IX—XIII гасырларда Иделдә беренче дәүләтләр берләшмәсе булып Идел Болгары оеша. Идел Болгары дәүләте йогынтысы астында хәзерге Урта Иделдә, Җаек алдында яшәүче чуваш, мари, ар, мукшылар да булганнар.
X—XIII гасырларда Идел Болгары мәдәнияте, фәне Һәм дине үзенең үсешендә җитди үзгәрешләр кичерә. Башлангыч дәверендә аның нигезендә Төрки һәм Хәзәр каһанлыгы йолаларын үз эченә алган, башлыча төрки телле ярым күчмә Ауразия далалары иҗтимагый-икътисади һәм мәдәни-милли үзенчәлекләр яткан булса, XI йөздә дәүләтнең иҗтимагый-икътисади мөнәсәбәтләре ныгуы нәтиҗәсендә, Болгар иле шәһәр, сәүдә һәм утрак игенчелек мәдәнияте үзәгенә әверелә.
Болгар кемгә табынган
Әүвәлге болгар чорында (VIII—IX гасыр башы) болгарларда әле табигать көчләрен илаһилаштыру, изге саналган хайваннарга һәм хәрби демократия күзаллаулары белән бәйләнешле табынуларга нигезләнгән күчмәчелек йоласы көчле була. Бу табынуларның кайбер калдыклары турында Ибне Фазлан да язган. Ул, аерым алганда, болгарлар табынуын, эт улавын «бик яхшылыкка юрауларын», коралны табыну дәрәҗәсендә хөрмәт итүләрен, легендар алып-баһадирлар булуына ышануларын яза.
Шундый табынуларның берсе — «гарипләр» яки «гарип потлар» дип йөртелгән һәм тән әгъзалары имгәтелгән үзенчәлекле кеше сыннары.
Чөйле әлифба
Элгәрге болгар кабиләләре төрки-урхун язмаларына нигезләнгән чөйле әлифба кулланып язганнар. Моңа Урта Идел һәм Җаек буенда табылган чөйле язмалар һәм йола буларак болгар тамга-келәймәләре дәлил була ала. Бу тамгалар төрки-урхун әлифбасының барлык хәрефләрен кабатлый диярлек. Хәзерге заман тикшеренүчеләренең мәгълүматларына караганда, болгар савыт-сабаларындагы тамгалардан 30 га якыны күбесенчә төрки-алтай чөйле язуының урхун-енисей һәм Төньяк Кавказ вариантлары хәрефләренә туры килә. Чөйле язуның аерым текстлары да бар. Мәсәлән, Биләрдә табылган зур чүлмәк тоткасындагы язу яки болгар иле чигендә, мәсәлән, Мари Иленең Юрино поселогы яныннан табылган таш плитәдәге язу. Гарәп галиме Габдул Фараҗ 987—988 елларда язылган «Фәннәргә нәкышләр» дигән китабында: «Болгарлар һәм тибетлылар кытай һәм матихилар язуын (ягъни иероглиф, чөйле хәрефләр) кулланалар», дип хәбәр итә.
Ислам
Болгар мәдәниятенең иң нык чәчәк аткан чоры монгол яуларына кадәрге дәвергә туры килә. Мәдәниятнең үсеше илнең үзәкләшү процессы белән бергә барган. Илнең үзәкләшүе, феодальләшүе белән беррәттән, инде VIII—IX гасырларда ук үтеп кергән ислам дине дә тарала барган.
Идел буенда Болгар кабиләләре арасында ислам диненең таралуына Урта Идел һәм Чулман буеның Көнчыгыш мөселман илләре белән җанлы икътисади һәм мәдәни бәйләнешләре булышлык иткән. Моңа язма һәм археологик чыганаклар да дәлил була ала. Гарәп географик әдәбиятында Хәрәзем һәм башка Урта Азия мөселман сәүдәгәрләренең Болгар иленә еш килүләре турында хәбәрләр күп. Күрәсең, Урта Азия белән әйләнешләр аеруча нык һәм даими булган. Нәкъ шуннан, Урта Азия һәм Хәрәземнән — иң соң дигәндә IX гасырдан башлап — Урта Идел буена ислам диненә керергә өндәүчеләр килгән дип уйларга җирлек бар.
Якуб Ибне Ногманның сакланмаган «Болгар тарихы»нда болгарларга ислам диненең кертелүе хакында легенда тәртибендәге хикәят булган. Әкияти нечкәлекләр белән бизәлгән бу хикәят шул ягы белән кызыклы: ул исламның Болгар илендә таралуын Бохарадан килгән сәүдәгәрләр факиһлар эшчәнлеге белән бәйли һәм моның чынбарлыкка якынрак булуын танырга кирәк.
Ибне Фазланның Багдад хәлифәлегеннән ислам динен рәсми алып килгәнгә кадәр үк ислам дине Болгарстанда шактый таралган булган инде. Алмыш хан үзе, аның гаиләсе һәм аңа буйсынган халыкның шактый өлеше мөселман булган. «Без аларда бер җирдә торучы ире һәм хатыны биш меңләп булган халыклар күрдек. Болар барсы да исламны кабул нткәннәр иде,— дип яза Ибне Фазлан.— Аларны бәрәнҗәрләр днгән мәшһүр исем белән атыйлар. Алар өчен агачтан мәчет салганнар. Шунда алар намаз укый…». Шундый ук мәчет хан Урдасында да була. Анда Алмыш хан исеменә хөтбә һәм җомга намазы укыйлар. Инде әйтелеп үтелгәнчә, болгарлар ислам динен Бохара дин таратучылары тарафыннан 824—825 елларны кабул итәләр. Ләкин IX—X гасырларда мәҗүсилек кануннары да көчле була. Шуның өчен Алмыш Ханның, дингә өйрәтүчеләр сорап, Багдадка мөрәҗәгать итүе гаҗәп түгел.
