормышка күчеп, игенчелек белән шөгыльләнә башлыйлар.
Төркиләрнең Кавказ җирләре өчен барган көрәштә җиңелүләреннән файдаланып, Кавказ алдында һәм Кара диңгез буенда яшәүче кабиләләр Көнбатыш төрек каганатына каршы тоур тору максатында дәүләт төзи башлыйлар. Алар арасында билгеле булган дәүләтләрнең берсе — Бөек Болгар дәүләте. Аны Кубрат хан оештыра.
VII гасырның 30 нчы елларында дөнья вакыйгаларының үзәгендә Гарәп ярымутравы була. Гарәп ярымутравының көнбатыш яр буенда бер үк вакытта ике мөһим вакыйга була. Беренчедән, шушы вакытка милли берләшмә буларак, гарәпләр оешып җитә; икенчедән — Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәгълиматы, бер Алланы күзаллаган ислам дине буларак оешып җитә. Бу көчләрнең берләшүе Византия империясен таркатуга юнәлтелә. Ислам байрагы астында берләшкән гарәп кабиләләре йогынтысында Якын һәм Урта Көнчыгыш, Төньяк Африка, Аурупаның Көньяк-Көнбатышы һәм Кавказ була. VIII гасырда сугыш хәрәкәтләре, Кавказ таулары аша үтеп, Кавказ алдына һәм анда яшәүче алан-болгарлар дөньясын, Иделнең түбән агымында яшәүче һәм Азов алды болгар-хәзәрләрен дә ияртеп алып керә. Инде сугыш хәрәкәтләре Иделдә яшәүче бортасларга да кагыла.
Гарәп һәм хәзәрләр арасында утызьеллык сугыш кабынып китә (708—738 еллар). Сугыш хәрәкәтләре күп очракта Дербент аралыгы өчен була. Чөнки Дербент аралыгы — Аурупага, Кавказга үтү өчен бердәнбер хәрби әһәмияткә ия булган юл. Мөселман гарәпләрне Кавказдагы, Каспийы яр буендагы, Бөек Хәзәрнең Сәмәндәр, Варачан шәһәрләре кызыксындыра.
724 елда гарәп атлы гаскәре Кавказ алды җирләренә аяк баса. Алар иран телле алан җирләренә тап булалар. Болгар һәм хәзәр төркиләре белән аралашкан аланнар аларның тел һәм мәдәниятен, алардагы чөйле язуны кабул итәләр.
Идел болгарлары мәдәнияте
VIII гасырда Идел буе болгарлары җирне кул белән эшкәртүдән сабан белән сөрүгә күчә. Җир төп җитештерү чыганагына әверелә. Иделдә беренче сыйныфлы җәмгыять оеша. Бала тәрбияләүдә төп рольне халык педагогикасы уйный. Халык авыз иҗаты, тәрбия йолалары төп башлангычны тәшкил итәләр. Болгар педагогикасы Идел-Чулман болгарларының иҗтимагый-икътисади яшәү үзенчәлекләрен чагылдырган һәм бу тәрбиядә хезмәткә тәрбияләү, өлкәннәрне, ыруыңны хөрмәт итү тәрбияләү өстенлек иткән. Шактый игътибар япьләрне физик чыныктыруга, хәрәкәтле уеннарга, көрәшкә, җайдак йөрүгә, ат чабышларына өйрәтүгә юнәлтелгән. Халык бәйрәмнәрендә көч сынашу, чыдамлылыкка, тапкырлыкка, кыюлыкка, җыр һәм музыка бәйгеләре оештырылган.
Картлар, ата-бабалар, әби-бабайлар борынгы заманнардан бирле төрки җәмгыятьләрдә аерым бер урын тотканнар. Аларга йола тәртибенә җиткән гомуми хөрмәт булган.
Төзелеш
Бу чорда болгарларда төзү эшләре массакүләм төс ала. Болгарлылар төзелешнең асылын тәшкил иткән кирпечне уйлап табалар. Төзелеш алып бару җирлеге булып табигый таш кына түгел, инде ясалма таш, ягъни кирпеч хезмәт итә башлый. Әйтик, Биләрдә ясалган квадрат кирпечләрнең үлчәм 24 х 24 х 30 см. Хәзер җитештерелә торган кирпечләрнең үлчәме белән чагыштырсак, 5—8 х 12 х 25 см — хәзерге кирпечләрнең «ерак бабалары» булганлыгын беләбез. Ә инде цемент измәсеннән киптерелгән кирпечләрнең үлчәмнәре нәкъ менә болгар бабаларыбыз җитештергән кирпеч үлчәмнәре. Моңа өстәп фәкать шуны гына әйтергә була: болгарлар төзелеш өлкәсендә математик хисаплауларны киң кулланып эш иткәннәр.
Рәфис Шәймәрданов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов тексты
библиографик мәгълүмат: Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 Б.
Фоат Гарифуллин фотосурәте