Уйлап карасаң, кеше затының сәер бер курчакка охшаганын аңлыйсың. Баш мие нерв-бауларны тарта да, кул күтәрелә, аяк төшә, күз ачыла. Ләкин кайвакыт минең әмере бөтенләй уйламаган-көтмәгән урыннан төшәргә мөмкин. (1) Күз күреме өчен арка миеннән килгән нервлар җавап бирә, алар муенда икенче умыртка сөяге тирәсендә урнашкан. Бу нервлар кысылса, күз аллары караңгылана һәм күзнең үткенлеген бетә … Тулысынча
Дин белеме фәнендә (религиоведение, religion science, religious studies) җирле дин, ягъни автохтон дин дигән төшенчә кулланыла. Әйдәгез, аның мәгънәсен аңларга тырышып карыйк. Автохтон дин, грек теленнән тәрҗемә итсәк, җирле, шушы урынныкы булган дин, төп этник мохиттә чит дини йогынтыдан тыш барлыкка килгән һәм этник төркемгә хас мәдәни үзенчәлекләр нигезендә формалашкан дини ышанулар һәм йолалар ул. … Тулысынча
Билингваль, ягъни ике телле булуның баш миенә яхшы йогынтысы күптәннән билгеле. Әлеге инфографикадан сез күп телләр белүнең барлык файдалы якларын белә алырсыз. Татарча да, урысча да, инглизчә дә камил белсәгез, димәк, озын һәм сәламәт гомер кичерәчәксез — баш миегез сезгә рәхмәт кенә укыячак. Тәрҗемә: Алия Мәссарова, Ләйлә Исламова, Искәндәр Әмиров
If I’m selling to you, I speak your language. If I’m buying, dann müssen Sie Deutsch sprechen Willy Brandt Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, берничә телне өйрәнү күп очракта хуплана һәм төрле яктан акланыла. Күп телләрне белгән кеше төрле милләт вәкилләре белән аралаша ала, эш эзләгәндә дә, матди һәм башка яктан да өстенлекләргә ия була. … Тулысынча
Бернинди эшкә алынма. Бу акыллылыкның беренче билгесе; нинди булса да эшкә алынгансың икән, аны җиренә җиткереп эшлә. Бу — акыллылыкның икенче билгесе. (Борынгы һинд тәгъбире) Борынгы һинд философиясе Җир планетасының үзенчәлекле төбәгендә барлыкка килә. Бу — кешелекнең тарихи яктан һәм бүгенге фәнгә мәгълүм булган беренче цивилизациясен үз куенында тудырып үстергән регион. Беренче цивилизацияләр, гомумән, табигатьнең кешеләр … Тулысынча
Сугыш башланган вакытка бердәм милләт тәшкил иткән татар җәмгыяте дәүләти яктан бүлгәләнгән хәлдә кала. Гомуми саннары 5,5 миллионнан артып киткән татарларның 1,5 миллион чамасы Татарстан Автономияле Республикасында яши. Калганнары республика территориясеннән читтә, башлыча Россиянең Татарстан белән күрше булган Идел-Урал төбәге республикаларында һәм өлкәләрендә, Себердә, Урта Азиядә яшиләр. Татар җәмгыятенең бу сугышка мөнәсәбәтен һәрьяклап күз алдына китерү һәм татарларның аңа керткән өлешен тулырак ачыклау өчен татарлар җитәрлек дәрәҗәдә тупланып яшәгән барлык төбәкләрдәге материалларны өйрәнергә һәм гомумиләштерергә кирәк булыр иде. … Тулысынча
IX—XIII гасырларда Иделдә беренче дәүләтләр берләшмәсе булып Идел Болгары оеша. Идел Болгары дәүләте йогынтысы астында хәзерге Урта Иделдә, Җаек алдында яшәүче чуваш, мари, ар, мукшылар да булганнар. X—XIII гасырларда Идел Болгары мәдәнияте, фәне Һәм дине үзенең үсешендә җитди үзгәрешләр кичерә. Башлангыч дәверендә аның нигезендә Төрки һәм Хәзәр каһанлыгы йолаларын үз эченә алган, башлыча төрки телле … Тулысынча
Төрекчә-татарча сүзлек «Инсан» нәшриятында 1998 елда дөнья күргән. Аны әзерләүдә Prof. Dr. Fuat Ganiyev (Фуат Ганиев), Asiye Rahimova (Асия Рәхимова), Rifkat Ahmetyanov (Рифкать Әхмәтьянов), Rafayıl Muhammetdin (Рафаэль Мөхаммәтдинов) һәм Fenüze Nuriyeva (Фәнүзә Нуриева) катнашкан. Сүзлек төрек һәм татар телләрен өйрәнергә теләгәннәр өчен төпле кулланма булып торачак, тәрҗемә эшендә дә файдалы белешмә булачак, аны сөйләшү процессында да кулланырга мөмкин. Сүзлектә 20 меңгә якын … Тулысынча
«Гыйлем» берләшмәсе Муса Җәлилнең 110-еллыгы уңаеннан төрле язмалар урнаштырды, укучыларына-каһарман шагыйрь турында белгәннәрне яңартырга булышты. Һәм ахыр чиктә, бөтен Русия Җәлил шигырьләрен укыганда, «Гыйлем» хезмәткәрләре дә аның бер истәлекле һәм мәгънәле әсәрен, «Бер үгет» шигырен шушы видеоязма рәвешендә тәкъдим итәргә карар кылды. Рәхим итеп тыңла, укучыбыз! Бер үгет (Кешелек турында) Мин күп күрдем филдәй кешеләрне: Киң күкрәкле, тимер бәдәнле. Тик … Тулысынча