Өч төймә һәм космогония
Шушы вакыт аралыгына караган болгар алкаларында да аларның космогоник күзаллаулары чагылыш таба. Әйтик, алтын алкага бизәкләп эшләнгән йомырка яки имән чикләвеге сыман өч алтын төймә беркетелгән. Бу өч төймә алканың үзеннән дә нәфисрәк чылбырларга асылган. Алканың эченә, томшыгына алтын бөртек капкан үрдәк сыны коелган. Биләрдә табылган алкада төймәләр үрдәкнең үзенә дә беркетелгән: икесе канатларында, берсе койрыгында. Беренчел океанда йөзеп йөргән үрдәк йомыркаларыннан дөньяның төп җисемнәре барлыкка килүе турында космогоник сюжетлар сөйли. Алар фикеренчә, Җир, Кояш, Ай өч үрдәк йомыркасыннан (өч төймә) барлыкка килгән.
Борынгы кешенең фикерләвенчә, йомыркадан бик күп җан иясе яратылган икән. Явыз көчнең дә җаны үрдәк йомыркасында.
Татар халык авыз иҗаты эчтәлегендә алтын, энҗеле үрдәк образы еш очрый. Керәшен татарлары кояшка ак үрдәк корбан иткәннәр. Болгар алтын алкаларында үрдәк сыны боҗра эченә урнаштырылган. Бу күк, кояш һәм галәмнең символик чагылышы.
Татар халык авыз иҗатында җир күренешләрен күккә күчерү кебек сюжетларда борынгы космогоник карашлар сакланып калган. Болгар сәнгать әсәрләрендә, көнкүреш әйберләрендә кояш һәм аның символларын аңлаткан бизәкләр еш очрый. Бу хәл кояш образының болгар мифологиясендә үзәк урынны тотуы һәм аңа бәйләнешле космогоник карашларның киң таралуы хакында сөйли. Күк җисемнәре кеше кыяфәтендә күзалланганчыдан күпкә элек кошлар һәм канатлы хайваннар рәвешендә кабул ителгәннәр. Болгарлар кояшны канатлы җан иясе дип уйлаганнар. Канатлы кояш рәсемнәре, сыннар болгар алкаларында, чүлмәк-савытлар тышында очрый.
Борынгыларның дөньяны танып-белүдәге карашларында очраклы материалистик элементлар чагылышы да бар. Бу карашлар дөньяны матди-гамәли, тәэсирле-тәгаен кабул итү нәтиҗәсе. Хыял ярдәмендә тудырылган дөнья үзенең туу, үсеш, төзелеш эзлеклелегенә ия. Дөньяны борынгы кеше үзенә бик якын, таныш тормыш-көнкүреш күренешләре аша танып белгән.
Шуңа күрә аның нәтиҗәләре, нигездә, чынбарлык тормышны чагылдырган. Моны дөньяны башлангыч фәнни танып-белү алды, борынгыларның беренчел фәлсәфи карашлары дип карарга кирәк. Танып-белүнең бу баскычыннан тыш, фәнгә юл юк. Чөнки космогоник карашларга нечкә күзәтү хас. Аларда дөнья төзелеше хакында байтак эмпирик фактлар, мәгълүматлар тупланган. Болгар милләте космогониясе ул — борынгы кеше фикерләвенең киренке эшчәнлек нәтиҗәсе. Аларда бөтен кешелек дөньясын мәңгегә дулкынландырган: бу күренешләр, процесслар, фактлар нәрсә, кайдан, кайчан, ничек, ни өчен? дигән сорауларга җавап бирергә омтылыш күзәтелә.
Хан уллары хаҗга йөри, ә халык?
X йөзнең беренче яртысына караган гарәп-фарсы язучылары Идел болгарларын бер тавыштан мөселманнар диләр. Әл-Мәсгуди Болгар ханы улының хәлиф Мөкътәдир (932 елга кадәр) идарә иткән вакытта Багдад аша Мәккәгә хаҗга баруы турында яза. Әсәрнең беренче мөхәррирлеген 930— 933 елларда тәмамлаган Әл-Истаһри Болгар һәм Суар шәһәрләре турында язганда аларда 10 мең гаскәр бирерлек мөселман яши һәм аларда үзәк мәчет бар дип яза. X гасырның 60 нчы елларында язган Ибне Хәүкаль бу хәбәрләрне сүзгә сүз диярлек кабатлый. Болгарларның мөселман булулары турындагы элекке хәбәрләрне Мөкатдәси (885) дә җөпли. Бөек галим Бируни 1000 нче елда тәмамлаган «Үткән буыннарның ядкарьләре» исемле хезмәтендә Идел болгарларын «төп ислам илләреннән аерылган бердәнбер мөселман халыклары» дип искә ала. Әмма алар «хәлифәт һәм Багдад хәлифе турында хәбәрдар, аның исеменә хөтбә укыйлар» дип тә өсти ул.
Ибне Фазлан язмаларына караганда, болгарларда бу вакытта әле күп кенә исламга кадәрге гореф-гадәтләр, ышанулар, таләп-нормалар яшәвен дәвам итә. Шәригатькә хас булмаган кагыйдә буенча, үлгән кешенең варисы булып, аның улы түгел, бәлки туганы калган. Ибне Фазланны аеруча гаҗәпсендергәне — акыллы, җитез кешеләрне тәңрегә корбан итү кебек кыргый гадәтләр.
дәвамы бар
Рәфис Шәймәрданов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов тексты
библиографик мәгълүмат: Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 Б.
Рөстәм Хуҗин рәсеме кулланылды.