Дин белеме фәнендә (религиоведение, religion science, religious studies) җирле дин, ягъни автохтон дин дигән төшенчә кулланыла. Әйдәгез, аның мәгънәсен аңларга тырышып карыйк.
Автохтон дин, грек теленнән тәрҗемә итсәк, җирле, шушы урынныкы булган дин, төп этник мохиттә чит дини йогынтыдан тыш барлыкка килгән һәм этник төркемгә хас мәдәни үзенчәлекләр нигезендә формалашкан дини ышанулар һәм йолалар ул. Аллохтон, ягъни читтән килгән дингә капма-каршы буларак, халыкның асыл дине.
Автохтон диннәргә иң гади мисал — Төньяк Америка индеецларының, Австралия, Яңа Зеландия аборигеннарының ышану һәм йолалары, шулай ук, Япониядә — синтоизм, ә Кытайда — даосизм.
Автохтон дин төшенчәсе мөстәкыйль һәм тышкы йогынтыдан сакланган этномәдәни үсешкә бәйле булган дини традиция үзенчәлекләрен теркәп күрсәтә. Конкрет бергәлекләрдә этно- һәм мәдәни генезис үзенчлекләрен чагылдырган архаик ышанулар башлангыч чорларында автохтон дин булалар.
Ләкин борынгы чорларда ук халык санының артуы, этник төркемнәрнең күченеше һәм алар белән бәйле мәдәни элемтәләр төрле автохтон диннәрнең үзара тәэсир итешүенә, дини синкретизмга һәм, нәтиҗә буларак, автохтон диннәрнең трансформациясенә китерә. Үз эченә төрле халыкларны керткән зур дәүләт берләшмәләренең, держава һәм империяләрнең (мәсәлән, Рим империясе) барлыкка килүе автохтон диннәрнең юкка чыгуы өчен уңайлы шартларны тудыра. Дөньякүләм диннәрнең килеп чыгуы һәм таралуы автохтон диннәрнең күп урыннарда кысып чыгарылуына китерә. Күпчелек халыкларның тормышында читтән китерелгән, аллохтон диннәр (мәсәлән, христианлык яки ислам) өстенлек итә башлый. Ләкин автохтон диннәр юкка чыкмыйча, читтән килгән диннәр белән синкретик дини берәмлекләр барлыкка китерәләр. Шул рәвешле, көнчыгыш славяннарның автохтон дине һәм көнчыгыш христианлыкның актив тәэсир итешүе нәтиҗәсендә рус православиесы барлыкка килә.
Көнбатыш дин белемендә автохтон дин, «автохтон культ» төшенчәләренә синоним сыйфатында «нативистик дин» (native religion), «аборигеннар дине» (aboriginal religion), индиген дин (indigenous religion) истилахлары кулланыла.
Андрей Забияко тексты
«Религиоведение» сүзлегеннән Айдар Шәйхи тәрҗемәсе